Быел инде икенчегә югалту хәсрәте кичерә ул.
Популяр блогер Рөстәм Нәбиев олы хәсрәте турында сөйли. Социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, аның иң якын кешесе вафат булган.
"Нәнәй китте. Мин кайтканны көткән кебек. Кулларымда диярлек китте. "Мин сине яратам", - дип әйтергә генә өлгердем. Ул башын какты һәм китеп барды", - дип уртаклашты блогер.
Аның сүзләренә караганда, кадерле кешесе озак вакыт яман шештән җәфа чиккән. Рөстәм билгеләп үткәнчә, бер ел элек аның картәтисе дә шундый ук куркыныч чирдән вафат булган.
«Син барысыннан да яхшырак! Картәти сине анда каршы алгандыр һәм сез янә бергәдер. Мин сине яратам һәм бик нык юксынам, нәнәй. 2020 ел миңа иң кадерле ике кешене алды", — дип язган блогер.
Исегезгә төшерәбез: Омскида хәрби казарманың җимерелүе 2015 елның июлендә булган иде. Фаҗига нәтиҗәсендә 24 хәрби һәлак булды, тагын 19ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Һәлак булучылар арасында Башкортстаннан биш кеше: Салават районыннан Рөстәм Шәйхуллин, Сибайдан Рөстәм Юмагулов, Салават районыннан Ранис Алтынбаев, Чакмагыш районыннан Фидан Мамлиев, Белореттан Вадим Нәфыйков булган. Рөстәм Нәбиевне хәрабәләр астыннан иң соңгысы итеп тартып чыгарганнар.
Фото: Рөстәм Нәбиевның Инстаграм сәхифәсеннән.