Барлык яңалыклар
Шәхес
15 гыйнвар 2021, 11:25

Барган юлы туры, гамәле гадел иде

“Кызыл таң”ның элекке журналисты Рәис Касыймовның тууына — 85 ел.

“Кызыл таң”ның элекке журналисты Рәис Касыймовның тууына — 85 ел.
2006-07 елларда мин, гәзитебезнең энциклопедиясен эшләү барышында, башкалар белән беррәттән, Рәис абыйдан да бик кыска гына (ярты бит чамасы) биографик белешмә сораган идем. Ул үзе генә түгел, әти-әнисе, туганнары турында бай мәгълүматларны эченә алган шактый тәфсилле язма китереп бирде. “Бәлки, кирәге чыгар...” диде. Үзен бик күрсәтеп барырга яратмаган, артык тыйнак, хәтта үз эченә бикләнгәнрәк өлкән каләмдәшебезнең бу сүзләренә дә, ул китергән язмага да ул чакта җитди әһәмият бирмәдем. Өстәл тартмамда ятты да ятты (әле дә ята).
Аның матбугаттагы эшчән­леге, хәтта дөньяга карашы, уй-фикерләре дә миңа шактый таныш иде: бергә озак еллар эшләдек, бер-беребезне якын күрдек, пенсиягә киткәч тә ул миңа мәкаләләр алып килде, еш кына сөйләшеп тә утырдык. Әмма кайчан да булса аның турында мәкалә язармын дигән уй башыма да кергәне юк иде.
Язмаларыннан күренүен-чә, Рәис Касыймовның бала чагыннан ук язмыш башыннан сыйпамаган икән. 1936 елның 15 гыйнварында Кырмыскалы районы үзәгендә туган ул. Әтисе Шәяхмәт Хаҗиәхмәт улы районның совет һәм партия органнарында җитәкче вазифаларында эшли. Бөек Ватан сугышы башланганда партия райко­мының оештыру бүлеге мөдире була. Үзе теләп фронтка китә. Сталинград өчен барган алышларда өлкән лейтенант, рота командиры Касыймов, кул-аягы яраланып, әсир-леккә эләгә. 29 көннән аларны коткаралар. Сугыштан соң бу яугиргә рәсми органнар кырын карый, шулай да “Райпищеторг” директоры итеп тәгаен­ләнү мөмкинлеге бирә. Арытаба оешма бетерелгәч, директорны башка эшкә алмыйлар, аңа “әсирлектә бул­ган” дигән яманат тагыла. Рәсми рәвештә партиядән чыгарылмаса да, беркайда да партия оешмасына исәпкә куймыйлар. Кулга алынудан аны КГБдан бирелгән “Әсирлектә чакта үзен гаепләрлек фактлар булмаган” дигән белеш­мә генә коткара...
Бөтен авырлык “әсир”нең биш баласына төшә. Район­ның халык мәгарифе бүлеге мөдире ул балалар укыган мәктәп җитәкчеләренә аларны беркая да сайламаска, югарыга үрләтмәскә күрсәтмә бирә. Башка чарасы калмагач, Касыймов гаиләсе белән Уфага күченеп килә. Тагын биш ел­дан, 1956 елда, өстендәге бө­тен ялган гаепләр алып ташлана. “1929 елдан Коммунист­лар партиясе әгъзасы булып тора” дигән бе­лешмә ала. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен аны “Кызыл йолдыз” ордены эзләп таба. Ул, тәмам акланып, Башкортстан­ның персональ пенсионеры буларак лаеклы ялга чыга.
Алгарак китеп шуны әйтим: Шәяхмәт Касыймовның дүрт улы һәм бер кызы төрле тармакларда хезмәт салды. Рә­шит — инженер-төзүче, Фәнил — завод эшчесе, Наил беренче класслы хәрби очучы иде. СССР оборона министры кул куйган Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән. Төпчекләре Фәния Уфадагы Тарих, тел һәм әдәбият институтында озак еллар эшләде. Хәзер берсе дә исән түгел ин­де.
Рәис Уфаның 9нчы башкорт мәктәбен тәмамлый. Татарча гына түгел, башкорт һәм урыс телләрендә дә яхшы язуы менә кайдан икән! Ар­миягә алына. Кече авиация белгечләре мәк-тә­бендә укып чыккач, хәрби хезмәтен дәвам итү өчен Мурманск өлкәсенә реактив самолетлар механигы итеп җибә­релә. Уңышлы хезмә­те өчен “Авиация отличнигы” исеменә лаек була. Ике тапкыр унар көн­гә кыска ялга кайта, күп рәхмәтләр ала.
1958 елда армиядән кайтып, “Ленинсе” гәзитенә тәрҗе­мәче булып эшкә урнаша, бер үк вакытта Башкорт дәүләт университетында кичке бү­лектә укый. “Ленинсе” гәзите белән ул мәктәп елларыннан ук элемтә урнаштырган була, биредә күренекле шагыйрьләр Кадыйр Даян белән Мостай Кәрим җитәкләгән әдәби түгә­рәккә йөри.
1965 елда университет тәмамлагандагы диплом эше журналистикага багышлана, аның аерым өлешләре республика матбугатында басылып чыга. Бераз вакыт Башкортстан телевидениесендә эшләп ала да 1966 елда “Совет Башкортостаны” гәзитенә пропаганда бүлеге хезмәткәре булып күчә. Анда 7 ел хезмәт салгач, “Кызыл таң”га кабул ителә.
Ул заманда бүлекләрдәге барлык журналистларның да төп вазифасы чит авторлар хатларын эшкәртү иде. Эш вакытында үз мәкаләләреңне язып утыру — һич тә рөхсәт ителми торган гамәл. Син алар­ны эштән буш вакытта — өйдәме, ял көннәрендә редак­циягә килепме — язарга тиеш­сең. Гәзиткә бүленгән гоно­рарның 60 проценты — чит авторларга, 40 проценты ре-дакциянекеләргә тиеш. Бу нис­бәт бозылу шулай ук зур гаеп санала. Тикшерү органнары карап кына тора.
Рәис Касыймов та пропаганда бүлегенә “олавы белән” килгән хатларны башын да күтәрмичә эшкәртә иде. Алар­ның да күбесе — философлар, тарихчылар урысча язып китергән теоретик материаллар. Секретариатка мул гына запас тапшырып, автобуста берничә көнгә районнарга да чыгып керә. Очерк, сурәтләмә яисә тәнкыйть материаллары алып кайта.
Үз бүлеге эше генәмени әле! Гәзиткә рәсми материаллар, аеруча Мәскәүдән, “көл-тәсе белән” агыла. Эш көне тә­мамланып, хезмәткәрләр таралыша башлагач, гәзитнең бер-ике битен тутырырлык док­лад, закон, карар килеп тө­шә. Көн буе туктаусыз эшләгән тәрҗемәчеләр — хатын-кыз, балалар анасы, аларның хә­ленә керергә кирәк. Менә шунда инде гаять оста тәрҗе­мәче Рәис Касыймовка ярдәм сорап ым гына кагалар. Кайчакларда минем үземә дә, төн уртасында машинага утырып, Рәис абыйны өеннән эшкә алып килгә­ләргә туры килде. Ул чакта фатирларда телефон-мазар юк.
“Үз эченә бикләнгәнрәк” дип әйтеп үттем мәкаләнең башында аның турында. Дуслары да бармак белән генә санарлык иде бугай. Ат кебек эшләгән, тәртип бозмаган, намуслы, сабыр, тыныч бу кешене кайбер каләмдәшләре өнәп бетермәде, читсетергә, түбәнсетергә маташты. Ни өчен? Кемгә, нәрсәгә аның зыяны тигән? Бу сорауларга үземчә җавап эзләп караганым да булды. Шундыйрак фикергә килдем. (Әлбәттә, минем шәхси фикер генә бу).
Һәр заманга, хас бу күре­неш: “бер төркем иптәшләр” оешып алалар да юашрак хезмәттәш­ләрен кыерсытып торалар, үзләренчә “җәмә­гатьче­лек фикере” тудыралар. Алар-ның эш өчен бик көенеп бармавына, күп вакыт тәмәке тартып үткә­рүенә, кайберәүләрнең эш өс­тендә “тамак чылатуына” тора-бара башка кешеләр дә, шул исәптән җи­тәк­­челек тә күз йомарга мәҗбүр була. Азсанлы, әмма йогынтылы бу көчкә каршы чыгу кайда! Аңардан курку, хәтта аңа ярарга тырышу күзәтелә башлый.
“Кызыл таң” җитәкчелеге өстеннән югары органнарга төрле заманнарда шикаятьләр язылган. Ул язмалар, барысы да диярлек, аноним яисә ялган исем-фамилия куеп җибәрел­гән.
Рәис Касыймов редакция­дәге борчулы хәлләр, мәсәлән, кешеләрнең хезмәтен бәяләү­дә гаделсезлек, эчкечелек күренешләре булу турында планеркаларда, җыелыш­лар-да үртәлеп сөйли иде. Ләкин аңа колак салмадылар. Аннары аның бу хакта партия өлкә комитетына хат язганлыгы мәгълүм булды. Үз исем-фамилиясен куеп. (Моны эш­ләргә аңа берничә кеше тәкъдим ит­кән, дип тә сөйләделәр).
Югарыга язылган шикаять буенча, әлбәттә, редакциядә зур давыл купты, кискен чаралар күрелде. Әмма гаҗәбе — монда да Рәис Касыймов гаепле булып калды. Күпләр аның бу гамәлен эченнән генә хупласа да, хат авторы белән аралашмаска тырышты. Кем­нәр­гәдер ярамсыкланырга ки­рәк бит...
Барлык шушы хәлләр аркасында Рәис Касыймовка “шикаятьче” дигән ярлык тагылды. Аннан байтак еллар үткәннән соң да әле бу журналистны хәтта бөтенләй белмәгән-күр­мәгән кайбер яшьләр аны начар кеше икән дип күз алдына китерде. “Җәмәгатьчелек фикере” шулай сеңдерелгән!
Коллективка 38 яшендә генә килеп кергән, тәмәке тартмаучы, эчүгә дә исе китеп бармаучы, үтә гадел бу журналист теге “бер төркем иптәш­ләр”нең саруын кайната. Өстә­венә, бервакыт аны редакциянең профсоюз оешмасы рәисе итеп сайлап куйдык. Ул заманда бу — шактый йогынтылы, тәэсир көченә ия вазифа, редакция­дәге тәртип, социаль гаделлек өчен мөхәррир, аның урынбасарлары һәм җаваплы секретарь белән бер үк дәрә­җәдә җавап­лы кеше. Монда ул иң беренче эш итеп коллектив өчен хәлиткеч әһәмияткә ия — фатир алырга тиешле (ул заманда бушка!) хезмәткәр­ләр­нең чиратын тәртипкә китереп, законга яраштырып куйды. Югыйсә, ул чират исемлеген, “болганчык суда балык тотарга” уңайлы булсын өчен, кайбер бәндәләр бутап-чуалтып, яшерен документка әве­релдергән иде. Бу гамәле белән Рәис Шәяхмәт улы күпче­лекнең рәхмәтен алса да, үзе­нең дошманнарын да арттырды.
Рәис Касыймов гаилә кормаган. Бу — бик зур шәхси мәшә­катьләрдән азат булу дигән сүз. Шуңа барлык булмышын эшкә багышлаган. Ул чактагы урта яшьләрдәге бу журналистны шактый өлкән бер каләмдәше белән чагыштырып күз алдыма китерәм. Анысы инде — матбугатның “карт бүресе” — тәҗрибәне генә түгел, хәйлә­кәрлекне дә мул туплаган. Ул да ат кебек җиге­леп эшли, әмма шәхсән файдасын күбрәк карый. Мәскәү гәзит-журналларын файдаланып, теоретик мәка­ләләр яза. (Аларга гонорар яхшы куела). Җитәкчеләре якын дус булган санаулы гына районнарга ко­ман­дировкага чыгып керә, ре­дак­циядә эш вакытында мәка­ләләр язып утыра. Дусларын мактый...
Рәис Касыймов “Кызыл таң”­да 25 ел эшләде: өлкән әдәби хезмәткәр, бүлек мөди­ре, җа-ваплы секретарь булды. Берөз­лексез җәмәгать эшләрен башкарды: район гәзитләре референты, партбюро секретаре урынбасары, әйткәнем­чә, проф­ком рәисе. Принципиаль журналист буларак, иҗти­ма­гый-сәяси тормышыбызның агышы, һәм алда торган бурычлар хакында очерклар, көн­үзәк мәкаләләр, юл язмалары, махсус сәхифәләр бастырды. Тәнкыйть мәкаләләрендә һәм фельетоннарында җитешсез­лекләрне, күз буяучыларны камчылады. Хәр­би-патриотик темага аеруча зур игътибар бирә иде ул. Ай саен чыгарыл­ган “Ватанны сакларга әзер бул!” дигән махсус битләре республикада гына түгел, аннан читтә, хәтта хәрби частьларда да билгеле булды. Мондый материаллар өчен каләм-дәшебез СССРның ДОСААФ Үзәк Комитеты рәисе, өч тапкыр Советлар Союзы Герое Александр Покрышкин тарафыннан махсус “Почетлы билге” белән бүләкләнде.
Рәис Шәяхмәт улына 90нчы еллар башы аеруча куанычлар китерде. Аның фидакарь хез­мә­те рәсми танылу ала башлады. 1991 елда аңа “Башкорт­стан ССРның атказанган мәдә­ният хезмәткәре” исеме, 1992 елда (“Кызыл таң” коллективыннан иң беренче булып) Шаһит Ходайбирдин исемен­дәге премия бирелде. Үзенең сөйләвенә караганда, Рәис Касыймов партия һәм дәүләт эшлеклесе Ш. Ходай­бирдинның тормышы һәм эш­чәнлеге белән мәктәп елларыннан ук кызыксынып, “Совет Башкортостаны”нда эшләгән­дә бу шәхеснең туган төбәген­дә озайлы командировкада булган. Аның берту­ган­­нарының, якын дусларының истә­леклә­рен язып алган, бу темага кабат-кабат әйләнеп кайткан. 1996 елда Р. Касыймов Башкортстан Республи­касы­ның Мактау грамотасы белән дә бүләкләнде. 1999-2005 елларда ул “Өмет” гәзите­нең сәясәт һәм икътисад бүлеге мөдире булып эшләде.
Сәламәтлегенә зарланмаган, Уфаның Якутов паркындагы Солдат күлендә кышын бәкедә су керергә яраткан каләмдәшебез 77 яше белән барганда 2012 елның июль челләсендә шул ук Солдат күлендә су коенганда батып үлде.
Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас: