+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
11 апрель 2021, 11:10

Халык йолалары турында саллы хезмәт

Күренекле галим Риф Мөхәммәтҗановның “Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты” дигән китабы дөнья күрде.

Күренекле галим Риф Мөхәммәтҗановның “Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты” дигән китабы дөнья күрде.

Казанда, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында якташыбыз, гомерен Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасында эшләүгә багышлаган доцент, филология фәннәре кандидаты Риф Мөхәммәтҗановның “Башкортстан Ык буе татар­ларының йола иҗаты” дип аталган китабы дөнья күрде. Риф аганың эшен дәвам иткән ике республика фольклорчылары тырышлыгы белән төзелгән бу җыентык
1000 данә тираж белән басылып чыкты.

Риф Мөхәммәтҗанов 1939 елның 2 июлендә Башкорт­стан­ның Ярмәкәй районы Аксак авылында дөньяга килә. Биредә сигезьеллык мәктәптә белем алгач, 1957 елда Иске Турай урта мәк-тә­бен көмеш медальгә тә­мам-лый. 1957-62 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлегендә укый. 1962-66 елларда башкорт телендә нә­шер ителүче “Совет Башҡортостаны” республика гәзитендә әдәби хезмәт­кәр вазыйфасын башкара, күпсанлы очерклар, мәкаләләр яза.
Ләкин балачагыннан ук туган авылы халкыннан мәзәк­ләр, сөй­ләкләр, йола үрнәклә­ре җыеп, аларны аерым дәфтәрчекләргә туплаган Риф Мирхә­бибулла улының күңеле фәнгә тартыла. 1966 елда сәләтле белгеч БДУ­ның татар филологиясе кафедрасына эшкә чакырыла. Аңа “Татар халык иҗаты”, “Татар әдә-бияты тарихы” фән­нәре, махсус курслар буенча лекцияләр уку, студентларның гыйльми эшлә-ренә җитәкчелек итү бурычы йөкләтелә. Яшь галим яңа эшкә күңел биреп тотына һәм тиз арада хезмәттәш­ләре арасында зур абруй казана.
Риф Мөхәммәтҗановның фән өлкәсендәге иң зур казанышы – БДУның татар филологиясе кафедрасы каршында фольклор фонды оештыруыдыр, мөгаен. Ул – Башкортстан татарларының халык авыз иҗа­тын системалы рәвештә җыю һәм өйрәнү эшен башлап җибәргән беренче галим. 1967 елдан 90нчы еллар башына кадәр ул республиканың татарлар күпләп яшәгән районнарына утызга якын фольклор экспедициясе оештыра, йөзләр­чә авылны урап чыга. Әлеге экс­педиция­ләрдә җыелган фольк­лор материаллары тиз арада фәнни әй­ләнешкә кереп китә. Мәсәлән, 1976-88, 1993 елларда Казанда дөнья күргән “Татар халык иҗаты” унөчтом­лыгының һәр китабында Риф Мирхәби­булла улы тарафыннан да тупланган халык авыз иҗаты үрнәкләре урын ала.
Ык буендагы татар авылларында таралган йолаларны, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә аерым игътибар бүлә ул. Шулар ниге­зендә 1973 елда филология фән­нәре докторы, профессор Әхнәф Кирәев (әдәби тәхәллүсе – Кирәй Мәргән. – И.Ф.) җитәкчелегендә “Башкортстан Ык буе татарла­рының йола поэзиясе” темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Әлеге хезмәт Татарстаннан читтә яшәүче татар халкының, аерым алганда, Башкортстанда яшәүче татар­ларның, милли фольклорын, аның төбәк үзенчә­лек­ләрен, биредә яшәүче башка халык­ларның авыз-тел иҗаты белән бәйләнешен чагыштырма планда, комплекслы һәм системалы рәвештә анализлаган беренче гыйльми тикшеренү булып тора.
