+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
29 март 2021, 09:30

Рөстәм Нәбиев турында фильм төшерәләр

Мәскәүнең «Дока» компаниясе аны «Башкортостан» киностудиясе ярдәме белән Эльбруста төшерәчәк.

Мәскәүнең «Дока» компаниясе аны «Башкортостан» киностудиясе ярдәме белән Эльбруста төшерәчәк.

Экспедиция быел язга планлаштырылган.

"Башинформ" фильмның продюсеры Лариса Олейникка мөрәҗәгать итте.

«Рөстәм - үзенчәлекле, бай эчке дөньясы булган шәхес. Мин аның тормышын күзәттем, аның үрнәге илһамландыра, һәм аның турында сөйләргә теләдем. Аның белән zoomда һәм шәхсән Уфага килгәч аралаштым. Аның турында инвалид буларак түгел, ә кеше, спортчы, альпинист буларак сөйлисе килә. Ул үзенең мөмкинлекләре турында уйламый, кешеләр белән таныша, дөнья чикләрен киңәйтә», — дип белдерде Лариса Олейник.

Ярты сәгатьлек фильмны бу елда төшерү һәм монтажлау планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның сентябрендә Рөстәм Нәбиев тарихта беренче булып Эльбрусны (6 220 м) кулларында яулады. Ул 13 чакрым юлны 15 сәгатьтә үтте. Рөстәм республика Башлыгы Радий Хәбировка Эльбрус биеклегеннән таш бүләк итте.

Фото: башинформ
Читайте нас