Ул аны ятим балаларга тапшырачак.
Уфада Черниковканың «Тополя» сәүдә йорты янында баянда уйнаучы 70 яшьлек Юрий Иванов бер тәүлек эчендә приютлардагы балалар өчен 175 мең сум акча җыйган. Бу хакта «ВК» битендә БСТ журналисты Радмир Азнабаев хәбәр итте.
Бу кеше ятим балалар өчен Кыш бабай булу бурычын үз өстенә алган. 10 ел дәвамында өлкән яшьтәге ир "Тополя" янында утыра һәм баянда уйный.
Аңа акчаларын салган битараф булмаган кешеләр елдан-ел арта гына бара. Узган елда Юрий үз башлангычы белән ятимнәр өчен сигез капчык уенчык җыйган.
Фото: кп.ру