Риф Мирхәбибулла улы алып барган тикшеренүләр со­ңыннан студентлар өчен дәреслекләр, уку кулланмалары булып формалаша. 1977 елда аның – “Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: туй поэзиясе”, 1982 елда – “Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: календарь поэзия”, 1984 елда урыс телендә “Специфика татарских фольклорных жанров” дип атал­ган хезмәтләре үзе эшләгән Башкорт дәүләт университеты нәш­рия­тында дөнья күрә. Алар бүген дә студентлар, халык авыз иҗа­ты белән кызыксынучылар өчен әһәмиятле чыганаклар булып кала. Сезнең игътибарга тәкъ­дим ителгән җыентыкның нигезен галимнең югарыда атап үтел­гән татар телендәге ике уку кулланмасы һәм йола иҗаты буенча гомум характердагы “Йола поэзиясе” дигән мәкаләсе тәшкил итә.
Әлеге хезмәтләрендә галим Башкортстанда яшәүче татар халкының йола поэзиясен ике төргә бүлеп тикшереп, календарь һәм туй поэзиясенең жанрлар буенча ул чор өчен өр-яңа бүле­нешен тәкъдим итә, аларны Казан ягы татарлары фольклоры белән тарихи-чагыштырма планда анализлап, уртак һәм аермалы якларын билгели, шул ук вакытта, Башкортстанда яшәүче татарларның һәм тел, һәм мәдәният, һәм фольклор ягыннан гомумтатар халкының аерылгысыз өлешен тәшкил итүен ассызыклый. Бер үк вакытта ул уртак географик һәм рухи җирлектә гомер кичерүче башкорт, урыс, мордва, мари, чуваш һ.б. халыклар фольклоры белән парал­лель­ләр үткәрә, төрле халыклар­ның авыз-тел иҗатында үзара бәйләнешләрнең чагылышын тикшерә.
1980 еллар азагында илдә милли үзаң күтәрелеше башлангач, Риф Мөхәммәтҗанов рес-пуб­ликада яңа оешкан татар мил­ли хәрәкәтендә әйдәп бару-чыларның берсе булды. Башкортстан Татар иҗтимагый үзә­генең Гали мәҗлес әгъзасы итеп сайланды, “Алтын ай” милли-мәгъ­рифәтчелек фондын җитәк­ләде. Аның “Телем, җи­рем, халкым” (соңыннан – “Рәй­хан”) телевизион тапшыруындагы чыгышлары татар теле, милли фольклор мәсьәләләренә багышланды; ул Башкортстан радиосында татар халкының тарихын һәм рухи тормышын яктырткан “Әллүки” радиотапшырулар циклын оештырып җибәр­де; шушы өлкәдәге гыйльми-публицистик язмалары белән вакытлы матбугатта еш чыгыш ясады.
Шуңа бәйле рәвештә, җыен­тыкның ахырында без Риф Мөхәммәтҗановның 1973-92 елларда “Казан утлары” журналын­да дөнья күргән йола иҗатына кагылышлы мәкаләләрен урнаштырдык. Алар укучыларга галим­нең тикшеренүләр барышын да, фикерләү эволюциясен дә эзмә-эзлекле итеп күзалларга мөмкин­лек бирә. Бер үк вакытта бу язмалар аша Башкортстанда яшәү­че милләттәш­ләребезнең искиткеч бай фольклор мирасы белән дә танышырга мөмкин.
Риф Мөхәммәтҗанов Уфада яшәп, фәнни-педагогик эшчән-ле­ген Башкорт дәүләт университетында алып барса да, Казан галимнәре – аерым алганда, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре белән һәрдаим тыгыз элемтәдә торды. Илбарис Надиров, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Фатыйх Урманче, Ленар Җама­летдинов кебек күренекле татар фольклорчылары белән аны фәнни өлкә уртаклыгы гына түгел, шәхси дуслык җепләре дә бәйләде. Шуңа күрә әлеге җыен­тыкның ике гыйльми оешма – Татарстан Фәннәр акаде­миясе­нең Г. Ибраһимов исе­мен­дәге Тел, әдәбият һәм сән­гать инсти-ту­ты һәм Башкорт дәүләт универ­ситетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы хез­мәткәрләре Илмир Ямалетдинов һәм минем тарафтан әзерләнеп нәшер ителүе һич тә очраклы түгел. Бу – ике республика фольк­лорчыларының, Риф Мө-хәм­мәтҗанов хезмәтләрендә тәрбияләнгән яңа буын тикшере­нүчеләренең галимнең шәхесенә һәм эшчәнлегенә карата тирән ихтирамы билгесе.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
китапны төзүчеләрнең берсе, филология фәннәре кандидаты, доцент.
Читайте нас