Галим, юрист, депутат Зөфәр Еникеевның тормыш сәхифәләре.
Юридик фәннәр докторы, профессор, республика Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, республиканың Конституцион суды рәисе Зөфәр Еникеев “Кызыл таң” укучыларына яхшы таныш. Гәзитебездә аның белән әңгәмәләр даими басылып тора. Зөфәр Иргали улының алты чакырылыш депутат булган вакытларындагы эшчәнлеге дә, Конституцион суд җитәкчесе сыйфатындагы уңышлары турында да күп язылды. 70 яше тулган көннәрдә без аның балачагы, яшьлек еллары, гомумән, күңел түрендә сакланган матур хатирәләр хакында сөйләштек.
Гаилә
Баймак районының Мокас авылында тудым. Әти — колхозчы, бригадир иде. Әни — хуҗабикә. Сигез бала үстек. Әти ике елда дүрт сыйныф тәмамлаган. Бик грамоталы, укыса, профессор буласы кеше иде. Өйдә китапханә зур булды. Мин – икенче бала. Абыем 33 яшьтә вафат булып калды. Гаиләбез — интернациональ. Татар кияүләре, киленнәре бар.
Һәр башкорт баласы кебек бәләкәйдән курайда уйнарга өйрәндем. Картәти тыңлап тора иде дә: “Сызгыртып уйнама! Бар, мунчада өйрән башта!”— дип мунчага куып җибәрә иде. Элеккеләр курайда уйнау серен яхшы белгән. Курай ул сикереп, кыланып уйнаганны яратмый. Ул — җитди, олпат уен коралы. Аны сызгыртып уйнарга да ярамый, тавыш күкрәктән чыгарга тиеш. Курай уйнауда Ишмулла Дилмөхәммәтовка җиткән кеше юк әле. Ул — виртуоз. Азат Аеткуловны да яхшылар рәтенә кертәм. Мин үзем курайда башкорт булмаган җирдә генә уйныйм. Чит илләрдә фәнни конференциядән соң банкетларда уйнадым. Тагы да авыл малайлары кебек бераз гармун, баян тартам.
Студент
Авылда башлангыч мәктәп кенә булганлыктан, алтынчы сыйныфтан Баймак интернатында укыдым. Химияне, математиканы нык ярата идем, олимпиадаларда катнаштым. Башкорт авылында туып үскәнлектән, урыс телен бик начар белә идем. 9нчы сыйныфта “Сугыш һәм солых” романын урыс-башкорт сүзлеге белән укып чыктым. Аны укый башлагач үземне океанда йөзгән кебек хис иттем. Ул бит шулкадәр көчле әсәр. Аннары Чернышевскийның “Нәрсә эшләргә?” романы тормышыма зур йогынты ясады. Аны укып, бу тормышта үзем өчен кирәк булганны гына эшләү фарыз, дигән фикергә килдем. Математикага артык игътибар бирми башладым.
Безнең дәвердә юрист булу өчен ике ел стаж кирәк иде. Ул вакытта юридик институтлар Свердловскида, Саратовта һәм Харьковта гына бар. Бу 1969 ел. Мин колхозда мал караучы булып эшләп, стаж тупладым. Свердловск шәһәренә укырга керергә иптәш егетем белән бардык. Соңыннан билгеле шагыйрь булып танылган Буранбай Искужин кая барырга белми аптырап йөри иде. Юрист булыйк дип, аны да күндердем. Бер ай буе без бер-беребезгә урысча диктант яздырдык. Имтихан бирергә кергән 98 кеше арасында 4 кеше язма эшне “4”легә яздык. “5”леләр юк, берничә “3”. Калганнар бирәлмәде, шулкадәр авыр иде. Исемдә, бер казах малае укырга керергә унынчы тапкыр килгән иде, керәлми кайтып китте. Баймакта китапханәдән студентлар өчен тарих буенча 12 томлык уку әсбабы алдым. Кыш буе шуның буенча әзерләндем. Тарихны тапшырганда каян бу кадәр тирән белем, дип аптырадылар. Укырга кергәч, урыс телемне ярыйсы шомарттым. Ярты елда 35 кеше арасында иң яхшы студент булып танылдым. Шундагы куанганым бүгенгедәй хәтеремдә.
Мин балачактан юрист булырга теләдем. Шерлок Холмс, Джеймс Бонд, комиссар Мегрэ турында йотлыгып укый торгач, шулар кебек буласы килде. Бу – үсмер чоры романтикасы иде. Әмма мин аны тормышка ашырдым.
Соңгы курста аспирантурага калдырырга теләделәр. “Юк. Сез нәрсә, минем тикшерүче буласым килә”, — дидем.
Тикшерүче
Аннары Дуван районына прокуратура тикшерүчесе итеп җибәрделәр. Яшь булсам да, усал булдым, миннән куркалар иде. Ике ел эшләдем дә армиягә киттем. Петрозаводскига хәрби прокуратурага җибәрделәр. Анда хәрби тикшерүче итеп калдырырга ниятләделәр. Минем теләк булмады, артык күңелсез эш кебек тоелды. Мине билгесезлек чакыра иде. Киттем Салават шәһәренә тикшерүче булып. Анда чирли башладым, һава килешмәде. Сигез ай дәваханәдә яттым. Үпкәдә туберкулез башланган иде, кымыз белән дәваландым да үзебезнең якка кайттым.
Аспирант
Аннары кәләш алып, Уфага аспирантурага килдем. Көндезге бүлеккә. Мәскәү белән Уфа арасында йөрдем. Гаилә булгач, 100 сум стипендиягә яшәп булмый иде, училищега кереп, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем. Җәен шабашкада йөреп, хатынга 2шәр мең сум алып кайтып бирә идем. Шулай итеп аспирант булып гаиләне дә тәэмин иттем, Мәскәүдә вакытыннан алда диссертация дә якладым. Шунда инглиз теле кирәк булды, аспирантурага барганда бу телне белү мотлак иде. Хатыным инглиз теле укытучысы иде, аның да ярдәме зур булды. Бу телдән имтиханны “4”легә тапшырдым һәм шунда сөйләшергә дә өйрәндем.
Русия Фәннәр академиясендә таләпләр көчле иде. Америкадан журналлар яздырып алып, чит илләрдә законнар чыгару тәҗрибәсен өйрәндем. Коллегаларым инглиз телендә нинди китаплар укуымны белгәч, хөрмәт итә башлады, командаларына алды.
Депутат
Туксанынчы елларда халык мине депутатлыкка тәкъдим итте. Соңгы тапкыр Краснокама, Дүртөйле, Агыйделдән сайландым. Хәтерлим, Краснокама районында залга халыкны җыйганнар, 500ләп татар зыялысы утыра. Карап тордым да: “Бу Баймак башкорты нәрсә карап монда килде икән?” — дип утырасызмы, димен. “Әйе, нәрсә карап килдегез?” — диләр. Көлештек. “Мин бөек Тукай телеп бозып, татарча сөйләп маташмыйм, башкортча аңлыйсызмы?” “Аңлыйбыз”, — диделәр. Шөкер, аңлашып эшләдек.
Лекция сөйләгәнем бар, беләм ничек эшләргә. Таптым бер хөрмәткә лаек кешене, шуңа карап сөйләдем, ул мәктәп директоры булып чыкты. Ул әйтте, 100 процент булмас, әмма бездән 85 процент җыярсың, диде. Шулай килеп тә чыкты. Шуңа күрә халык милләткә карамый дип әйтәсем килә, халык белемеңә, кем икәнеңә карый. Халыкка чын күңелеңнән хезмәт итсәң, милләтең кем булу мөһим түгел. Халык арасында ике ай йөрдем. Култамга җыеп, минем артта партия тормады. Мин партиядә түгел. Коммунист та булмадым, чөнки партия программасы белән килешмәдем. Мин — бәйсез.
Страсбург
Алты тапкыр депутат булып сайландым: республиканың Югары Советына – бер тапкыр һәм Дәүләт җыелышы-Корылтайга биш тапкыр. Бу — Русия өчен рекорд. Европарламентта 4 ел эшләдем. 1996-2000 елларда Русия Президенты Борис Ельцин карары белән Русия парламентарийлары исәбендә Русия Федерациясенең Европаның Урындагы һәм төбәк властьлары Конгрессының Төбәкләр палатасындагы (Европа Советы, Страсбург) вәкилләре исәбендә Төбәкләр үзидарәсе турында Европа хартиясен һәм Европа Советы резолюциясен эшләүдә катнаштым.
Даими рәвештә Страсбургка очтым. Бу авыр эш иде. Юлга бик озак вакыт китте. Губернаторлар арасыннан Ельцин тарафыннан урын, Президент буларак, Мортаза Рәхимовка дип алынган булса да, ул Ельцинга әйткән: мин анда нишлим, әнә минем Еникеевым бар, үзе депутат, үзе юрист, үзе инглиз телендә сукалый, ул барсын, дигән. Мортаза Гобәйдулла улы мине җибәрә иде. Россель, Строев, Тулеевлар белән мин йөрдем. Елына ике тапкыр — сессия, аннары комитетларда эшләргә кирәк. Дүрт ел буе шуннан кайтмадым, гаиләм мине күрмәде.
Мөстәкыйльлек турында декларация кабул ителгәннән соң Мортаза Рәхимов янына кереп, Татарстан белән килешү төзергә, шуның нигезендә эшләргә кирәк, дигән тәкъдимемне әйттем.
12 октябрьдә үк Татарстанга юлландым. Ул вакытта көненә биш тапкыр самолет оча иде. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев мине кочаклап каршы алды. Аның белән ике сәгать сөйләшеп утырдык. Мин Михаил Горбачевка Мортаза Рәхимов белән Минтимер Шәймиев исеменнән мөрәҗәгать яздым. Шулай ике республика килешеп эшләдек.
Конституцион суд
Конституцион судта 2014 елдан бирле эшлим. Аның эше күренми. Өч тармак — Законнар чыгару, башкарма власть һәм суд власте бар. Соңгысына мин җитәкче. Без — иң югары суд, безне беркем дә өйрәтергә, нидер күрсәтергә хокуклы түгел. Без законнарны контрольдә тотабыз. Халык та шикаять белән килә. Ләкин кеше закон минем конституцион хокукымны боза дип, законга шикаять белән килергә тиеш. Шул очракта без законның Конституциягә туры килү-килмәвен тикшерәбез. Мин бу вазыйфага 12 елга куелган.
Референдум үтте. Конституциягә төзәтмәләр кертелде. Аның нигезендә урыннарда конституцион судларны бетерергә тиешләр. Кыскасы, бер елдан соң төбәкләрдә бу судлар бетерелә. Арытаба нинди адым булыр?
Иҗат
Әле “Гасырлардан-гасырга” китабын язу белән мәшгульмен. Бу – күңел таләбе, халкым өчен бер хезмәт. Эш вазыйфам буенча “Русия Конституциясенә тарихи-хокукый комментарийлар”, “Республика Конституциясе балалар күзләре белән” һәм башка китапларны чыгаруда өлешем зур. Конституция комиссиясенең Җаваплы сәркәтибе сыйфатында 1993 елда Башкортстан Республикасы Конституциясен, шулай ук күп законнар һәм мөһим сәяси-хокукый документлар эшләүдә катнаштым. 200дән артык фәнни мәкалә авторымын.
БДУның Хокук институтында укытып йөрим. Студентларым бар, аларның фәнни эшчәнлегенә җитәкчелек итәм.
Ял
Мин тик кенә ял итә белмәдем һәм белмим дә. Галимлек — ул чир. Бу — даими фикерләү, уйлау, акыл йөртү. Әле дә ял вакытымда башымда — язылып яткан китабымның чираттагы бүлеге. Актив ялны яратам: чаңгы шуам, шул исәптән тау чаңгысын да. Серфинг, су чаңгысын үзләштердем. Җәен бакчада эшлим. Эшем буенча төрле илләрдә булдым, чит ил галимнәре белән таныштым. Әле дә я Нью-Йорктан, я Канададан, я башка илләрдән сәламнәре килә.
Бик бай, эчтәлекле тормыш юлы үтәм.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.