0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
11 декабрь 2020, 10:44

“Яз кояшы” кебек чагу!

Ветеран-укытучы Флүрә Газизованың бу җыентыгында балалар өчен әсәрләр тупланган.Дүртөйле районының Яңа Биектау авылында гомер кичерүче ветеран-укытучы Флүрә Газизованың исеме шигырь сөючеләргә яхшы таныш: аның иҗат җимешләре республика матбугатында да еш күренә. Поэзия генә түгел, проза өлкәсендә дә җитди эшли автор. Бу хакта аның төрле елларда үзнәшер юлы белән бастыр­ган китаплары ачык сөйли. “Мин – Биектау кызымын”, “Тал чишмәсе”, “Мизгелләр”, “Сөюемне җырга салам” дигән шигъри һәм чәчмә әсәрләре тупланган җыентык­ларын әдәбият яратучылар бик җылы кабул итте. Балалар өчен автор “Чәчәк­ләр әлиф­басы” китабын бастырып чыгарган иде. Ә менә күптән түгел Флүрә Рәис кызының тагын бер яңа китабының исем туе узды.

Ветеран-укытучы Флүрә Газизованың бу җыентыгында балалар өчен әсәрләр тупланган.

Дүртөйле районының Яңа Биектау авылында гомер кичерүче ветеран-укытучы Флүрә Газизованың исеме шигырь сөючеләргә яхшы таныш: аның иҗат җимешләре республика матбугатында да еш күренә. Поэзия генә түгел, проза өлкәсендә дә җитди эшли автор. Бу хакта аның төрле елларда үзнәшер юлы белән бастыр­ган китаплары ачык сөйли. “Мин – Биектау кызымын”, “Тал чишмәсе”, “Мизгелләр”, “Сөюемне җырга салам” дигән шигъри һәм чәчмә әсәрләре тупланган җыентык­ларын әдәбият яратучылар бик җылы кабул итте. Балалар өчен автор “Чәчәк­ләр әлиф­басы” китабын бастырып чыгарган иде. Ә менә күптән түгел Флүрә Рәис кызының тагын бер яңа китабының исем туе узды.

“Яз кояшы” дип аталган бу җыен­ты­гында автор кечкенә укучылары өчен иҗат иткән шигырь­ләрен һәм әкият­ләрен туплаган. Гомере буе балаларга белем бирү өлкәсендә намуслы хезмәт салган шәхес үсеп килүче буын өчен мавыктыргыч, фәһемле булган темаларга бер бүген генә мөрәҗәгать итми: аның иҗади сандыгында бу өлкәгә зур урын бирелгән.
“Яз кояшы”нда балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар, шулай ук мәктәпнең башлангыч сыйныфлары укучылары өчен бәйрәмнәргә ятлап сөйләрлек шигырьләр, бер тында укып чыгарлык кызыклы әкиятләр урын алган. Табигать күренеш­ләре, җәнлек­ләр тормышы, нәрсә яхшы һәм нәрсә начар – китапта бу һәм башка сорауларга автор тулы һәм аңлаешлы җаваплар бирергә омтыла. Әйтергә кирәк, җыентык эч­тәлеге ягыннан да, тышкы бизәле­ше буенча да зәвыклы килеп чыккан.
“Яз кояшы”ның исем туе Яңа Биектау авылының мәдәният йортында зурлап үткәрелде. Чарада балалар һәм үсмер­ләр генә түгел, аларның әти-әниләре, картәниләре дә актив катнашты. Исем туена килә алмаучылар аңарга онлайн рәвештә кушыла алды.
– Флүрә Газизова – чынбарлыкны киң колачлаучы, кеше күңеле хасият­ләренә үтеп керә белүче шагыйрә. Ул һәркемне борчыган уй-фикерне гади, шул ук вакытта гаҗәеп тәэсирле итеп әйтеп бирә, — диде чыгышында Башкортстан Язу­чылар берлеге әгъзасы Рафаил Хафизов. — Гомумән, Флүрә Рәис кызы­ның китап­лары тормышта яңадан-яңа моңнар барлыгына, үзенең аларны табарына инанып яшәүченең йөрәк авазы ул. Үсеп килүче буын өчен язган ши­гырь­ләре дә яктылыгы, аңлаеш­лылыгы, һәркайсыбызны яшәешебезнең иң гүзәл мәленә – балачагыбызга кайтаруы белән кыйм-мәтле.
— Флүрә апабыз – авылыбызда үткән һәр мәдәни чараның йөзек кашы, — диде Яңа Биектау авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Сафиуллина. — Ул һәртөрле тематик чараларыбызны шигъри күчтәнәчләре белән бизи, кирәк икән, скетчлар язып бирә. Озак еллар ул безнең “Сүнмәс йолдызлар” фольклор ан­самбленең актив әгъзасы. Тормыш юлдашы Хәбиб­җан абый белән алар авылыбызның иң хөрмәтле шәхес-ләре. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, егәрлеләр, һәр чарабызга диярлек үзләренең онытылмас чыгышлары белән ямь өстиләр.
Флүрә Рәис кызы 36 ел мәктәптә математика һәм физика фәннәрен укыта. Ул “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы”. Шигырь язу – җан таләбем, ди ул. Мәктәптә оештырылган “Халык энҗеләре” түгәрәген җитәкләргә дә вакыт таба, аның тырышлыгы нәти­җә­сендә күп кызлар калфак чигәргә өйрәнә.
Флүрә Газизованы яңа китабы дөнья күрүе уңаеннан авылдашлары, моңдаш­лары ихлас тәбрик­ләде. Нефтьче-шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллин, билгеле журналист Хәмит Нәбиев, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Светлана Васикова һәм башка мәртә­бәле шәхесләр авторның иҗатына һәм табадан гына төшкән җыентыгына югары бәя бирде, аның яңадан-яңа иҗади үрләр яулавын теләде. Китап бәйрәме “Сүнмәс йолдызлар” ансамбле әгъза­ларының, Дүртөйленең билгеле музыканты Нәгыйм Шәйхетдиновның һәм башка үзешчән артистларның җыр-моңнары белән үрелеп барды.
Фото: Миләүшә Латыйпова.
Читайте нас: