Ул заманда республиканың төрле төбәкләрендә гәзитебезнең 12 үз хәбәрчесе бар иде. Берәүләре бик күптәннән эшләп килгән, икенчеләре дә ярыйсы гына тәҗрибә туплаган, өченчеләре коллективка күптән түгел кабул ителгән. Зөфәр абый шул өченчеләр исәбендә иде. Редакциядә, образлы итеп әйткәндә, “кан яңарту” бара, ягъни берьюлы берничә журналист урыны бушап, сайлап-сайлап кына яңалары кабул ителә иде. Шундый чакта: “Фәлән кешене эшкә алыр идек, ләкин аны район җитәкчеләре җибәрмәс шул”, — кебек сүзләр чыкканда мөхәррир Ремель Дашкин: “Бу мәсьәләне мин өлкә комитеты белән сөйләшеп хәл итәрмен, без әле хәтта Илешнең — Тәлгать Рахмановның — гәзит мөхәррире урынбасарын тартып алдык!” — дип тә куя иде Зөфәр Хәмидуллинны күздә тотып.
Шул 12 үз хәбәрче арасыннан минем иң беренче күреп сөйләшкәнем Зөфәр абый булды. Редакциядәге тәүге көннәремнән үк бүлек мөдирем Зөфәр Сабирҗанов командировкага мине дә ияртеп Бүздәккә — адашының “биләмәсенә” китте. (Аларның яшь аермасы ярты гына ел, “Кызыл таң”да икесе дә бер үк елда эш башлаган икән). Икесенең дә үз эшләренә җитди карауларына, җитәкчеләр белән дә, гади халык белән дә үз кешеләрчә сөйләшүләренә, авыл хуҗалыгы эшләренең үзенчәлекләрен нык белүләренә сокландым. 40 яшькә якынлашып килүче бу ике остаздан үрнәк алу, алар белән бер коллективта эшләү, язганнарын укып бару бәхет иде.
Зөфәр Хәмидуллин Илеш районының Шәммәт авылында 1936 елның 11 апрелендә туган. Әтисе Гыйниятулла Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әнисе — бик үткен һәм тәмле телле, шаян, тапкыр сүзле Шәмсия апа — гомерен колхозда эшләп үткәрә. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмау сәбәпле, Зөфәр бер ел колхозда урак чорында иген суктырганда ат куучы, чүмәлә тарттыручы, кышын салам ташучы, язын җир сөргәндә үгез җитәкләүче булып эшли. Әмма тормыш авырлыклары вакытыннан иртәрәк өлкәнәйткән малайның белемгә омтылышын сүрелдерә алмый. 1949-52 елларда Аккүз җидееллык мәктәбендә укый, шуннан соң Благовещен педагогия училищесына керә. Укытучы булырга әзерләнү белән бергә, ул башлангыч сыйныфлардан ук мавыгуга әверелгән язу-сызуны да читкә куймый. Бермәлне укытучы аның китабы эченнән бер язмасын табып алып: “Менә ип-тәшегез әтисе турында бәет чыгарган”, — дип бөтен сыйныфка укып күрсәтә. Арытаба малай шундый язмалар белән берничә дәфтәр тутыра. Шунда укыганда беренче хәбәре район гәзитендә басыла.
Ә училищены кызыл дипломга тәмамлый. Ул заманда мондый дипломлылар югары уку йортларына имтиханнар тапшырмыйча гына кабул ителә торган була. Шәммәт егете шул хокуктан файдаланып, Бөре дәүләт педагогия институтының урыс филологиясе факультеты студенты булып китә. Шәһәрнең “Победа” гәзите редакциясендә оештырылган әдәби-публицистик түгәрәккә йөри башлый, басманың штаттан тыш хәбәрчесе була.
Зөфәр Хәмидуллин белән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин — бер нәсел балалары иде. “Ятим килеш тырышып-тырмашып белемгә омтылган Зөфәр абыйны әнкәй яшьтән үк ничектер якын күрде, — дип язды бер мәкаләсендә Роберт Мөгаллим улы. — Ачлы-туклы укып йөргән студент чакларында азмы-күпме ярдәм дә иткәләде. Шуңа күрәдер инде без дә бәләкәй чактан ук аңа тартылып үстек. Каникулларга кайтса, тизрәк өйләренә чабабыз. Аның белән кызык: бер барганда ниндидер радиоалгыч җыеп булаша, икенче барсаң, серле-серле китаплар актарып утыра. Без аның белән Сөн буйларына төшеп китәбез: су керәбез, балык тотабыз, аръякка чыгып, бөрлегән ашыйбыз. Ул вакытта ук язу белән мавыккан булгандыр инде, шигырьләр, шагыйрьләр турында сөйләгәннәре һаман да күңелдән киткәне юк... Бер кайтуында Зөфәр абый миңа шигырь язуның хикмәтлә-рен, серләрен аңлату белән мәшгуль булды. Ни гаҗәп, аның нәкъ шул “шигырь дәресләре” хәтеремдә сеңеп калган. Шигырь теориясе белән таныштыра башлады: ямб, хорей, дактиль һәм әллә күпме терминнар...”
Зөфәр Хәмидуллин инсти-тутның өченче курсыннан соң читтән торып уку бүлегенә күчеп, 1959 елның октябрендә Илеш районының “Сталинчы” гәзите редакциясендә декрет ялына киткән корректор урынына эшкә урнаша. Дүрт айдан соң авырып киткән әдәби хезмәткәрне алмаштыра. Ул савыгып үз эшенә килгәннән соң, егет 1960-65 елларда мәктәптә балалар укыта. Н. Хрущев чорында берләште-релгән районнар 1965 елда яңадан мөстәкыйльлек ала. Илеш тә Дүртөйледән аерыла. Карабаш урта мәктәбе директоры урынбасары булып эшләгән Зөфәр Хәмидуллин туган районы гәзите редакциясенә авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире вазыйфасына чакырыла. 1967 елның ноябрендә ул мөхәррир урынбасары һәм партия тормышы бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Шул чорда әдәби әсәрләр иҗат итү белән тагын да активрак шөгыльләнә.
Бу урында Роберт Миңнуллин язмасыннан янә бер өзек китерик: “Язмышымның сикәлтә-ле юллары мине Зөфәр абый укыткан Карабаш урта мәктәбенә илтеп ташлады. Зөфәр абый, мәктәп коллективы, Карабаш халкы мине үзләренә сыендырды...
Мин бигрәк тә “Маяк” гәзи-тендә аның белән бергә эшләгән елларымны сагынып искә алам. Мин анда беренче шигырьлә-ремне язып карадым, телефон аша мәгълүматлар алырга, командировкаларга чыгып мәкаләләр алып кайтырга, төрле җыелышлардан, семинарлардан репортажлар язып бастырырга өйрәндем. Боларның барысы да Зөфәр абыйның үткен күзләре, таләпчән сүзләре аша уза иде...”
1973 елның башында Зөфәр Хәмидуллин “Кызыл таң”ның Дәүләкән, Чишмә, Благовар, Бүздәк районнары зонасы буенча үз хәбәрчесе итеп алына. Тугыз елдан Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш, Кушнаренко районнары кергән зонага күчерелә. Бермәлне аңа редакциянең партия тормышы бүлегеннән эш тә тәкъдим итәләр, ләкин журналист җылы бүлмәдә утырып эшләүдән баш тарта. Тәгәрмәч өстендәге тынгысыз вазыйфаны утыз елдан артык башкара ул. Бу дәвердә үз хәбәрче республика икътисадын үстерүгә саллы өлеш кертүче шушы районнарның тәҗрибәсен таратуга, хезмәт алдынгыларын данлауга төп игътибарны юнәлтә, мал кышлату, язгы чәчү, урак кебек мөһим хуҗалык эшләре турында актуаль хәбәрләр, репортажлар бирә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, көнкүреш хезмәте күрсәтү, төзелеш һәм авыл-районнарның башка социаль проблемаларын киң яктыртуга ирешә.
Ул заманнарда үз хәбәрчеләрне, “һава алмаштырырга” дип, үз төбәкләреннән еракка, мәсәлән, Кыйгы тарафларына, Урал аръягына берәр айга командировкага җибәрү гадәте бар иде. Зөфәр абыйның мондый сәфәрләрдән бик канәгать булып, шатланып, яңа тәэсирләргә баеп, материалларны “кочагы белән” алып кайтканын хәтерлим.
Казанда 1977-81 елларда “Татар теленең аңлатмалы сүз-леге” басылып чыгуына Зөфәр абыйның: “Ниһаять!” дип балаларча шатланганын хәтерлим. Бу гаять зур сүзлек өчен мәгълүматлар туплауда студент елларында ул да актив катнашкан икән!
Өлкән хезмәттәшебезгә бәйле янә бер факт гаҗәпләндерә һәм сокландыра. Аның бөтен татарча гыйлеме — җиде сыйныф... Югары белемле урыс филологы, урыс теле белгече иде ул. Ә инде татар теленең тәмен белеп, бөтен нечкәлекләрен тоеп, бөртекләп, җентек-ләп язуы белән безгә, татар филологларына, үрнәк булып торды.
Үз хәбәрче йөген 70 яше тулганчы җигелеп тартканда да, лаеклы ялга чыккач та, гомумән, гомеренең ахырына кадәр (ә ул 2013 елның көзендә вафат булды) туган телебезнең сафлыгын саклауга, тарихыбызны дөрес яктыртуга, милләтара мөнәсәбәтләрдә гадел эш итүгә багышланган кыю чыгышлар ясады. Алар тирәнлек, объективлык, фәннилек белән аерылып торды.
60нчы еллар уртасында мө-хәррир Таһир Ахунҗанов тәкъ-диме белән мәйданга килгән “Авызың чалыш булса...” (“Тетә-бикә белән Гаделҗан”) сәхифәсе дистәләрчә еллар дәвамында укучылар игътибарын җәлеп итте, гәзитнең тиражын арттыруга булышты. Байтак кына яшь сатириклар, юмористлар биредә каләмнәрен чарлады. Бюрократларны, дәүләт һәм халык милкенә кул сузучыларны, эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алмаган җитәкчеләрне фашлаган, кешеләрдәге кире сыйфатлардан ачы көлгән бу сатирик сәхифәдәге бик күп язмаларның авторы Зөфәр Хәмидуллин булганлыгын гәзит укучылар үз вакытында белмәгәндер дә, әлбәттә. Чөнки алар псевдоним белән басылды.
Зөфәр абый публицистик мәкаләләренең, фельетоннары-ның, юморескаларының бер өлешен туплап Чаллы шәһәре-нең “Диамант” нәшриятында 2011 елда “Тормыш тимгелләре” дигән китап чыгарды. Шундагы “Элеп алдым” дигән бүлектә теге вакытта псевдоним белән бирелгән язмалары урнаштырылган.
Зөфәр Гыйниятулла улы гәзитнең эчтәлеген яхшырту һәм тиражын арттыруда нәтиҗәле эшләгәне өчен күп тапкыр ре-дакциянең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Редакциядә игълан ителгән эчке конкурсларда призлы урыннар алды, бер тапкыр “Елның иң яхшы хәбәрчесе”, өч тапкыр “Кызыл таң”ның ел лауреаты” исеменә лаек булды. 1993 елның 15 мартында (57 яшендә) аңа “Башкортстанның атказанган мәдә-ният хезмәткәре” исеме бирелде.
Мәкаләмне йомгаклап, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның югарыда телгә алынган мәкаләсенә мөрәҗәгать итәсе килә: “Күптән инде үзебезнең журналистика тарихын язарга, үзебезнең татар журналистикасына таянып дә-реслекләр эшләргә, үзебезнең журналистларның әсәрләреннән хрестоматияләр төзергә, аңлатмалы сүзлекләр, методик әсбап-лар чыгарырга, вузларның журналистика бүлекләрендә студентларны шулар нигезендә укытырга вакыт. Ә боларның барысын да журналистлар үз-ләре эшләргә тиеш дип беләм. Мин әйткәннәр кайчан да булса тормышка ашса, ул дәреслекләрдә, башка күренекле татар журналистлары белән беррәттән, Зөфәр Хәмидуллинның да иҗаты өйрәнелер, хрестоматияләрдә аның иҗатыннан да үрнәкләр урын алыр иде, мөгаен. Ул көннәр дә килер әле, килми калмас. Үзебезне үзебез күтәрмәсәк, башкаларның безгә исләре китмәс”.