Күренекле сәясәтче бүген ничек яши?Тарихка кереп калган: "Борис! Ты не прав!" "Гафу итегез, мин дөреслекне әйттем!" - Егор Лигачевны сәясәтче һәм җитәкче буларак тасвирлый торган сүзләр. Ул үзенең бөтен озын гомерендә һәм карьерасында үзен ачык тота һәм дөреслекне әйтә. Хаталарын таный белә һәм гафу үтенүдән курыкмый.Ул, шулай ук, тарихка илдә 1985 елда алкоголизмга каршы көрәш программасының бер авторы буларак та кереп калачак.Егор Лигачев 90 яшькә кадәр сәясәтне ташламый. Ул КПРФ җитәкчелеген Мәскәү шәһәр комитетын тараткан өчен тәнкыйтьләячәк, пленумда чыгыш ясаячак. 2013 елда йөрәгенә операция кичерәчәк, һәм шул вакыттан бирле халык алдында сирәк күренәчәк.Хәзер Егор Лигачев пенсионерча тыйнак кына, гадәти Мәскәү фатирында яши. Күп кенә партия иптәшләреннән аермалы буларак, ул бизнеска китмәгән, балаларын һәм оныкларын җылы урыннарга урнаштырмаган. Ә 2018 елның октябрендә Томскида аэропортны аның хөрмәтенә атарга тәкъдим иткәч, баш тарткан.Бер гасырлык юбилеен билгеләп үтүгә карамастан, Егор Лигачев илдәге вәзгыять белән кызыксынудан туктамый. 70 ел сәясәттә булган чын коммунист башкача булдыра алмыйдр да.Фото: мк.ру