Бүген мәшһүр җырчы, милләтебезнең йөзек кашы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиевага 70 яшь тула.
Зөһрә Сәхәбиева - һәр буынга да якын җырчыларның берсе.
"Үземне күпме хәтерлим, гел җырлап йөрдем. Авылыбызга терәлеп үк торган урманда минем чыгып җырлый торган аланым да бар иде. Йөгереп чыгып китәм дә теге аланга, кеше күрмәгәндә, рәхәтләнеп җырлыйм. Мине югалтсалар, әнием, бер дә исе китмичә әйтә торган булган: «Борчылмагыз, аланында ул».
Мәктәптән кайткач, дәресләремне тиз генә әзерләп ташлый идем дә, өй эшләренә керешә идем. Шулай итеп, өй дә чиста-пөхтә, сабагым да укылган. Башта бөтен фәннәр дә җиңел бирелде. Әмма 6нчы класста, кызамык белән авырып китеп, ике атна уку калдырганга, математиканы аңламый башладым, «4»легә төштем. Шуннан бу «4»ле беркайчан да кире «5»легә әйләнмәде.
Кечкенә авыл баланы бик нык тәрбияли. Бала өчен иң зур хәсрәт ‒ ата-аналар җыелышында синең турында берәр начар сүз әйтүләре. Аны шунда ук бөтен авыл белеп ала. Шуңадыр, мин гел яхшы укырга тырыштым. Авыл китапханәсендә ниләр бар – барысын да укып чыктым. Әдәби китапларны мин күбрәк төнлә укый идем.
Өебездә дә китаплар күп иде, әтием дә, әнием дә укымышлы кешеләр, икесе дә мәдрәсәдә укып чыкканнар. Әнкәм Тукайны яттан сөйли иде, сөйли генә түгел, көйли. «Сак-Сок», «Йосыф-Зөләйха»ларны мин беренче тапкыр аңардан ишеттем. Әтием пәйгамбәрләребезнең тарихларын сөйләп үстерде безне. Әти-әнием ярдәме белән мин дә динне үз иттем. Нәселебездә җиде буында да муллалар булган. Әтием дә, авыл халкы үтенече буенча, колхоз эшен калдырмыйча, мулла вазыйфасын үтәде.
Әнием искиткеч моңлы тавышлы иде. Тавыкларны чакырганда да тавышындагы шул моңга сокланып бетә алмый идем. Әтием тальянда уйный иде. Уйнаганын мин балачакта гына күреп калдым, аннары уйнамый башлады, тальяны да әллә кая югалды... Ә минем бик тә гармун уйныйсым килә иде.
Әтидән ялына-ялына гармун алып бирүен сорадым. Әтием әйтте: «Гармун уйнау – кыз бала эше түгел!» Хәзер уйлап куям, ярый әле алып бирмәгән, алса, мин җырчы булып китмәс тә идем, бәлки. Гармунчы булыр идем", - дигән ул моннан берничә ел элек "Ялкын" журналы хәбәрчесенә.
"Сарман", "Син сазыңны уйнадың", "Сәгать чылбыры" "Зөбәрҗәт», "Туган авылым", "Сакмар", "Бөдрә таллар", "Язгы җыр", "Хәерле иртә", "Җидегән чишмә" һәм башка җырлары белән популярлык казанган бөек шәхес ул. Зөһрә апаны матур гомер бәйрәме белән котлыйбыз!