Әхнәф Усмановның озын гомерлелек сере — кешеләрне ярату.
Кешегә гомерне Ходай бүләк итеп бирә, тик аның кемгә күпме булуы гына тәкъдирдә төрлечә язылган, дигәнне ишеткәнегез бардыр. Озын гомер юлы үткән кешеләрнең язмышы гыйбрәтле дә, мавыктыргыч та кыйсса булырга мөмкин. Бүгенге язмам героеныкы кебек. Балаларын, оныкларын, туруннарын сөеп, алар тарафыннан яхшы тәрбиядә гомер кичерүче Борай районы Ваныш-Алпавыт авылының шәрәфле шәхесе Әхнәф бабай Усманов хакында сүзем. Аңа – 100 яшь!
Аның тормышы замандашлары, авылдашларыныкыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый диярлек. 1921 елның 15 гыйнварында Гөлсем һәм Фәтхелбаян гаиләсен тулыландырып, бербөтен итеп дөньяга килә ул. Тик язмыш сабыйдан ата назын гына кызгана, ике яшендә әтисез кала. Әнисенең бердәнбер юанычы, бәхете, таянычы булган Әхнәф үзен белгәннән башлап әнкәсе белән колхоз эшенә җигелә: урак ура, ат белән басу тырмата, сабан сөрә...
Яше җиткәч, 1928 елда, малай туган авылындагы мәктәпкә укырга бара. “Ул вакытта уку гарәп алфавиты белән иде. Икенче сыйныфта укыганда латин хәрефләрен керттеләр. Гайшә апабыз Мәкъсүтова безне яңадан латин хәрефләре белән укырга, язарга өйрәтте. Әле дә шушы ике язмада да укый алам”, – дип сөйли Әхнәф бабай.
Укуга сәләтле була ул. Бишенче сыйныфка күрше Каразирек мәктәбенә укырга бара.
Ул заманнарда мәктәптә укуын тәмамлаган барлык кызлар һәм егетләр дә парта артыннан колхоз эшенә чума. Әхнәф тә армиягә алынганчы, 1940 елның 6 октябренә кадәр, колхозда төрле эшләр башкара. Солдат каешын бугач, егет Ерак Көнчыгышта элемтәче булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач, ил чиген Япония гаскәрләреннән саклыйлар. 1945 елны Япония белән сугыш башлана һәм Әхнәф Усманов Квантун армиясенә каршы Маньчжурия, Харбин алышларында, Сунгари елгасы буендагы бәрелешләрдә катнаша. Ерак Көнчыгыш фронтының 15нче армиясе, 34нче укчылар дивизиясе, 145нче артиллерия полкының 4нче батареясендә элемтәче булып хезмәт итә. Күрсәткән батырлыклары өчен сержант Әхнәф Усманов “Японияне җиңгән өчен”, “Жуков” медальләре, “II дәрәҗә Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. Арытаба аның күкрәген күпсанлы юбилей медальләре дә бизи.
Сугыш тәмамлангач, 1946 елның 19 августында гына ул туган авылы Ванышка кайта. Ә авыл өчен сугыш чоры үз авырлыкларын китергән, тотып эшләрдәй ир-егетләр аз, булганнары да сугыш юлларын узып кайткан, арыган, йончыган, яраланган, авырган. Авылына кайтканның икенче көнендә үк Әхнәф ныклы эшче көченә сусаган туган колхозына эшкә чыга. Аның механизатор стажы гына да 25 ел. Колхозның башка эшләрендә дә намуслы хезмәт сала. Соңгы эш урыны – урта мәктәп. Лаеклы ялга чыкканчы мәктәпнең хуҗалык эшләре мөдире була.
1950 елның мартында авылга Кодаштан яшь укытучы Рәшидә килә. Акыллы, чибәр, сабыр кыз егетнең күңелен тиз яулый. Өйләнешеп, бик күркәм гаилә корып җибәрә алар. Тормышларына ямь, шатлык, бәрәкәт өстәп, алты балалары Фәнзирә, Гөлсәрия, Сәвия, Миләүшә, Лариса, Әлфир туа. Аларның һәркайсына белем алырга ярдәм итеп, гаилә корганда матур туйлар ясап, олы тормыш юлына бастыралар. Балалары да, оныклары да бик акыллы, һәркайсы тормышта үз урынын тапкан, үз юлыннан ныклы адымнар белән атлый. Рәшидә апа белән Әхнәф абый 64 ел парлы тормыш белән яшәделәр, балалары һәм оныклары өчен генә түгел, авылдашлары, туган-тумача, дуслар өчен дә үрнәк булдылар.
Әлеге вакытта Әхнәф бабай 9 оныгы, 15 туруннарының шатлык-уңышларына сөенеп, Нефтекама шәһәрендә балалары тәрбиясендә яши. Яз башы белән урамда бәбкә үләне борын төрткәч тә туган авылы Ванышына кайтып, көч-куәт җыеп китә. Табигатьне бик ярата ул. Олы яшьтә булса да, “Сәламәтлек сукмагы”на чыгып, чаңгыда йөреп керергә дә көч таба. Җәйләрен кошлар сайравын тыңлап, урман-болыннарда, су буйларында йөрергә ярата.
“Илебез җитәкчелегенә бик рәхмәтлемен. Бөек Ватан сугышы ветеранына бирелгән сертификат белән Нефтекамада барлык уңайлыклары булган фатир алуга ирештем, – ди ул. – Балаларым, күз тимәсен, акыллы булды, йөземне кызартмады. Бүген мин бик бәхетле”.
Әхнәф бабайның озын гомерле булу сере нидә икән, дип уйлаучылар да булыр, бәлки. Сере гади аның: ул гомере буена акыллы, кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә, ярдәмчел була, тормышны, хезмәтне ярата. Әле дә күзләре нур чәчеп тора аның.
Раушания Арсланова.
Борай районы.