+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
6 апрель 2021, 19:35

"Гордонның да күзләре яшьләнде..."

Рөстәм Нәбиев "Беренче канал"да "Мужское и женское" тапшыруында катнашкан.

Рөстәм Нәбиев "Беренче канал"да "Мужское и женское" тапшыруында катнашкан.
Бу хәл кичә, 5 апрельдә, булган. Ул үзенең язмышы тарихы белән Александр Гордон һәм Юлия Барановскаяга тәэсир итә алуы турында сөйләде.
- Иң дулкынландырганы Юлия Барановскаяның минем турыда сюжет караганда күзләре яшьләнүе һәм тапшырудан соң «мин сине кочаклап алу өчен бөтен эфир буена түздем» диюе, — дип язган Рөстәм. Гордонның да күзләре яшьле булган.
2015 елда Рөстәм Нәбиев армиядә хезмәт иткән вакытта, казарма җимерелү сәбәпле, аякларсыз калган иде. Узган елда ул Эльбруска күтәрелде, шуннан соң онлайн-режимда Русия Президенты Владимир Путин белән аралашты һәм тауга күтәрелүе турында фильм төшерү идеясен белдерде.
29 мартта Нәбиевның Гималай тавын яуларга җыенуы, ә Әмир Абдразаков исемендәге киностудиянең бу хакта документаль тасма төшерәчәге билгеле булды.
Фото: уфа1.ру
Читайте нас: