-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Шәхес
21 декабрь 2020, 10:25

Венер Фәттахов: "Җанымны җирләдем..."

Билгеле җырлар авторы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе һәм "Кызыл таң"ның күптәнге дусты Венер Фәттахов гаиләсенә килгән зур кайгы турында үзәк өзгеч шигырь язган.

Билгеле җырлар авторы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе һәм "Кызыл таң"ның күптәнге дусты Венер Фәттахов гаиләсенә килгән зур кайгы турында үзәк өзгеч шигырь язган.


Декабрь башында ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә: "Минем хатыным күкләргә китеп югалды", - дип язган иде. Баксаң, аның хәләле Гүзәлия апа, каты авырып, бакыйлыкка күчкән икән.


“Бәлки хатынны югалту берни түгелдер, ләкин мин фәрештәмне югалттым. Җанымнан башка ничек яшәргә? Акылдан язармын, ахры” - дигән ул. Күптән түгел шул ук сәхифәсендә әлеге шигырь пәйда булды.


“ҖАНЫМНЫ ҖИРЛӘДЕМ”


Әйтегезче, ничек яшим хәзер,

Елый-елый җанны җирләдем,

Һәм бүгеннән сагышлар йоктырып,

Сызлау чире белән чирләдем.

Үзем исән кебек, тик җансызмын,

Тамырларда ага сары кан,

Елмаймакчы, көлмәкче дә булам,

Тик күзләрдән сагыш сарыккан.

Әйтегезче, җансыз нигә генә

Кеше саны булып яшәргә?

Сары кан ич бирми, һич тә бирми,

Элеккедәй ярсып яшьнәргә.

Үзем исән кебек, ашыйм, йөрим,

(Барысын да гадәт кабатлый).

Җан булмагач сөеләсе килми,

Сөюләрне күңел яратмый.

Сөйгәнемнең тәне белән бергә

Җанымны да таптап җирләдем.

Бары гадәт кенә инде хәзер

Кеше булып җирдә йөргәнем.


Венер абыйның, гаиләсенең, барлык туганнарының тирән кайгысын ихлас уртаклашабыз.

Фото гаилә архивыннан.

Читайте нас: