"Кызыл таң"ның якын дусты бит ул, бик борчылабыз әле...
Башкортстанның халык артисты, билгеле алып баручы Зифа Нагаева, әле машинада, әле тимераякта, әле чаңгыда җилдереп, дистәләгән көн буена су гына эчеп, ач торуы белән үзенең "күркәм" яшендә яшьләргә каршы ярышка чыга алырлык булуын исбат иткән иде инде. Тагын ни белән шаккатырмакчы була?
- Аяктан башка бастым әле, - ди ул, социаль челтәрдәге сәхифәсендә йога күнекмәсе ясавын видеога төшереп. - "Эше беткәнме, крышасы киткәнме", диючеләр дә табылыр инде. Әмма мин тормышыма карашны туры мәгънәсендә баштан-аяк үзгәртергә булдым әле. Битлекне салырга ярамый, тамашачы белән очрашырга ярамый, нишләргә?! Башта басып торып уйлыйм әле, берәр яхшы уй килмәсме... Ә, бәлки, моңа кадәр башка кереп тә чыкмаган җыр язылыр?!"
Әйткәндәй, Зифа Нагаеваның яңа җырларының берсе, чыннан да, моңа кадәр башка да кереп чыкмаганча, "Чабаталы "звизда"лар" дип атала. Тәүбә... Ни турында булыр бу?! Яңа җырны "Кызыл таң" гәзитенең социаль челтәрдәге төркеменә кереп тыңларга була. Шунда ук сездән фикерләр дә көтәбез.
Фото: "ВКонтакте"