+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
18 февраль 2021, 16:04

Тагын бер зур актерны югалттык...

Быел 23 февральдә "Офицеры"ны - Василий Лановойсыз, Яңа ел алдыннан "Ирония судьбы или С легким паром"ны да төп рольне башкаручы вафатыннан соң караячакбыз

Быел 23 февральдә "Офицеры"ны - Василий Лановойсыз, Яңа ел алдыннан "Ирония судьбы или С легким паром"ны да төп рольне башкаручы вафатыннан соң караячакбыз.

«Ирония судьбы» һәм «Служебный роман» фильмнары йолдызы, танылган совет һәм Русия актеры Андрей Мягков 83нче яшендә вафат булган.

Андрей Васильевич - РСФСРның халык артисты, РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты. Детектив жанрында язучы. Балачагы блокадалы Ленинградта узган.

Советлар Союзының иң популяр актерларының берсе Андрей Мягков 1965 елда «Похождение зубного врача» комедиясендә дантист Чесноков роле белән кино дөньясына килеп керә. Режиссер Эльдар Рязановның "Ирония судьбы» , "Служебный роман", "Гараж" һәм "Жестокий романс" фильнарында төп рольләрне башкара.

Мягков, нигездә, комедия актеры була, тик аның активында Иван Пырьевның «Братья Карамазовы» фильмында - Алеша, Владимир Басовның «Дни Турбиных» фильмында - Алексей Васильевич, Марлен Хуциевның «Послесловие» драмасында галим Швырков рольләре дә бар.

1987 елдан А. П. Чехов исемендәге МХТда эшләде.

Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас: