+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
10 гыйнвар 2021, 12:55

Хуш, Рабинович...

Уфада 81нче яшендә режиссер, республиканың Урыс академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Михаил Рабинович вафат булды. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгында хәбәр иттеләр.

Уфада 81нче яшендә режиссер, республиканың Урыс академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Михаил Рабинович вафат булды. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгында хәбәр иттеләр.

Михаил Исакович Рабинович 1940 елның 23 августында Уфада туган. 1961 елда Уфа авиация институтына укырга керә һәм уку вакытында студентлар театрын оештыручыларның берсе була. 1971 елдан 1976 елга кадәр Б. В. Щукин исемендәге театр училищесында укый (режиссерлык бүлеге, А. М. Поламишев курсы).

Махачкалада (Дагыстан) М. Горький исемендәге урыс драма театрының режиссер-куючы булып эшли. 1984 елдан - Уфада Республика урыс драма театрының баш режиссеры.

1998 елдан башлап Башкортстан Республикасы Урыс драма театрының сәнгать җитәкчесе була. Театр сәхнәсендә урыс, чит ил һәм башкорт авторларының әсәрләре буенча 50гә якын спектакль куелган. Михаил Исакович эшләгән дәвердә театр «академия» статусын ала, берничә тапкыр төрле еллардагы бөтенрусия һәм халыкара фестивальләрдә призер була.

1986 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта, актерлык һәм режиссерлык курсларының җитәкчесе һәм педагогы була.

Үлеменә кадәр, Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советны котлап, Михаил Исакович: «Кадерлеләрем! Яңа ел котлы булсын! Сәламәтлек һәм сәламәтлек, күңелдә тынычлык һәм йортта муллык, бер-береңә карата игътибар, начар һәм күңелсез нәрсәгә - нык иммунитет! Барлык хыяллар чынга ашсын! 2021 ел якты һәм ихлас булсын!» - дип язган.

"Кызыл таң" гәзите редакциясе мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Фото: "Бшинформ"


Читайте нас: