Якташым, коллективыбызда барысы да хөрмәт иткән хезмәттәшебез Ризида Фәттахова турында бер кәлимә.
Туган ягым Илешкә кайтканда юл буенда төзек, җанга якын татар авылларының берсе булган Ишкарны үткән саен аның үзәк урамындагы җыйнак, күркәм бер йортына караш ташлыйм. Бу авыл – киң билгеле халык артистыбыз, күренекле җырчы Фәнүнә Сираҗетдинованың да туган авылы. Арырак үткәч, юл “Нур” театры йолдызы, ике республиканың да халык артисты Резеда Фәхруллинаның – Югары Манчар, шулай ук халык артисты, виртуоз баянчы Халит Фатыйховның – Кызыл Байрак, тагын да азрак үтүгә Башкортстанда бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-ас Муса Гәрәевның Иләкшидесенә борыла, аннары Татарстанның халык шагыйре Әхсән Баянның Әшмән авылы... Шулай тезелешеп утырган якташларымның районга кергән урында, уч төбе кадәр генә җирендәге туган авыллары, киң билгеле башка якташларымны исемләп тә чыгарлык түгел.
Ә Ишкардагы йортта хезмәттәшем, редакциябездә генә түгел, республика матбугат басмалары арасында да финанс эшчәнлеген тел тидергесез башкаручы, тармагыбызда бик күпләргә бу четерекле һәм зур җаваплылык таләп итүче эштә абруйлы остаз саналучы Ризида Фәттахова, ул вакытта әле Фәррахова туган. Узган ялларда да туган ягыма кайтканда ул йортка мин янә караш ташладым. Аларның ындыр артында ук зифа каен урманы башлана. Үзе сөйләгәннәрен искә төшергәч, анда мин кечкенә Ризиданың быелгыдай мул карлы кышта пимасына чаңгыларын тагып, шул каеннар арасына кар бураннары туздырып кереп киткәнен күргән кебек булдым...
Башта ук шунысын искә алыйк: авылда олы хөрмәткә лаек укытучылар Мәхдүмә Заһит кызы һәм Зөфәр Әгъләм улы Фәр-раховларның иң беренче мәхәббәт җимеше булып туа Ризида. Шуңадырмы, беренчедән, укытучы баласы булганлыктан, ата-анасының йөзенә кызыллык китермәс өчен бик тырышып укый ул, көндәлегендә “4ле” һәм “5ле” билгеләреннән башкасы булмый да; икенчедән, дүрт балалы ишле гаиләдә иң өлкәне буларак, сеңел-энеләре Диләрә, Илшат һәм Алия өчен зур җаваплылык тоеп үсә һәм бу хис аны сайлаган һөнәрендә дә гомер буе озатып барачак.
Сеңлесе Алия истәлекләреннән: “Безнең Ризида апабыз бала чагыннан ук тырыш, олы җанлы булды. Миңа биш ай булганда әнине яңа мәктәп төзелешенә эшкә чакырып чыгарганнар. Шул чакта 7 яше дә тулмаган апа, 5 яшьлек Диләрә апамны һәм 3 яшьлек Илшат абыемны җитәкләп, мине – күтәреп, әниебез янына мине имезергә алып барып йөргән. Һәм бу ничә айлар дәвамында һәм көненә берничә тапкыр! Менә шулай бернинди авырлыктан да курыкмыйча чыныгып үскән ул безнең яраткан апабыз!”
Әйтергә кирәк, Ризиданың әлеге һөнәренә юлы ураурак була. Туган авылында 8нче сыйныфны тәмамлагач, ул, башкалада яшәүче туганнарының кодалавына күнеп, Уфа җиңел сәнәгать техникумына укырга керә. Дипломлы белгечне аннары юллама буенча җир читенә – Калинин өлкәсенең Торопец шәһәренә эшкә җибәрәләр. Җибәрүен җибәрәләр, ләкин ул Уфабызда калган ярты йөрәген – япь-яшь кыз күңелен арбаган, йөрә-ген яулаган мәхәббәтен – Ринатын сагынып, зарыгып яши. Шулай итеп, яшь белгеч кеше гомерендәге иң зур һәм җитди хискә дә тугры кала – ике елдан сөеклесен өзелеп сагынып кайтып җитә.
Яшь йөрәкләр кавышып гаилә кора, аннары инде Ризида Зөфәр кызы хатын-кыз өчен иң бөек хисне – ана булу бәхетен кичерә, уллары Венер туа.
Ризида сөйләгәннәрдән: “Туып-үскән йортымдагы кебек, ишле гаиләле булу хыялымны улым Венер белән киленем Оля тормышка ашырдылар – бүген өч оныгым өчен сөекле нәнәй мин: 12 яшьлек Диана, 4 яшьлек Артем һәм ике генә айлык Теона безне сагынып кунакка киләләр. Улым һәм киленем сөйләвенчә, ял көннәре җиткән саен оныкларым, кечкенә рюкзакларын тутырып: “Нәнәйнең тәмле мәмәйкәләрен ашарга барабыз! Куна калабыз! Нәнәй белән бүген мин йоклыйм!” – дип кунакка җыеналар икән. Шушыларны ишетү генә дә олы бер бәхет, шатлык түгелмени!”
Ә бит Ризида Зөфәр кызын Уфада күрше-күлән булып яшәүчеләр күпбалалы әни дип уйлаган! Хикмәт шунда: аның барлык кече туганнарының балалары да башкалага укырга килгәч, аларда яшәгән, “племяшка”ларының барысын да күрше-күлән Ризиданың балалары дип уйлаган! Бу урында аның ире Ринатка да түземлеге, туган җанлы булганы өчен зур рәхмәтле булуын билгеләп үтәргә кирәктер. Һәр җизнәй дә шундый киң күңелле була да алмыйдыр! Өстәвенә, балдызлары да Уфага килгәч, җизнәләре һәм апалары йортына сыена.
Сеңлесе Диләрә: “Ризидабыз – гомер буена иң ышанычлы, яраткан апам һәм таянычым. Ул һәр-вакыт туганнарыбызга да, алар-ның балаларына да игътибарлы, ярдәмчел Әни булды. Кайчан гына килеп кермә, ишекләре һәрвакыт ачык, йөзләре якты, кунакчыл булдылар. Апам миңа акыллы киңәшләр бирүче дә, олы таяныч та. Аңа рәхмәтләребез чиксез! Ходай аны үзе олыласын!”
Арытабангы хезмәт юлында Ризида Зөфәр кызы һөнәре буенча “Мир” тегү фабрикасында эшләп ала, “БашфотоНур”да инженер вазыйфасын башкара, 1994 елда “Советская Башкирия” гәзите редакциясендә кассир булып хезмәт сала һәм 10 ел тирәсе “Кызыл таң” редакциясендә баш бухгалтер урынбасары, 2008 елдан баш бухгалтер булып эшләде. Шул елларда ул БДАУның икътисад факультетын тәмамларга өлгерде. Һәм, югарыда искә алынганча, аның эшчәнлегенә һәрвакыт “тел тидергесез” дигән бәя бирелде.
Кешенең холкын, зиһенен, тирә-як кешелек дөньясына карашын нәрсә билгели? Ул, әлбәттә, аң-белем дәрәҗәсе. Ә болар һәрвакыт кешенең балачагыннан, аның үз-үзен камилләштерүеннән, белемгә, яңалыкка, һөнәри осталыкка омтылуыннан килә. Ә моңа нигез, әлбәттә, балачакта салына.
Сеңлесе Диләрә хатирәсеннән: “Без Ризида апам белән бәләкәй чактан ук китап укырга яраттык. Иң башта мәктәп китапханә-сендәгеләрен укып бетердек,
аннары колхоз китапханәсен “штурмларга” керештек. Шулай, күтәрә алган кадәр китаплар төяп кайтабыз да, бүгенгә йөкләтелгән хуҗалык, ындыр-бакча эшләрен тизрәк башкарып чыгып, шул китапларны укырга ашкынабыз! Алар һәрвакыт ниндидер татлы ризыклар кебек ымсындырып, күңелне кытыклап тора, тизрәк укыйсы килә! Көндезге эшләр белән мәш килеп, китапка вакыт таба алмасак, аларны төнлә юрган астында фонарь яндырып укый идек...”
Бүген Ризида Зөфәр кызы “Республика Башкортостан” нәшрият йорты бухгалтериясендә эшләвен дәвам итә. Башка бе-рәү булса, ул инде күптән хаклы ялга чыгып, оныклары белән мәш килеп яшәр иде. Тик ул бүген дә җаваплы белгеч, алыштыргысыз остаз булып кала.
– Апайларыма өлкән апа буларак шулай өйрәнелгән инде, – ди ул. – Эшем зур җаваплылык һәм төгәллек таләп итә. Һәм мин бүген дә шушы вазыйфамда яңа эш башлаучы яшь хезмәттәшләремә тәҗрибәмне тапшырып, үзем белгәннәрне өйрәтеп калырга омтылам, тырышам.
Сүз башындагы Ишкар авылының Ленин урамындагы кечкенә, ләкин күркәм йорт күз алдымнан китми. Ә менә янәшәдәге урам Фәрраховлар-Фәттаховлар өчен – “Картыйлар урамы”. Ризида ханымның картыйсы, дәү әнисе, нәнәсе яшәгән урам алар телендә шулай дип атала. “Бер эштән дә чирканмаска, аны яратып, күңел биреп башкарырга безне картыебыз өйрәтте. Үзе сиксән яшькә кадәр чалгы белән печән чапты. Әле дә без ындырда бәрәңге алганда алъяпкычына ямь-яшел, кетердәп торган кыярларын тутырып, безне сыйларга яныбызга картый килеп чыгар кебек”, – ди күптән инде үзе дә нәнәй Ризида ханым.
Үзе турындагы сүзне озынга сузмыйча, шуны гына әйтәсе килә: егерме ел машинада җилдерүче, Ишкардагы йортларында өлкән яшьтәге әниләрен туганнары белән чиратлашып караучы, кайткан саен ындыр артларындагы каен урманын чаңгыда урап кайтмыйча, җанына туган як җылысын сеңдермичә, күңеленә илһам алмыйча китмәүче Ризида ханым әле дә чаңгыда буран уйната. Ындыр артындагы ак каеннар кебек бүген дә зифа буйлы, шул ак каеннар кебек аксыл чәчле, чибәр, яшь якташым яшьлек урманында язларын умырзая җыя, җәйләрен болын чәчәкләрен өзә, ә менә көзләренә ашыкмый. Әле аның иң назлы, кадерен белеп кенә яши торган гомер мәле!
Фәнис ГӘРӘЕВ,
“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары.