+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
14 гыйнвар 2021, 12:18

Батырга да үлем килә...

Халыкара класслы спорт мастеры, Европа чемпионы, ике тапкыр дөнья вице-чемпионы, пауэрлифтинг буенча дөнья рекордчысы, суперавыр авырлыктагы спортчы һәм тренер Риф Һадыев вафат булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә аның күпсанлы дуслары һәм җанатарлары хәбәр итә.

Халыкара класслы спорт мастеры, Европа чемпионы, ике тапкыр дөнья вице-чемпионы, пауэрлифтинг буенча дөнья рекордчысы, суперавыр авырлыктагы спортчы һәм тренер Риф Һадыев вафат булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә аның күпсанлы дуслары һәм җанатарлары хәбәр итә.

"Тимердән коелган дөнья өчен тагын бер югалту. Бүген төнлә Риф Һадыев вафат булды. Уфадан легендар спортчы. Чемпионның якты истәлеге безнең күңелләрдә», - дип хәбәр иттеләр аның көрәштәшләре.

Алынган мәгълүматлар буенча, «башкорт баһадиры»ның йөрәге бүген төнге икеләр тирәсендә тукталган. Риф Һадыев үлеменең төгәл сәбәбе әлегә аныкланмый.

Спортчы балачакта полиомиелит белән авырый һәм 16 операция кичерә. Әмма яңадан аягына баса, бернигә карамастан, дзюдо һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнә башлый. 17 яшендә заводта эшләгән вакытта сул кулында ике бармагы киселә, шул ук эш урынында ул авыр җәрәхәт ала – башына тимер төшә, шуның нәтиҗәсендә ул бер күзен югалта. Риф дзюдо турында онытырга һәм пауэрлифтингка тукталырга карар кыла. Аны "башкорт баһадиры", "бөек спортчы" дип атыйлар.

"Бөек кеше, тренер Риф Рифгать улы Һадыев вакытсыз китеп барды. Ул физик яктан да, мораль яктан да бик көчле, акыллы, игелекле, ярдәмчел, гади кеше иде. Аның җаны тыныч булсын", - дип язалар аның укучылары һәм җанатарлары.


Риф Һадыев белән хушлашу 15 гыйнварда 11:20 сәгатьтә «Нефтяник» стадионының түбән автостоянкасында, аның тренажер залына керү юлында узачак. Танылган спортчы Төньяк зиратта җирләнәчәк.

Фото: gorobzor.ru
Читайте нас: