Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев, ил Президенты Владимир Путин белән аралашканнан соң, видеоконференция вакытында бөтенләй дулкынланмавын белдерде.«Башта ниндидер дулкынлану булды, әмма сөйләшә башлауга ул юкка чыкты. Әйтерсең, беренче тапкыр гына аралашмыйбыз", - диде Эльбрусны яулаган Рөстәм.Нәбиев сүзләренә караганда, элегрәк ул дәүләт башлыгы өчен сораулар һәм үтенечләрне алдан ук җибәрүләре турында ишеткән булган. Тик чынлыкта башкача булып чыккан.«Башка катнашучыларда ничек булганын белмим, әмма минем чыгышымны беркем дә алдан әзерләмәде. Әйе, аны расладылар, килештерделәр, әмма текст минеке. Мин аны шәхсән үзем әзерләдем, — ди Рөстәм. - Аралашу позитив тонда узды. Миңа ошады. Миңа калса, мин хәтта бөтен чарага ниндидер төсле контраст керттем. Югалып калмадым, әйтергә теләгәнне онытмадым. Дәүләт башлыгы мине хәтта берничә тапкыр "чеметтереп" тә алды, «Бәлки, башкача парашют белән сикерергә кирәкмидер?», «Ә хатының тауларга җибәрәме?» дип.Рөстәм Нәбиев Владимир Путиннан Русиянең спорт һәм туристлык инфраструктурасын яхшыртуны сорады. Бу бигрәк тә пляжларга кагыла."Күпләр анда мең километр ераклыктан килә, аннары берничә дистә метр диңгезгә кадәр барып җитә алмый, чөнки диңгезгә алып баручы коляска юллары юк. Менә Эльбруста да шулай. Анда канат юлы бар, әмма электр күтәргечләр яки пандуслар өчен кабинкаларга барып җитәргә юл юк. Минем күтәрелүемне күзәтүчеләр ничек булганын күргәндер, мөгаен», - ди Рөстәм..Моннан тыш, мөмкинлекләре чикле башка кешеләрне илһамландыру өчен Уфа блогеры Владимир Путиннан Эльбрусны яулау кебек проектларны профессиональ телевизион бригада тарафыннан төшертү мөмкинлеген карауны сорады. Дәүләт башлыгы федераль каналлар белән сөйләшергә вәгъдә бирде.Фото: Башинформ