+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
23 март 2021, 06:24

Эшлекле дә, илһамлы да

"Кызыл таң" журналисты Зөһрә Исламова XVI “Уңыш” Бөтенрусия эшлекле хатын-кызлары бәйгесендә җиңүгә иреште.

"Кызыл таң" журналисты Зөһрә Исламова XVI “Уңыш” Бөтенрусия эшлекле хатын-кызлары бәйгесендә җиңүгә иреште.

Әлеге бәйге "Эшлекле хатын-кызлар" Бөтенрусия иҗтимыгый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе тарафыннан оештырылды. Аның рәисе урынбасары Зәлия Хисами әйтүенчә, конкурста катнашучылар - актив тормыш алып баручы гүзәл затлар. Бүләкләү тантанасында алар үзләре белән таныштырды, хатын-кызны уңышка илткән юллар һәм иҗтимагый эшчәнлекләре хакында сөйләде.

Бәйгедә "Кызыл таң" гәзите журналисты Зөһрә Исламова да катнашты. Ул соңгы чорда дөнья күргән ике китабын тәкъдим итте.

Ул “Русия хатын-кызларының иң яхшы вәкиле - Башкортстан Республикасы буенча әдәбият өлкәсендә эшләүче” номинациясендә җиңү яулады. Зөһрәбезне чын күңедән котлыйбыз!

Фото: гаилә архивыннан.


Читайте нас