1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, егетне Кызыл Армия сафына чакыралар. Усал язмыш җилләре аны туган ягыннан бик еракларга илтеп ташлый. Фаек Тимерҗан улы башта Ерак Көнчыгышта, аннан соң Карелиядә хезмәт итә, яхшы хезмәте өчен взвод командиры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, сугышны Ерак Көнчыгышта япон самурайларына каршы көрәшеп тәмамлый.
Яу яланнарында да Фаек Мөхәм-мәтҗанов каләмен ташламый: мылтык белән дә, шигырь белән дә сугыша. Кыска гына ял вакытларында кулына каләмен алып, окопларда шигырь коярга утыра, вакыт булмаган чакта телдән иптәшләренә сөйләп йөри. Шуларның берсе “Чалкагым” дип атала:
Киләчәккә карар өчен
Күзем ачты Чалкагым.
Искә төшә гашыйк булып
Дөньяга баккан чагым.
Араларны үтәр өчен
Канат куйды Чалкагым.
Искә төшсә, сагындыра
Юлларга чыккан чагым.
Тәүге мәхәббәт утын да
Кабызды бит Чалкагым.
Әле дә төшемә керә
Сөйгән авылым Чалкагым!
Яуда чыныккан саф күңелле батыр солдат сугыштан соңгы елларда актив рәвештә илне төзекләндерү эшенә җигелә. Партия кайда кушса, шунда бара солдат, һәр эшне намус белән башкара. Башта Ярославль өлкәсендә җитен комбинатында эшкәртүче машинист, аннары Сахалинда – күмер чыгаручы, шахтада электровоз машинисты, диспетчер, җир асты тимер юлы начальнигы урынбасары, шахта начальнигы урынбасары һәм шунда ук партия оешмасы секретаре вазыйфасын да башкара. Кайда гына эшләсә дә, халык белән уртак тел табып, эшен яратып башкара, башкаларны да өйрәтә, кулыннан килгәнчә яшьләргә ярдәм итә.
Эшенә намуслы караган җитәкче-шагыйрь башкаларны үзе артыннан ияртә белә, аны эшчеләр яхшы оештыручы буларак ихтирам итә. Коллективта зур хөрмәт яулаган Фаек Тимерҗан улы менә шулай эшчеләрнең якын дустына әйләнә, аларның күңел дөньясын әдип шигырь юлларына күчерә. Фаек Мөхәммәтҗановны күп тапкырлар поселок, район һәм өлкә Советлары депутаты итеп сайлыйлар. Бу вазыйфаларда да ул үзен сынатмый.
Ләкин шигъри күңелле җитәкче Башкортстанга тартыла: аның туган ягын сагынып язган шигырьләре республика матбугатында даими басылып тора. Күп уйлаганнан соң 1953 елда бөтенләйгә Уфага күченеп кайта һәм язмышын журналистика белән бәйли. Озак еллар “Совет Башкортостаны” (хәзерге “Башкортостан”) гәзи-тендә эшли. Анда беренче көннәрдән үк матбугатка язылу һәм гәзитне тарату мәсьәләләрен күтәреп чыга, гәзит укучылары белән очрашулар оештырып, бөтен республиканы диярлек урап чыга.
Бер уңайдан халык тормышын, кешеләрнең мәнфәгатен өйрәнә, хезмәт алдынгылары турында мәкаләләр яза. Җитешсезлекләрне дә урап үтми: алар турында шаян телле язмалар әзерли. Шулай итеп бер атканда ике куянны эләктерә Фаек Тимерҗан улы – гәзит укучыларның да санын арттыра, яңа авторлар таба һәм командировкадан өр-яңа материаллар белән кайта.
Гәзиттә Фаек Мөхәммәтҗанов башта – әдәби хезмәткәр, аннары үз хәбәрче, арытаба хатлар, яңалыклар һәм сәнәгать бүлеге мөдире булып эшли, партия оешмасы эшен дә җитәкли. Олыгайгач булса да читтән торып Башкорт дәүләт университетын тәмамлый: бу вакытта аңа 46 яшь була!
Олы йөрәкле, үзенчәлекле талант иясе, тынгысыз фронтовик-шагыйрьнең тәүге китаплары 1965 елдан күренә башлый. 60-70нче елларда әдип күбрәк балалар өчен иҗат итә. Аның “Бәләкәй оста”, “Күңел көзгесе”, “Тормыш буйлап сәяхәт”, “Мин дөньяны шулай күрәм”, “Яраткан гадәт” дигән шигъри җыен-тыкларын балалар шатланып каршы ала.
1991 елда әдипнең “Синең күзләреңә карыйм”, кечкенәләр өчен “Сернең иң зурысы” дигән җыентык-лары дөнья күрә. Аларга шагыйрә Кә-тибә Кинҗәбулатова, үзенең фикерен белдереп: Фаек Тимерҗан улының кечкенәләргә тәгаенләнгән “Сернең иң зурысы” дигән китабын бик яратып укып чыктым. Аларда җиңелчә юмор да, балаларча эчкерсез-лек тә ярылып ята, бик отышлы, ихлас китап”, – дип язды.
Гадәттә, әдипләрнең эшчәнлеген бәһаләгәндә аларның басылган китапларын саныйлар. Әйе, Фаек Тимерҗан улының китаплары күп түгел, ләкин барысы да сыйфатлы һәм, үзенең сүзләре белән әйткәндә, “йөрәк канына манчып язылганнар”.
Бу сүзләрне Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гарипов та яклый: “Фаек Мөхәммәтҗановның “Күңел көзгесе” дигән китабын бик дулкынланып укып чыктым һәм үзем өчен бер өр-яңа шагыйрь ачтым! Шунысы борчылдыра: китаплары сирәк чыга Фаек Мөхәммәтҗановның. Шагыйрь-нең тормышы гади булса да, әйтер сүзләре күп. Дөньяга ул шагыйрь күзләре белән бага белә, ә бу – поэзиядә иң мөһиме. Яки шигырь юллары белән әйткәндә:
Дәверемә лаек шигырь язу
Максат булып яши бик күптән.
Ләкин җыр да, кояш нуры кебек,
Күктән төшми икән, һич күктән.
Бәхетле кул, таудай акыл кирәк,
Күкрәк, тагы күңел сафлыгы.
Шунда гына җыр юллары булып
Балкып кала шагыйрь шатлыгы”, – дип язып чыга.
Әдәбият галимнәре Зиннур Нургалин, Суфиян Сафуанов Фаек Мөхәммәтҗанов иҗатына зур бәһа биргән. Мәсәлән, Суфиян Сафуанов: “Зур тормыш юлы үткән бу олы кешенең йөрәге аша үткәреп укучыларга җырлыйсы җырлары күп әле. Киләчәк аның файдасына”, – дигән. Ә Зиннур Нургалин исә: “Шагыйрь иҗаты ихласлыгы, гадилеге, тормышчанлыгы белән җәлеп итә, аның геройлары – гади хезмәт кешеләре, кечкенәләр һәм укытучылар. Ә менә “Җир эндәшә” дигән җыентыгы тынычлык темасына багышланган”, – дип язган.
Фаек Мөхәммәтҗанов – үзенчәлекле сатирик-юмористик әсәрләр авторы да. Әдип гомеренең соңгы елларына кадәр “Һәнәк” журналының актив авторы булып калды, шигъри фельетоннар, сатирик шигырьләр иҗат итте. Яки сатирик Марсель Сәлимовның аңа багышланган бер эпиграммасында әйтелгәнчә:
Көлеп тазартты бу шагыйрь
Кешеләрне моң-зардан.
Тормышыбызны тазартты
Искелектән, чүп-чардан.
Фаек Мөхәммәтҗановның иҗатын үз вакытында башка каләмдәшләре дә югары бәһаләде. Шуларның берсе Риф Мифтахов, мәсәлән: “Һәнәк”кә һәм сатира-юморга тугры хезмәт иткәне өчен Фаек Тимерҗан улы Башкорт АССР һәм РСФСР Югары Советлары Президиумнарының, Башкортстан Журналистлар берлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде”, – дип язып чыга.
Яугир-шагыйрьгә шулай ук “Башкорт-станның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз”, II дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары, “Хәрби хезмәтләре өчен” медале, башка төрле юбилей һәм хезмәт медальләре, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Гомеренең соңгы көннәренә кадәр кулыннан каләмен төшермәгән фронтовик-шагыйрь 85 яшендә үзенең авыр һәм гыйбрәтле тормышы турында повесть, тынычлык темасына шигырьләр язды. “Җиңү таңы” дип аталганында, мәсәлән, шундый юллар бар:
Хас дошманын тетә-тетә,
Куыш учагын япты.
Майның моңсу иртәсендә
Европаның күкрәгендә
Алсуланып таң атты.