Глумилино-5 микрорайонында «Ө.М. Мостафин исемендәге мәдәният һәм ял паркы» төзергә тәкъдим итәләр.
Башкалада “Кошкин урманы”, “Кошкин тегермәне”, “Кошкин йорты” дигән истәлекле урын һәм объектлар бар. Уфада кайчандыр ашлык белән сәүдә иткән, төзелеш подрядчысы һәм Нижегородкадагы кирпеч заводы хуҗасы Илья Дмитриевич Кошкин исеме белән бәйле алар.
Кошкинның шәһәр читендәге дачасы кайчандыр урман массивында, хәзерге Уфа шәһәре хакимияте бинасы урынында булган. Ә бу калкулык итәгендәге һәм Комсомольская урамы артындагы кечкенә урманны "Кошкин урманы" дип атыйлар.
Уфалылар Кошкин урманы территориясендә Уфаның күпән түгел вафат булган мэры Өлфәт Мостафин исемендәге мәдәният һәм ял паркын төзергә тәкъдим итә. Бу уңайдан петицияне инде 400гә якын кеше имзалаган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка адресланган документта “Башнафтатранс” компаниясе тарафыннан әлеге урман зонасында планлаштырылган торак комплексы төзелешен, урман массивына экологик куркыныч янау сәбәпле, тыярга кирәк, дип күрсәтелгән.
Өстәвенә, петиция авторы шәһәр урманнары категориясенә караган урман массивы территориясендә (Кошкин урманы) капиталь төзелеш объектларын салу Русия урман кодексы нигезендә тыела, дип билгели.
Шулай итеп, Глумилино микрорайонында яшәүчеләр төзелешкә каршы чыга һәм Глумилино-5 микрорайонында «Ө.М. Мостафин исемендәге мәдәният һәм ял паркы» төзергә тәкъдим итә.
Фото: Яндекс.Новости