Гафури районының Бурлы авылында туып-үскән билгеле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Марат Шәймәрдановның бакыйлыкка күчүенә 40 көн тулды. Аның турында истәлекләрем һәм уй-фикерләрем белән уртаклашу иде ниятем. Һәрхәлдә, күрше авылларда туып-үскәнбез, төрле чорда булса да, бер мәктәптә белем алганбыз, Уфада да бераз аралашып яшәргә насыйп булды.
Кешенең кем икәнлеген беләсең килсә, аның туып-үскән төяген барып күр, аның белән сәфәргә чык, диләр. Марат Хәлил улының туган авылын, аның матур табигатен — тау-елгаларын, урманнарын, иркен басу-яланнарын яхшы беләм, дисәм, һич тә арттыру булмас. Каядыр бергәләп сәфәр кыла алмасак та, аның белән ихлас очрашулар, рәхәтләнеп әңгәмәләшүләр һаман да күз алдымда. Адәмне сынау өчен берничә минут сөйләшү дә җитә бит ул. Ә язмыш миңа Марат Хәлил улы белән байтак эчкерсез аралашу көннәрен һәм сәгатьләрен бүләк итте. Шушы әңгәмәләр нигезендә шәхеснең тормыш сәхифәләренә байкау ясап үтик.
Марат, гаиләдә өченче бала булып, 1939 елның 20 гыйнварында дөньяга килә. Бала чагы авыр сугыш дәверенә туры килгән малай, башка яшьтәшләре кебек үк, тормыш авырлыкларын мул татый. Сугыш башлану белән әтисе Хәлил Ширәй улын армиягә алалар. Кызганычка каршы, шул ук елда ул Ленинград фронтында батырларча һәлак була. Яшьли тол калган Рабига Абдрахман кызы дүрт баланы, ачлы-туклы булса да, матур итеп тәрбияләп үстерә. Алты яше тулгач, зирәк акыллы Марат мәктәпкә бара — мондагы сихри белем дөнъясы аны тулысынча арбап ала.
Узган гасырның 50нче елларында авыл тирәсендә нефть эзләргә белгечләр килә. Аларның эшен читтән генә кызыксынып күзәткән үсмер шушы һөнәргә ия булу турында хыяллана башлый. 7нче сыйныфны тәмамлагач, ул дуслары белән Ишембай техникумына юллана. Нефть чыгаручылар төркеменә эләгә алмаса да, Марат төшенкелеккә бирелми — электрик һөнәрен үзләштерә һәм моңа һич тә үкенми.
Яшь белгеч хезмәт юлын “Башэлектромонтаж” трестының 5нче төзелеш-монтаж идарәсендә гади электромонтер булып башлый. 1962 елда Марат Шәймәрдановка өлкән прораб вазыйфасын йөкләтәләр. Бу оешмада алсыз-ялсыз эшләп йөрсә дә, ныкышмалы егет Уфа нефть институты филиалында читтән торып белем алырга карар итә. Иртә таңнан кара төнгә кадәр эштә, арытаба сессияләрдә булган гаилә башлыгы бер заман хәтта балалары белән аралашырга да вакыт җиткерә алмый. Әмма тырышкан — ташка кадак каккан, диләр бит: Марат югары белемле инженер һөнәренә ия була.
Уңганлыгы, тынгысызлыгы һәм эшкә җаваплы каравы белән абруй казанган Марат Хәлил улы, Ишембай электр челтәрләре җитәкчесе вазыйфасында 15 ел намуслы эшләп, төрле бүләкләргә лаек була. 1976 елда исә (37 яшендә генә!) “Башкорт АССРның атказанган энергетигы” дигән мактаулы исем алу шатлыгын кичерә.
Кайда гына эшләмәсен, Марат Хәлил улы һәр хезмәт урынында үзен намуслы, таләпчән җитәкче итеп таныта. Аның оештыру сәләтен, кешеләр белән уртак тел таба-аңлау маһирлыгын да күздә тотып, Шәймәрдановны шәһәрнең торак хуҗалыгы трестына җитәкче итеп тәгаенлиләр. Ир асылы эштә беленә, дип юкка әйтмәгәннәр – яңа вазыйфада яңа үрләр яулый Бурлының асыл улы. Шәһәрне төзекләндерү, торак фондын юнәтү, урам-скверларны күркәм хәлдә тоту — боларның барысы да күп вакыт һәм фидакарьлек таләп итә. Бер ел эчендә торак хуҗалыгы трестының бердәм коллективы, социалистик ярыш җиңүчесе булып танылып, Октябрь бәйрәме уңаеннан оештырылган демонстрациянең башында бару хокукын яулый.
1981 ел Марат Шәймәрдановның хезмәт биографиясенә өр-яңа бит яза – үз эшенең остасы буларак танылган тәҗрибәле белгечкә республика торак хуҗалыгы оешмасының баш инженеры вазыйфасын ышанып тапшыралар. Марат Хәлил улы бөтен республика буенча торак-хуҗалык фондының хәл-торышы өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Шәһәр-районнардагы күпфатирлы йортларны ремонтлау, предприятиенең җитештерү базаларын төзү кебек җаваплы бурычлар һәрчак аның игътибар үзәгендә була.
Җиде ел җигелеп эшләгән булдыклы җитәкчегә янә яңа вазыйфа йөкләтәләр – Марат Шәймәрданов республика торак хуҗалыгы производство берләшмәсе җитәкчесе итеп тәгаенләнә. Шулай итеп, ул тагын да меңнәрчә кешенең тормыш-көнкүрешен яхшырту, йортларда, ихаталарда яңа уңайлыклар булдыру кебек көндәлек, әмма үтә дә җаваплы эшләргә чума.
Торак-коммуналь тәгаенләнештәге продукция җитештерү максатында тынгысыз җитәкче “Башжилхоз” берләшмәсен оештыруга ирешә. Аның карамагында Бәләбәйдә — “Комфорт”, Дәүләкәндә — “Керамзит”, Күмертауда — “Спектр”, Уфада “Жилинформ” һәм “Блок” дигән кече предприятиеләр барлыкка килә. 1992 елда исә чит ил җиһазларын хезмәтләндерү өчен берлектәге “Станкосервис” Русия-Кытай предприятиесе оештырыла. Моннан тыш, Салават, Ишембай һәм Туймазы шәһәрләрендә тармак өчен өр-яңа продукция төрләре җитештерү заводлары төзелә. Туктаусыз командировкалар, төзелеш барышын даими күзәтеп тору, урында киңәшмәләр үткәрү Шәймәрдановның көндәлек мәшәкатьләренә әйләнә.
1990 елда инде бер тармакта озак еллар намуслы һәм фидакарь эшләгән Марат Хәлил улы “РСФСРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек була. Базар икътисады шартларында хуҗалык исәбендә эшләүне җайга салу көн үзәгендә торган төп мәсьәләгә әверелә. Шушы максатта 1992 елда “Башжилкоммунпром” җитештерү предприятиесе булдырыла һәм генеральный директор итеп һәрвакыт яңалыкка омтылучы, дәрт-дәрманы ташып торучы Марат Шаймәрданов тәгаенләнә. Аның җитәкчелегендә шәһәр һәм районнарда янә тармак өчен кирәкле материаллар җитештерүгә махсуслашкан предприятиеләр һәм продукцияне сату өчен кибетләр төзелә.
Берләшмәнең эшен оештыруга заманча караган, яңа хезмәт алымнарын оста кулланган, гомумән, барча эшне киң колач белән алып барган маһир җитәкчене 1995 елда республикабызның торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары, арытаба беренче урынбасары итеп үрләтәләр. Көндәлек мәсьәләләрне хәл итү белән беррәттән, аңа тоташ торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен реформалау, аның нәтиҗәлелеген күтәрү, тармакның арытабангы үсеш стратегиясен билгеләү кебек мөһим эшләрне дә үз иңенә алырга туры килә.
Бу вазыйфада биш ел эшләгәч, хаклы ялга чыгу вакыты җитә. Әмма Марат Шәймәрдановка пенсиядә ятарга насыйп булмый — бай тәҗрибәле җитәкчене министрлык карамагындагы Торак хуҗалыгы идарәсе башлыгы итеп тәгаенлиләр. Тармак өчен продукция җитештерү максатында Марат Шәймәрданов тәкъдиме белән министрлык карамагында коммуналь хуҗалык өчен кирәк-ярак җитештерү цехы булдырыла. Арытаба Марат Хәлил улының тырышлыгы белән йорт түбәләрен ябу материалы җитештерү өчен Ишембай шәһәрендә “Кровлестом” заводы төзелеп, 1998 елда файдалануга тапшырыла. Аны ачу тантанасында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов катнашып, төзүчеләрнең эшенә югары бәя бирә. Шушы ук елда Марат Шәймәрдановка тагын бер югары бүләк — Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы тапшырыла.
Хаклы ялга чыккач, өйдә тик ятуны күз алдына да китерә алмаган Марат Хәлил улы 2002 елда “СтройОйл” дигән компания оештырып җибәрә. Бу оешма республикабызның Уфа, Салават, Ишембай шәһәрләрендә һәм кайбер районнарда күп еллар торак йортлар, төрле биналар төзү эше белән мәшгуль була.
Бервакыт хәләл җефете Галина Михайловна кичләрен кулыннан Коръән китабын төшермәгән иренә үзләре яшәгән Уфа районының Булгаково авылында мәчет төзү идеясен тәкъдим итә. Дини тәгълимат белән күптән кызыксынып, аерым сүрә-аятьләр ятлап йөргән Марат Хәлил улы, хәләл җефетенең сизгерлегенә, зирәк акылына рәхмәтләр укып һәм Аллаһ ризалыгына омтылып, изге эшкә тотына. Мәхәллә рәисе буларак, иң тәүдә иман йорты өчен җир мәсьәләсен хәл итә, ә арытаба инде төзелеш эшен башлап җибәрә. Ният иткән — морадына ирешкән: Шәймәрдановлар гаиләсе һәм хәйриячеләрнең матди ярдәме белән 2015 елда авыл мөселманнарына “Мирас” мәчете ишеген ача. “Кем Аллаһ ризалыгына омтылып мәчет төзесә, аңа Аллаһ җәннәттә шуның кебек берәр нәрсә төзер” дип әйтелә хәдисләрнең берсендә — мәгънәле һәм хак сүзләр.
Гомер буе эш дип янып-көеп яшәгән кешенең, аеруча җитәкченең, “тылы” нык булырга тиеш. Бу җәһәттән Галина Михайловна — Марат Хәлил улының ныклы терәге, аның күңел халәтен яхшы тойган, гаилә учагын саклап тоткан хәстәрлекле хатын, балаларының сөекле әнисе була. Кызганычка каршы, 2012 елда 51 ел пар аккоштай тату гомер иткән хәләл җефете вакытсыз дөнья куйгач, Марат Хәлил улының ныклы канаты сынгандай була. Ничек кенә авыр булмасын, ул кайгысын эш белән баса.
Шәймәрдановлар акыллы, тәүфыйклы ике бала – Лилия һәм Элина исемле кызлар тәрбияләп үстерә. Өлкән кызлары — музыка белгече, республика музыка колледжы укытучысы булып озак еллар эшләп, инде хаклы ялга чыккан. Әмма алма агачыннан ерак төшми, дигәннәре хак: эшлекле ханым әтисенең эшен дәвам итә. Педагог-психолог һөнәренә ия булып, арытаба эшкуарлык белән шөгыльләнгән Элина исә гаиләсе белән хәзерге көндә Словакиядә яши.
Балаңның баласы балдан татлы шул: Марат Хәлил улы оныклары Марат, Марсель, Камил, Диләрә һәм Миләүшәнең казанышлары турында аеруча сөенеп сөйләр иде. Әйткәндәй, кече оныгы әле Австриянең башкаласы Венада белем ала. “Минем исемемне йөрткән Марат оныгым (Фәйзуллин – Н.С.) төрле уен коралларында оста уйный, хәзер инде билгеле композитор, — дигән иде ул эчке горурлык белән. — Башка варисларым да әти-әниләрен дә, безне дә укудагы һәм эшләрендәге уңышлары белән һәрчак куандырып торды”. Кече яшьтән музыка белән шөгыльләнгән Марат республика, Русия һәм халыкара конкурсларда берничә тапкыр лауреат булуга ирешә. Әйткәндәй, 26 мартта (Марат Шәймәрдановның бакыйлыкка күчүенә 40 көн тулар алдыннан) Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә рок-музыка остасы, композитор Марат Фәйзуллинның концерты булды. Әйе, балаларыңның, оныкларыңның шатлыгын күреп-кичереп яшәү — үзе бер бәхет.
Ләкин тәкъдир үзенекен итә... Соңгы елларда чирләп йөргән аксакалның йөрәге тибүдән туктады. 17 февральдә тирә-якка иман нуры чәчеп торган Аллаһ йорты Марат Хәлил улы белән бәхилләшү урыны булды. Көн буранлап торса да, җеназага халык бик күп җыелган иде. Бурлы авылыннан делегация җитәкчесе булып килгән авыл хакимияте башлыгы Азат Хәйретдинов мәрхүмнең туып-үскән авылының чын патриоты булуы, анда суүткәргеч, Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә һәйкәл төзетүе, елның-елында Бөек Җиңү көнендә йөгерү буенча эстафета уздыруы һәм башка эшләрне башкаруда зур ярдәм күрсәтүе турында бәян итте.
Дин әһелләре һәм урындагы мәхәллә әгъзалары исеменнән чыгыш ясаган Исмаил хәзрәт Марат Хәлил улының Булгаково авылында мәчет төзетүгә күп көч салуы, төрле милләт вәкилләрен бер дини кырга туплавы һәм кешеләргә кылган изгелекләре турында сөйләде. Марат Шәймәрдановның якын дуслары, элекке дәүләт эшлеклеләре М. Шаһиев, Р. Ибраһимов һәм башкалар, мәрхүмнең югары кешелек сыйфатларын билгеләп, аның мәдәниятле, эшлекле һәм тыйнак шәхес булуын сызык өстенә алды. Шушы юлларның авторы исә, Уфада яшәүче “Без — гафурилылар” оешмасы исеменнән Марат Хәлил улының гаиләсенең һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашып, киләчәктә аның истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсен күтәрде.
Төгәл бер ел элек — март азакларында – миңа аның белән бер дәваханәдә ятып чыгарга туры килгән иде. Хәтта каты чирдән җәфаланган вакытта да Марат абый биш намазын бер дә калдырмады. Бу минем өчен шәхеснең чын булмышын, аның эчке инануын чагылдырган гади генә, әмма тирән мәгънәле бер күренеш булды. Тормышта да, диндә дә икейөзле булу (кызганычка каршы, арабызда андый адәмнәр юк түгел) олы гөнаһ икәнлегенә бер ишарә, хәтта акыллы киная дип бәһаләргә булыр иде бу вакыйганы.
Изгелек кыл да суга сал, халык белмәсә, балык белер, диләр. Русия Федерациясенең атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, Башкорт АССРның атказанган энергетигы Марат Хәлил улы Шәймәрдановның алты дистә елдан артык хезмәт юлында гади халык мәнфәгатендә башкарган зур эшләрен, кылган изгелекләрен бернинди бизмән белән дә үлчәрлек түгел. Алар “Мирас” мәчете һәм аның исеме кебек килер буыннарга изге мирас булып калыр. Туган авылы өчен таудай эшләр башкарган зур шәхеснең истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән якташлары Бурлы урамнарының берсенә аның исемен бирер, мәктәп музеенда аерым экспозиция булдырылыр һәм ул башлап җибәргән Җиңү эстафетасы арытаба инде Марат Шәймәрданов истәлегенә багышлап үткәрелер, дип өметләник. Янә дә шуны әйтү урынлы булыр: республикабызның күренекле дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесенең рухын шатландырып, Уфа районының Булгаково авылы мәчетен аны төзеткән шәхес исеме белән атасалар, бик тә саваплы һәм изге гамәл булыр иде.
Кече яшьтән тәрбияле, әдәпле, миһербанлы булып үскән Марат Шәймәрданов гомере буе дин юлыннан тайпылмады, башкаларны да, аеруча яшьләрне, үз үрнәгендә әхлаклы, әдәпле итеп тәрбияләргә тырышты — ул нигез салган иман йорты шушы максатта төзелгән дә инде.
...Уты сүнсә дә, кузы кала, диләр. Алты дистә ел гомерен кешеләргә яктылык, җылылык һәм иман нуры өләшүгә багышлап, алар өчен заманча тормыш-көнкүреш уңайлыклары, рухи-мәдәни шартлар булдыруга күп көч салган Марат Хәлил улы сүнмәс-сүрелмәс кузлар калдырды — алар, тере хәтер булып, рәхмәтле якыннары, якташлары, дуслары һәм дин кардәшләренең күңелен озак еллар буе җылытып торыр әле.
Нияз СӘЛИМОВ,
филология фәннәре
кандидаты.