Җырчы Айдар Галимовның тормышында тагын бер гаҗәеп очрашу.
Айдар Галимов бер баланың хыялын тормышка ашырды.
Кичә «ВТ» Анель Имамиевның иң татлы хыялын тормышка ашырган. Ул Башкортстанның халык һәм Татарстанның атказанган артисты Айдар Галимов белән очрашкан. Җырчы Анельне бик яратып каршы алган. Анельнең ниләр белән шөгыльләнүен сорашкан, укуы белән дә кызыксынган, дип яза "Ватаным Татарстан".
Ә аннары кичке якта узачак концертына чакырган.
— Кулыннан килгән һәркем игелек кылырга тиеш. Бу - йөрәк эше. Аны мәҗбүри эшләп булмый. Мин Анель белән очрашуны үзем дә көттем, — ди җырчы.
Фото: "ВТ"