+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
24 ноябрь 2020, 07:45

Милләт җанлы икътисад галиме

Күренекле фән һәм җәмәгать эшлеклесе, ватанпәрвәр Касыйм ЙОСЫПОВка – 85 яшь.

Күренекле фән һәм җәмәгать эшлеклесе, ватанпәрвәр Касыйм ЙОСЫПОВка – 85 яшь.

Касыйм Йосыпов – Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия Табигый фәннәр академиясенең хакыйкый, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең икътисад өлкәсендәге иң саллы эшләргә бирелә торган Мәхмүт Токымбәтов исемендәге премия лауреаты. Чакмагыш районының шәрәфле кешесе, “Чакмагыш” якташлар җәмгыятенең һәм Чакмагыш районының Гыйлемдар Рамазанов исемендәге әдәби премиясе лауреаты. Хәзерге вакытта Башкорт дәүләт университетында баш гыйльми хезмәткәр булып эшли.

– Касыйм Мөхәммәтназый­фович, фән юлына кереп китүегез ничек булды? Сез яшь чакта икътисад бүгенге кебек популяр юнәлеш булмагандыр әле?
– Төбәк икътисады фәненә кереп китүем уйламаганда булды, дип әйтә алмыйм. Бәхеткә, Чакмагыш райо­нының Сыерышбаш җидееллык мәктәбендә – Әнисә апа, Кушнаренко татар педагогика училищесында Сәгыйдә апа география фәнен шулкадәр осталык белән укыттылар ки, мин, училищены кызыл диплом белән тәмамлаучы буларак, теләсә кайсы факультетка да сынаусыз барып керә алган булсам да, географиядән аерыла алмадым. Ә вузда инде икътисад географиясе үзенә җәлеп итте.
Әйтергә кирәк, узган гасырның 50нче елларында Уфа вузларында икътисад буенча белгечләр әзерләнми иде әле. Шуңа күрә географиядән төбәк икътисадына күчү дә шома гына бармады. Монда инде сугыш елларында күп авырлыклар күреп ятим үскән авыл баласының үҗәтлеге үз эшен эшләгәндер. Кандидатлык диссертациясен дә, докторлык диссертациясен дә Мәскәүдә бик дәрәҗәле Советлар каршында уңышлы якладым. Беренчесенең елы — 1969, ә икенчесенеке 1984 иде. Уфадагы дус коллегам, шаярып, бер җыелышта халыкны көлдергән иде: “Касыйм, Мәскәүнең ишекләрен аягы белән генә тибеп ачып, эшләрен эшләп кайтты”.
Ул еллар бишьеллыклар заманы һәм совет халкының ихластан коммунизм төзибез дип дәртләнеп эшләгән күтәренке рухлы бер чагы иде. Шул рух фәндә дә чагылыш тапты. Узып кителгән бишьеллыкны тармакара баланс ысулы белән анализлап, республика халык хуҗалы­гындагы пропорцияләрне сан ягыннан үлчәп, алдагы бишьеллыкларга перспектив һәм оптимальләшкән баланслар төзи идек. Башкортстан бу ысулны куллануда союздаш республикалар биеклегенә күтәрелә алды. Аның әһәмияте һич тә формаль генә булмады. Мәсәлән, сан үлчәмнәрендә республиканың җитештерү куәте аерым алганда союздаш республика­ларның яртысыннан күбрәгеннән зуррак булса да, милли керемне куллануда җир белән күк арасы дигәндәй аермалар барлыгы ачыкланды. Республикадагы уртача җитештерүче эшче (СССРның уртача шул күр­сәт­кечен 100 процент итеп алсак) 113 процент тәшкил итсә, җан башына мил­­­ли керемне куллану исә (СССРның уртача 100 процентына карата) нибары 83 процент кына бул­ганы ачыкланды. Шуларга таянып, республика Госпланы Үзәк алдында ярыйсы гына катгый таләпләрне куя алды.
– Фәндә һәм югары уку йортында кайсы юнәлешләрдә эшләдегез? Бүген нинди проектларыгыз бар?
– Республикада төбәк икътисады гыйльми мәктәбе формалаша башлаган еллар иде ул. Тармакара, төбәкара бәйләнешләрне тикшерү мин 1995 елда Башкорт дәүләт университетына күчкәч, тагын да камилләште. Үземнең җитәкчелегем­дә төбәк икътисады юнәлешендә 3 фән докторы, 16 фән кандидаты әзерләдем. Моның күпме көч таләп иткәнен хөрмәтле укучылар аңлый­дыр, шәт. Хәзерге вакытта без, Башкортстан белән генә чикләнмичә, Федерацияне тәшкил итүче 85 субъект­ның һәркайсының җитештерү куәтен интеграль үлчәмнәрдә бәһаләп, вуз системасында кадрлар әзерләү юнәлешендә һәм илнең халык хуҗалыгын фаразлау стратегиясенә саллы гамәли өлеш кертәбез дип әйтә алам. Буш сүз булмасын өчен әле 2019 елда гына Мәскәүдә “КНОРУС” нәшриятында чыгарылган “Русия Федерациясенең җитештерү куәте (төбәк киселеше)” (“Воспроизводственный потенциал Российской Федерации (региональный уровень)” монографиясен һәм быел шундый ук уку әсбабын нәшер итүне атар идем.
– Сезнең бик уңышлы әдәби әсәрләрегезне беләбез. Иҗат белән шөгыльләнә башлавыгызга нәрсә этәрде?
– Урыны туры килгәндә мин 11 ел дәвамында туган телемдә укуым белән горурланырга яратам. Карагыз әле, беркемнән дә ким түгелбез ич! Артык ягыбыз – туган тел байлыгыбызда. Бу – кемнеңдер ничәдер чит телләрне белүе өстенлегеннән өстенрәк. Туган телне йөзьяшәр имән белән чагыштырасым килә. Бернинди җил-давыл да аны ега алмый. Димәк, туган телле кешене юлдан яздырып булмый. Аның калебе корычтан. Мин газиз татар телемә мәхәббәт тәрбияләгән туган авылым, атам-анам, Сыерышбаш мәктәбе, Кушнаренко татар педагогика училищесы алдындагы бурычымны беркайчан да түләп бетерә алмаслыгымны тоеп яшим. Туган телемне үземнең иҗатым­да кулланам, дип әйтү, минемчә, бөек татар телемне кимсетүгә генә тиң булыр иде. Киресенчә, туган телем мине үзенең арбасына җиккән дә, “булдыра алсаң, тарт, әйдә” дигәндәй, яратып та, елмаеп та карап тора.
1975 ел. Бөек Җиңүнең 30 еллыгы көннәре. Ул вакытта мин СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында эшли идем. Бәйрәмгә багышлап, конкурс игълан иттеләр. Җибәреләсе әйберләр бик тә хаклы рәвештә республикада көн итүче иң зур өч халык телендә: башкортча, урысча, татарча. Мине яшен суккандай булды: ”Син дә язмасаң, туган телеңдә кем язар?!” “Әткәй, исәнме!” һәм “Сугыш ничек бетте?”дигән парчалар яздым һәм бәйгедә җиңеп чыктым. Ул вакытка мин сугышта ятып калган әткәйнең һәм Һәйят абыемның тугандаш каберләрен зыярәт кылган идем инде. Алты яшендә әткәйсез калган ятим баланың инде картаеп килгән чагында әтисенең каберлеге каршына килеп басканы күз алдыгызга киләме?.. Гүя дистә еллар узмаган, каршындагы тугандаш каберлек тә җир өеме түгел, ә әткәсе үзе. Тетрәндергеч очрашуда әйтә алган сүзем дә “Әткәй, исәнме!”гә әйләнде.
Сугыш беткәнен, һай, яхшы хәтерлим мин... Яшел мәчет кырында урам бераз борылыш ясый. Шул борылыштан 8 май көнне 7нче сыйныфта укучы Әнүзә апа чабып килеп чыкты да инде: “Сугыш беткә-ә-ән! Иртәгә мәктәпкә уку әсбаплары түгел, тәлинкә-кашыклар гына алып барырга!” — дип кычкырды. Шушы мизгел уема-акылыма кереп оялады: сугыш Сыерышбашта беткән икән. Соңрак, Янагыш егете, үз мишәребез Газинең иптәшләре белән бергә Рейхстаг түбәсенә беренче байракны кадаганын белгәч кенә мин сугыш беткән җирне Берлинга күчердем.
Фәндә эшләү белән тәңгәл рәвештә туган телемдә, әлбәттә, үз хисабыма, алты китап чыгардым. Барысы да Сыерышбаш мисалында, барысы да газиз авылдашларым хакында. Алар аша гына бөтен халкымның офыкларын колачлап була ич.
“Тамырлар” дигән китабымда Русиядә уздырылган 10 ревизия язмаларын, XIX–XX гасырларда мәчетләрдә алып барылган мөселман метрик язмаларын, 1917 елда Вакытлы хөкүмәт уздырган ихата һәм авыл хуҗалыгы исәбен, СССРда уздырылган җанисәп материалларын кулланып, Сыерышбашның 54 нәселен 300 еллык арада тикшердем. Казандагы Бөтендөнья татар конгрессында китапны тәкъдим итү вакытында филология һәм тарих буенча олпат галимнәр: “Дөньяда бер татар авылы да әлегә бу киселештә каралмаган”, – дип бәһа бирделәр.
“Моңаймас та иде, һай, бу бала...” китабымны үзем бик яратам. Аның нигезенә үземнең мисалымда сугыш елларының ятим балаларының зары-моңы лейтмотив итеп салынган. Дәүләт думасына күпме төбәкләрдән сугыш еллары балаларына игътибарны арттыру турында тәкъдимнәр бара. Депутатлар, әйтерсең лә, ишетмиләр-күрмиләр. Хәзер инде иң яшь сугыш баласына да 75 тулып китте. Күпме көтәргә була? Без сугыш вакытында хәлдән килгәнчә, хәлдән килмәгәндә көчәнеп тә эшләп, Бөек Җиңүне якынайттык. Без эшләмәгән эшләр калмагандыр ул! Шулай икән, безме картайган көнебездә ниндидер ташламаларга лаек түгел кешеләр?
– Сез җырга да битараф түгел, Касыйм ага. Туган ягыгызда татар җыры конкурслары оештырдыгыз. Татар җырына мәхәббәт кайдан килә?
– Халкым миңа газиз икән, бу хис аның җырыннан аерыла алмыйдыр. Татар җырына мәхәббәт үземнең барлыгым, табигатем белән бергә үрелгән. Ничек мин сөйләшә, көлә-елый башлаганмын, җырга мәхәббәт тә үзеннән-үзе килеп чыккан. Аннан соң, тагын сугыш елларындагы дәресләребез искә төшә: сыйныф бүлмәсе суык, караларыбыз туңган, китап ничә кешегә бер генә. Хәнә апабыз, аптыраганнан: “Әйдәгез, укучылар, җыр дәресе ясыйбыз!” – дип, безнең күңелләрне күтәрә. Үзе, Йосыф нәселе кызларына хас бул­ганча, бик моңлы итеп татар халык җырын башлый. Без сыек кына тавышларыбыз белән апа артыннан иярәбез.
Кушнаренко педучилищесындагы җыр дәресләре үзләре эталон булырлык. Фоат абый көйне башта нота станына төшерә, аннары баянда уйнап күрсәтә, шуннан соң без кушыла башлыйбыз. Кагыйдә буларак, бу – халкыбызның бер җәүһәр җыры.
Университетны тәмамлагач, ике ел мәктәптә укыткан арада укучыларга җыр дәресләрен мин дә шулайрак үткәрә идем. Соңгы елларда бүгенге эстрада шаукымы халык җырларын үгисетә башлады.
Халык җырларын башкармаучыларга каршылык күрсәтү теләгеннән мин Чакмагышта үземнең бүләгемә конкурслар үткәрәм. Жюри рәис­ләренең исемнәрен атап әйтсәм, хөрмәтле укучылар бу бәйгеләрнең мәгънәлелеген сиземләр дип уйлыйм: хәзер инде чынлыгына ышана да алмаслык Фәридә апабыз Кудашева, Татарстанның халык артистлары, татар халык җырларын башкару осталары Миңгол Галиев, Гөлзадә Сафиуллина, Фердинант Сәлахов. Аларның барысы да икенче көнне Сыерышбашка гала-концертка кайттылар. Яшь башкаручылар белән ярышып, халык җырларын суздылар. Авыл халкына искиткеч бүләк булды бу. Залда салкынчарак булганга затлы чәшке тунын иңенә салган Фәридә апа, күрше авыл егетебез, искиткеч моңлы тавышка ия Фәүдәт җырлап бетергәч, урыныннан торып басты да кул чаба-чаба сәхнәгә таба китте. Тунының бер җиңе кулбашы буйлап бераз гына, әйтәсем килә, шушы манзарага матурлык өстәп, аска шуды. Кичә үзенә Чакмагышта бирелгән, кочакка сыймаслык ак чәчәкләр җиңе буйлап берәм-берәм коелалар. Кочакта калганнары да күп иде әле. Ул аларны Фәүдәткә бүләк итте. Тамашачы моны халык җырчысыннан халык җырчысы булырдайга дип кабул итте.
Өстәп әйтәсем килә: “Моңаймас та иде, һай, бу бала...” китабымда татар җырына булган мәхәббәтемне, зарымны өч очеркта күрсәттем: “Җырларыбыз – җан авазы”, “Ямьле Агыйдел буйлары ла...”, “Тыңласаң җыр, тыңла моңлылардан”. Сәхнәдә фонограммага сикерүче җырлаучы­лар шуларны укыса, бәлки, гафләт йокысыннан уянырлар иде.
“Татарстан – Яңа гасыр” каналында халкыбызның мәхәббәтен яулап алган бер тапшыру бара – “Җырлыйк әле”. Җитәкчесе Нәҗип Бәдертдинов дисеңме, алып баручылар Азат белән Алинәме, Динә, Марсель, Николаймы – һәммәсе татар җырына гашыйк, һәммәсе үз урынында. (Алинә турында аерым әйтим әле. 2009 елда “Татар моңы”нда ул “Болын”ны, минем фикеремчә, моңа кадәр бер җырчы да башкара алмаган биеклектә башкарды. Сарман җыр мәктәбенә рәхмәт!) Мин бу тапшыруны көтеп алам, кайберләрен икешәр мәртәбә карыйм. Өмет-ышанычым бер: бүген берәр җәүһәр җырчы килеп чыкмасмы? Еш булмаса да, килеп чыга торалар.
Бу тапшыруга халыкның күңеле сүрелмәсен өчен аз-маз тәкъдимнәр әйтәсем килә: бертөрлелек – бертөслелек күренә башлады, бер үк җырлар еш кабатлана, аның өстенә “Идел”не “Идел” дип әйткән катнашучыны Азат белән Алинә “Су буйлап” дип әйтергә мәҗбүр итәләр. Чынбарлыкта, “Су буйлап”тан башланып киткән җырыбызны халкыбыз эпик биеклеккә күтәреп “Идел” ясаган ич. Биремнәрдә борынгы заман татар халык җырлары катламын күтәрәсе иде. Мисал өчен, “Кызыл төлке”, “Бакалы”, “Алма-Ата”, “Бакчагыз буенда тал читәннәр” һәм башка җырларны бирем итеп бир дә, әйтә алмасалар, Мәрьям Рахманкулова, Разия Тимерханова, Җәвәһирә Сәлахова, Флүрә Сөләйманова башкаруында берәр генә куплетын экранда күрсәтеп, тыңлатып кара. Хәтерләренә сеңәр. Борынгы җырларыбыз белән кызыксыну да артыр. Ә төп нәтиҗә — зәвык үсәр.
– Туган як белән бәй­ләнеш тотасызмы?
– Җиденче сыйныфны тәмамлау белән 1950 елда авылдан чыгып киттем. Әмма авылым белән һәрдаим элемтәдә тордым, чөнки рухым анда калды. Озак-озын шушы елларны күзалласаң, ниндидер закончалыклар тапкан кебек буласың.
Яшьрәк чакларда авыл клубында лекцияләр укырга ярата идем. Исемем Касыйм (гарәпчәдән — өләшүче) булгач, үземнең белгәнемне авылдашларым да белсен, дип. Спектакль-концертлар да күп куйдык. Авылга-авылдашларга багышлап китаплар яза башлагач, һәр кешегә исемләп язып, китапларны мәдәният йортының сәхнәсе алдына төбәге-төбәге, урамы-урамы белән тезеп куеп, тантаналы рәвештә бүләк иттем. Шул вакыттагы чыгышларда авылдашларымны җимертелгән өч мәчет урынына яңасын салырга өнди башладым.
Аллаһыга шөкер, башлангычларымны күтәреп алу гына түгел, ә төп йөкне тартырдай нәселдәшләр, авылдашлар күп безнең. Шуларның иң күренеклесе – башта туган авылда механизатор, инженер, колхоз рәисе, аннары Чакмагыш районы хакимияте башлыгы дәрәҗәсендә озак еллар уңышлы эшләгән, хәзерге көндә шундый ук вазыйфаны Дүртөйле районында тартучы өчтуган энекәшем Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов. 2019 елның августында Корбан гаете көнне без авылның нигезләнүенә 320 елны һәм авыл зиратларының “исем туен” үткәрдек: борынгырагына — “Бабайлар”, авыл эчендәгесенә “Хаҗилар” атамасы кушылды. Бәйрәмне квадрокоптер да төшереп йөргән. Со­ңыннан язмаларны карап утырганда мин авылның матурлыгына хәйран калдым. Һәм дә күмәк көч белән барлыкка китерелгән матурлыкларның башында Риф торганлыгын аермачык күрдем.
Шуларны санап үтәсем килә: урамнарга асфальт түшәлгән, шәхси һәм җәмәгать йортлары, өй түбәләре күз явыңны алырлык, урамда ике катлы таш мәктәп каршында авыл нигез­ләнүенең билгесе итеп стела куелган; авыл буйлап түбәнгә таба бераз атлагач, ике катлы мәһабәт мәдәният йорты, аннары инде кызыл кирпечтән мәңгелеккә дип салынган “Йосыф” мәчетен күрәсең.
Хәтеремдә, 2005 елда аны ачканда мин авылдашларыма мөрәҗәгать иткән идем: “Бу мәчет барыбызның да авызларыбыздан өзеп дип әйтерлек җыелган акчаларыбызга салынды. Узган гасырның утызынчы елларындагы кебек мәчетләрне тартып алу вәхшәте кабатланмасын өчен акча керткәнлеккә квитанцияләре­гезне буыннан-буынга биреп саклагыз. Мәчет – дәүләт милке түгел. Ә халыкныкы”.
Авылның түбән очында “Хаҗилар” зиратының яңа капкасын шул көнне куйдык. Ул шундый гүзәл, әйтерсең лә оҗмахка тәгаенләнгәннәр шуның ярымайларыннан күккә ашачак...
Сугыш елларында Донбасс җире фашист итеге астында калып, күмергә кытлык башлангач, Аркылы тауның йөзьяшәр имәннәрен кисеп, Бүздәк станциясенә озаталар. Шуларга алмашка 2013 елда 4 гектарда имән һәм каеннар утырттык. Үсентеләрен Риф Бакалы урман хуҗалыгыннан кайтарткан иде.
Тагын өч елдан соң нефтьче­ләрнең башбаштаклыгы аркасында коргаксый башлаган Түгәрәк күлгә җан өрдек, ягъни Риф китерткән техника ярдәмендә төбен тирәнәйттек, су җибәрдек, коймаладык, күл белән койма арасына өч рәт агач утырттык. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына сугыш елларының ятим балаларына багышлап зур таблица эшләдек: авылдан сугышка киткәннәр, исән-сау әйләнеп кайтканнар, ятып калганнар, 1932 елның 1 гыйнварыннан 1945 елның 9 мае арасында туган сугыш еллары балалары, шул исәптә – әтиләре сугышта үлгән ятим балалар. Зәхмәтле коронавирус аркасында әлегә үткәрә алмый торабыз. Иншалла, үткәрербез әле. Без – сугыш елларының бүгенге көнгә исән булган 48 ятим баласы – кичәне үткәрергә атлыгып торабыз.
– Эштә, иҗатта уңышларга ирешү өчен ныклы тыл, күңел тынычлыгы кирәк. Гәзит укучыларга гаилә хәлегез турында да бераз сөйләп үтсәгез иде, Касыйм ага.
– Булачак җәмәгатем Бәйнә белән университетта укыганда Тукай урамындагы уңайлыклары булмаган ике катлы агач йортның тулай торагында яшәгән чакта таныштык. Ул химия факультетында укый иде. Без әле райондашлар да – ул Тамьян авылыннан. Уфа юлы кыш көне ябылганга, каникулларга Бүздәк аша өши-туңа бергәләп кайткан чаклар да булды. Инде, Аллаһка шөкер, Бәйнә дә сиксәнне үтеп китте. Мин өлкәнрәк. Улыбыз Илдарны бик кырыс заманнарда чакмагышларча татарча сөйләшергә өйрәттек. Гәрчә балалар бакчасына йөргәндә “Сез – ике югары белемле кеше, ә балагыз урысча сөйләшә белми”, – дип шелтәләсәләр дә. Андыйларга мин җавап бирә беләм... Илдар да хәзер шартлатып урысча сөйләшә белә. Әмма аңа туган телебез – беренчел. Киленебез Эльза һәм ике оныгыбыз Айдар, Алсу да – үз урыннарында.
– Хөрмәтле Касыйм Мөхәм­мәтназыйфович, эчтәлек­ле җавапларыгыз өчен зур рәхмәт! Сезгә ныклы сәламәтлек һәм киләчәктә дә илебез һәм милләтебез файдасына игелекле хезмәттә булу насыйп итсен, дип телибез!

Дилбәр БУЛАТОВА әңгәмәләште.
Читайте нас