Данлыклы якташыбыз Салават Усмановны, беренче чиратта, нәкъ шушы сыйфат аерып торды.
Дөнья фәне тарихындагы бөек галимнәрнең берсе Никола Тесла болай дип әйткән: “Үз өлкәсендә могҗизалы иҗат итүче кешеләр югары үрләр яулый, аларның төп максаты һәм шатлыгы – белем алу һәм тарату, алар бездән күпкә югарырак кешеләр!” Бу алтын сүзләр сыйныфташым Салават Усмановның эшчәнлегенә һәм тормыш мәгънәсенә тулысынча туры килә.
Салават 1947 елның 17 сентябрендә укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Мөдәрис Әүхәди улы – урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, әнисе Зәүлә Әхмәтгали кызы Чакмагыш районының Яңа Каръяуды авылында башлангыч сыйныф укытучысы.
Салават белән без 1963 елның сентябрендә Чакмагыш урта мәктәбенең 9 сыйныфында укыганда таныштык. Беренче көннәрдән үк ул үзенең укырга теләге булуы, пөхтәлеге, дустанә мөнәсәбәте белән аерылып торды. Бу сыйфатлары аңа сыйныф старостасы булырга булышлык итте. Безнең сыйныфта яхшы мохит, җылы мөнәсәбәтләр, укуга, белемгә омтылу культы хөкем сөрде. Монда, һичшиксез, Салават Усмановның да роле зур. Аның тырышып укуы, итагатьлелеге һәм намуслылыгы үрнәгендә безнең сыйныф кына түгел, бөтен мәктәп укуда яхшы нәтиҗәләргә иреште.
1966 елда берьюлы 11 укучының мәктәпне көмеш һәм алтын медальгә тәмамлавы, Чакмагыш мәктәбе тарихында гына түгел, республиканың авыл мәктәпләре арасында да гаҗәеп хәл булгандыр! Алар арасында Салават Усманов та бар иде.
Без барлык педагогларны да – таләпчән, әмма гадел сыйныф җитәкчесе Риф Гарифулла улы Насыйровны, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Октябрина Григорьевна Чепконы, математика укытучысы Флүрә Хөсәен кызы Гәрәеваны, химия укытучысы Диләрә Газиз кызы Закированы бик яраттык. Салават Усмановның фәнни-тикшеренү предметларына әвәслеге мәктәп елларында ук күренә башлады. 11нче сыйныфта укыганда математика укытучысы Флүрә Хөсәен кызы аңа күренекле урыс математигы Чебышев Пафнутий Львовичның тормышы һәм эшчәнлеге турында доклад әзерләргә кушты. Салават бу эшне яхшы башкарып чыкты – мавыктыргыч һәм эчтәлекле доклад ясап, сыйныфташлары һәм укытучыларының югары бәясен алды. Флүрә Хөсәен кызы Салаватның гади доклад кына түгел, ә яхшы аспирант эше әзерләвен билгеләп үтте.
Салават Усманов 1966 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, 40нчы елларда әтисе, фронтовик Мөдәрис Әүхәди улы белем алган Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Һәм аңа хас энергия белән белем дөньясына дәртләнеп кереп китә. Аны ярты гасырга сузылган (54 ел) студент, аспирант, иҗат, эзләнүләр, тикшеренүләр, галим һәм педагог, остаз сыйфатларыннан торган юл көтә.
С. М. Усманов 1971 елда институтны кызыл дипломга тәмамлый һәм гомеренең икенче этабын башлый – фәнгә таба юл тота: башта Мәскәү дәүләт педагогия университетында фәнни стажировка, аннары аспирантурада уку, 1976 елда “физика-химия” белгечлеге буенча физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә кандидатлык диссертациясен яклау, 1996 елда “Олигомерполимер системаларда математик модельләштерү һәм молекуляр хәрәкәт. Фәнни тикшеренүләрдә исәпләү техникасын, математик модельләштерүне һәм математик ысулларны куллану” дигән темага докторлык диссертациясен яклый.
Бу чорда Салават Мөдәрис улы фәнни тикшеренүләрнең, эзләнүләрнең һәм нәтиҗәләрнең киң даирәсе булган галим буларак үсешә. 1976 елдан ул Бөре дәүләт педагогия институтында педагогик һәм оештыру эшчәнлеген башлый: гомум физика кафедрасы ассистенты, доцент, гомум физика кафедрасы мөдире, уку эшләре буенча проректор, ә 1995-2012 елларда Бөре дәүләт социаль-педагогика академиясе ректоры, 2012 елдан – Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалы директоры.
Кеше гомере еллар белән түгел, ә эшләре белән үлчәнә, бу вакыт эчендә Салават Мөдәрис улы тарафыннан бик күп эш башкарыла. Ул фән үсешенә зур өлеш кертә. Ул, шулай ук, 300дән артык фәнни хезмәт авторы. Алар арасында 17 монография, 3 дәреслек, 4 фәнни-популяр жанр китабы, чит ил-ләрдә дөнья күргән 40тан артык мәкалә. Башкаларның аспирант һәм докторлык фәнни тикшеренүләренә җитәкчелек итә, Башкортстан Фәннәр академия-сенең Башкорт дәүләт университеты Бөре филиалындагы математик модельләштерү һәм тоташ мохитләр механикасы буенча лаборатория булдыра һәм аңа җитәкчелек итә, тирә-як мо-хитнең физик-химик пычрануына экологик мониторинглау лабораториясенә нигез сала.
Югары уку йорты җитәкчесе буларак, студентлар өчен уңайлы социаль-мәдәни мохит булдыруга, укытучылар һәм хезмәткәрләрнең иҗади эшчәнлегенә тиешле шартлар тудыруга күп өлеш кертте. Югары уку йорты студентларына актив рәвештә спорт, сәнгать, үзешчән иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырды. Боларның ачык үрнәге – Башкортстанның сынлы сән-гать осталарының 250 әсәреннән торучы картиналар галереясы һәм агробиостанция территориясендә Русия-дә дә бердәнбер дендрарий.
Бүген Башкорт дәүләт университе-ты Бөре филиалының 6 факультетта белгечләр әзерләве, 10 кафедра эш-ләве, студентлар контингенты 3500 кеше тәшкил итүе, Башкортстан һәм Русиянең башка төбәкләре мәгариф системасы өчен кадрлар әзерләве – болар барысы да сыйныфташым, якташым Салават Мөдәрис улы Усмановның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Ул беркайчан да зарланмады, тулыканлы тормыш белән яшәде һәм барысын да – укытучылар һәм студентлар коллективын энергиясе белән баетты.
Л. Н. Толстой язганча: “Яхшы укытучыга бары тик ике сыйфат – тирән белем һәм олы йөрәкле булу да җитә”. Бу ике сыйфат та Салават Мөдәрис улында җитәрлек иде.
Якты эз калдыру, башкалар күңе-лендә яктылык кабызу кебек сыйфат һәркемгә дә бирелми. Итагатьле, искиткеч кайгыртучан укытучы Салават Мөдәрис улы дистәләрчә мең укучы күңелендә ут кабыза алды.
Аның өчен ике иң зирәк укытучы бар иде, болар – тормыш һәм вакыт, тормыш вакыт белән дөрес эш итәргә, ә вакыт тормышның кадерен белергә өйрәтә.
Салават Усманов республика мәгарифе, Башкорт дәүләт университе-ты Бөре филиалында фән, мәгариф үсешенә, төньяк-көнбатыш төбәк өчен генә түгел, бөтен республика өчен куәтле кадрлар базасы булдыруга зур өлеш кертте.
Аның фидакарь хезмәте Хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Ул РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның мәгариф отличнигы, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәгариф хезмәткәре, В. А. Сухомлинский исемендәге медаль, Русиянең фән һәм техника өлкәсенең мактаулы хезмәткәре исемнәре, Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде. Ул 25 ел җитәкчелек иткән вузда Салават Мөдәрис улы Усманов исемендәге кабинет – конференцияләр залы эшләп килә.
Ә без, сыйныфташлары, Чакмагыш районы халкы, үзебезнең күренекле якташыбыз белән горурланабыз. Аның турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Рәдил Галиев,
1966 елда Чакмагыш мәктәбен тәмамлаучы, техник фәннәр кандидаты.
Ильяс Гыймалетдинов,
фән докторы, профессор:
“Укытучы буларак, үзенә дә, студентларга да таләпчән булды. Аның лекцияләре “тере” булуы белән аерылып торды, алар беркемне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Ул беркайчан да лекцияләр укыганда конспектлардан файдаланмады. Салават Мөдәрис улының почеркы бик матур, тактадагы барлык язулары да бик пөхтә һәм аңлаешлы иде. 1995 елда, Салават Усманов тәкъдиме белән диплом проектын уңышлы яклаганнан соң, гомум физика кафедрасында калдым һәм аспирантурага укырга кердем. Салават Мөдәрис улы һәм Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, фәнни җитәкчем В. Шаһапов ярдәме белән кандидатлык, аннары докторлык диссертациясен уңышлы якладым. Мин үземнең фәнни-педагогик тормышымда Салават Мөдәрис улының ярдәмен, кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоеп яшәвем белән горурланам. Ул минем өчен – тормыш остазы”.