+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
28 гыйнвар 2021, 15:00

"Сез барыбызга да үрнәк күрсәттегез!"

Республика Башлыгының Дәүләт җыелышына Юлламасындагы эмоциональ һәм дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе блогер Рөстәм Нәбиев турындагы сүзләре һәм аның Эльбруска күтәрелүе турындагы фильмнан кадрлар булды.

Республика Башлыгының Дәүләт җыелышына Юлламасындагы эмоциональ һәм дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе блогер Рөстәм Нәбиев турындагы сүзләре һәм аның Эльбруска күтәрелүе турындагы фильмнан кадрлар булды.


"Сынаулар никадәр катлаулырак булса, без шул кадәр көчлерәк һәм бердәм булачакбыз. Минем сүзләремне раслап, десантчы Рөстәм Нәбиевны алкышлавыгызны телим. Казарма җимерелү нәтиҗәсендә, ул ике аяксыз калган. Рөстәм 16 операция кичергән, асылда, яңадан яшәргә өйрәнгә. Ә аннары спортчы һәм танылган блогер булды. Ә узган ел ул Русиянең иң биек тавын – Эльбрусны яулады. Рәхмәт Сезгә, Рөстәм! Сез безгә барыбызга да үрнәк күрсәттегез, ирешеп булмаслык максат куярга һәм, теләсә нинди кыенлыкларга карамастан, аңа ирешергә кирәклеген өйрәттегез», — дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.


Рөстәм Нәбиев үзе әлеге рәсми чарада беренче тапкыр гына катнашмавын белдерде.


"Әгәр быелгы һәм узган елгы белән чагыштырсак, күпчелек кешеләр өчен авыр вакыт булуга карамастан, быелгы Юлламада позитив хәбәрләр күбрәк булды, — диде десантчы. - Башлык мине чакырды, билгеләп үтте, хәер, мин ниндидер бөек батырлык эшләдем дип исәпләмим. Радий Хәбировның безнең республика үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне билгеләп үтүе бик ошады: табиблар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һ.б. Мин безнең төбәктә шундый кешеләр яшәве белән бик горурланам".


Фото: башинформ
Читайте нас: