"Иии, Роберт абый, гармун уйнап йөреп кенә машинаның яхшырагын алып булмый шул", - дияр кемдер. Эш нидә соң?
Татар-башкорт яшәгән һәр төбәктә җырлары яңгырап торган Роберт Тимербаев бүген 60 яшьлек юбилеен билгели. Аларның шәһәр янындагы йортында иртән иртүк таба исе чыга башлаган дип беләбез. Фәридә ханым искиткеч тәмле куллы хуҗабикә буларак, кунакка килүче якыннарын тагын бер шаккатырырга җыена. Эстрадада иң озын гомерле бу иҗади парга сокланмыйча мөмкин түгел. Ә ничек башланды икән аларның уртак тормыш юлы?
– Уфаның бер башыннан икенчесенә кадәр йөри торган 29нчы санлы сары автобуста башланды ул, - дип искә ала ул елларны Фәридә ханым. – Филармониягә эшкә чакыру алгач, Борайдан КамАЗга утырып килдем. Кайдандыр бик каты җил өрде, аяклар туңып, боз булды. Гоголь урамында урнашкан филармония бинасына килеп кергәндә дә эремәгән иде әле алар. Мине җырлатып карарга булдылар. Баянчы итеп шунда бер бүлмәдә репетициядәге егетне чакырып чыгардылар. Тал чыбыгы кебек нечкә генә, зур күзле, ул вакытта миңа тоелганча, каракучкыл йөзле бер малай килеп чыкты. Ул укуын дәвам итеп, биредә эшләп тә йөрүче Роберт Тимербаев булып чыкты. Җырладым, мине эшкә алдылар. Филармониядән бергә чыктык, баксаң, бер якка кайтасы икән. 29нчы автобуска утырып, озак кына бергә бардык та, шуннан соң аерылышмадык та инде, дистәләгән еллар китеп барабыз шул сары автобуста.
"Автобус"ыгыз сары гына түгел, алтын-сары булган, димәк. Алтын туйларга кадәр барып җитеп, гәүһәрләрен дә узып китәргә язсын сезгә, дуслар!
Фото: гаилә архивыннан.