+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
15 февраль 2021, 15:16

Бүген - Муса Җәлилнең туган көне

Бүген халкыбызның горурлыгы - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.

Бүген халкыбызның горурлыгы - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.

Ватаныбызның батыр һәм тугры солдатының исеме безнең илдә генә түгел, бар дөньяда билгеле. Аның "Моабит дәфтәрләре"н тетрәнми укып булмый. Фашист коллыгына эләккәч тә рух ныклыгын саклап кала алган, дошманга каршы көрәшен дәвам иткән Җәлилнең якты исеме халык хәтерендә яши.

Муса Җәлил 1941 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Дошманга каршы үз-үзен аямый көрәшә ул. 1942 елның июнендә каты яраланып, аңсыз килеш әсирлеккә эләгә. Әсирлектә чагында да төшенкелеккә бирелми шагыйрь, көрәшүен дәвам итә, фашистлар оештырган «Идел-Урал» легионына эләккәч, Шпандау концлагеренда үзенә көрәштәшләр табып, баш күтәрү әзерли башлый. Әмма алар уйларын чынбарлыкка ашыра алмый кала: бер сатлыкҗан аларның ниятен фашистларга җиткерә.
1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең гильотинада башлары киселә.
Муса Җәлилнең кулдан эшләнгән ике блокноты Ватаныбызга кайта: “Моабит дәфтәрләре”н Бельгия гражданы Андре Тиммерманс алып килеп тапшыра.

Моабит шигырьләре тәүге тапкыр Казанда татар телендә 1953 елда нәшер ителә.

Фото: kpfu.ru
Читайте нас: