Бүген Салават районының Малояз авылында, Дуван күппрофильле училищесы территориясендә, полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтхановның бюсты ачылды.
«Без бүген туган көне алдыннан якташыгыз, дусыбыз һәм көрәштәшебез, Башкортстанның күренекле дәүләт эшлеклесе, патриоты Әхмәтханов Артур Фәрваз улына багышланган бюст ачарга булдык. Безнең өчен бу бик мөһим, без яшьләрнең, шул исәптән, Салават районы яшьләренең дә, аның Торналы авылыннан чыккан легендар кеше булуын истә тотуын телибез. Гади авыл малае күп нәрсәгә ирешә ала һәм генерал-лейтенант, эчке эшләр министры була, гомере буе гражданнар һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклый. Мондый һәйкәлләр яшьләребез бүген шундый яхшы һәм кызыклы кешеләр үрнәгендә үссен өчен зур эш булып тора", — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бюстны ачу тантанасында.
Штаб начальнигы – Русия Федерациясе Дәүләт гвардия гаскәрләренең Идел буе округы командующие урынбасары, генерал-лейтенант Руслан Султыгов үзенең чыгышында бүген район өчен бик мөһим көн булуын билгеләп үтте һәм Артур Әхмәтхановны искә алган республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
"Сезнең республикагыз искиткеч матур, шундый күркәм җирдә Артур Фарвазович кебек искиткеч улларыгыз туа. Мин Төньяк Кавказда туып-үскән кеше буларак, анда иминлекне тәэмин итүгә керткән зур өлеше өчен аны җылы итеп искә алучы кешеләр бик күп, дип ышандыра алам. Бүгенге көндә бик күп гади гаиләләр Артур Фарвазович башкарган зур эш нәтиҗәсендә тыныч яши. Без вакыт табып, хөрмәтле, намуслы һәм игелекле сугышчан иптәшебезне искә алырга килербез, дип өметләнәм", — диде Руслан Султыгов.
Фото: Башинформ