+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
13 Января 2021, 11:14

Бәхил бул, Риза...

Салават башкорт драма театрының танылган актеры, Башкортстан Республикасының халык артисты Риза Мәһәдиев авырудан соң вафат булды.

Салават башкорт драма театрының танылган актеры, Башкортстан Республикасының халык артисты Риза Мәһәдиев авырудан соң вафат булды.

Аңа 48 яшь иде. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Риза Мәһәдиев 1972 елның 13 мартында Ишембай районының Ибрай авылында туа.

1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын тәмамлый. Шул ук вакытта Салават дәүләт башкорт драма театры труппасында эшли башлый.

2003 елда Риза Мәһәдиев «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек була һәм «Елның иң яхшы актеры» дип таныла, ә 2010 елда аңа «Башкортстан Республикасының халык артисты» исеме бирелә.

Ризаның ялкынланып башкарган рольләре, матур бәрхет тавышы күңелләрдә озак сакланыр. Якыннарының авыр кайгысын ихлас уртаклашабыз.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас