+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
26 ноябрь 2020, 07:20

Диего Марадона вафат

Ул миллионнарның кумиры, ХХ гасырның иң яхшы футболчысы иде.

Ул миллионнарның кумиры, ХХ гасырның иң яхшы футболчысы иде.

Аргентина футболчысы һәм тренеры Диего Марадона 25 ноябрьдә 60 яшендә вафат булды, дип хәбәр итте "Clarín" гәзите. "Clarín" мәгълүматы буенча, Марадонаның йөрәге туктаган.

Ноябрь башында Марадона баш миенә операция кичерде. Аргентинада Марадона үлеме белән бәйле өч көнлек траур игълан иттеләр. Диего Марадона "Барселона", "Наполи", "Севилья", "Бока Хуниорс" клублары өчен чыгыш ясады.

1977-94 елларда ул Аргентина җыелма командасы өчен уйнады. Команда 1986 елда дөнья чемпионы һәм 1990 елда дөнья чемпионатында икенче урынны яулады. Бу футболчы ФИФА сайтында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча XX гасырның иң яхшы футболчысы дип танылды.

Диего Марадона - иң танылган гол авторы. 1986 елгы дөнья чемпионаты вакытында Англия белән уйнаганда каршы як команданың штраф мәйданчыгында Марадона сикерә һәм очып килгән тупка кулы белән суга, моны, судьядан башка, барысын да күрә. Голны исәплиләр. Футболчы үзе, голны өлешчә мин керттем, ә өлешчә - "Аллаһның кулы" дигән.

Фото: onedio.com.
Читайте нас