+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
6 декабрь 2020, 21:45

Камилә гаҗәпләндерә дә, сокландыра да

Русия Кубогында аңа тиңләшүче юк.

Русия Кубогында аңа тиңләшүче юк.

Фигуралы шуу буенча үсмерләр арасында дөнья чемпионы Камилә Вәлиева, Русия Кубогының бишенче этабында кыска программадан соң лидерлыкны алып, җыелган баллар саны буенча дөнья рекордын узып китте. Беренче тапкыр Вәлиевага судьялар 86,20 балл куйды, бу дөнья рекорды нәтиҗәсен узып китә.

Икенче урынны Ксения Цибинова (67,59), өченче урынны Анастасия Тараканова (64,18) алды.

Вәлиева, ундүрт кенә яшьтә булуына һәм өлкән халыкара ярышларга яшь принцибы буенча кертелмәвенә карамастан, бүген үк Русия һәм дөньяның теләсә кайсы фигуралы шуучысына тулы хокуклы көндәшлек күрсәтергә сәләтле.

Камиләнең ярышлардагы чыгышлары һәм күрсәтмә номерлары фигуралы шуу буенча белгечләрне һәм сәнгатьнең башка төрләре вәкилләрен шаккатыра.

"Программада аның барысы да идеаль булды. Барысы да югары дәрәҗәдә эшләнгән", - диде Русиянең атказанган тренеры Татьяна Тарасова Камиләнең кыска программасын караганнан соң.

.Фото:РИА Новости.
Читайте нас: