+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
30 апрель 2021, 17:00

Хәнияле җирләр тулы җиләк икән...

Алар җырчының кызы Алиянең төшенә кергән.

Алар җырчының кызы Алиянең төшенә кергән.
"Әни төшкә еш керә, - дигән ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. - Әле менә бүген генә минем, Алсуның, Галиянең төшенә кергән. Әни берьюлы барлык якыннарыбызның төшенә керә. Беребез әнине төштә күрсә, икенчебез дә көн аралаш күрәбез. Ул хәл бер үк вакытта була.
Әни төшкә гел яхшы булып керә. Ул төштә шундый яшь, матур. Гел концертка җыена, үзе сөенгән була. Менә әле соңгы төштә, имеш, мин әнигә кунакка барам. Үзенең матур өе бар икән. Бакчасында кып-кызыл төрле-төрле җиләкләр пешеп утыра. Төшемдә шуңа шаккаттым.
«Әле карлар да эреп бетмәгән, ә синең бакчаңда җиләкләр үсә», — дим әнигә төштә. «Минем бакчамда җиләкләр ел дәвамында үсеп утыра», — дип җавап бирде әни. Әнинең рухына догалар укып торабыз».
Тәтешленең җиләкле аланнарында үскән асыл якташыбыз Хәния Фәрхинең мәңгелек йорты да шундый ук алан уртасындадыр, билгеле. Анда да бардыр җиләкле Салаюа.
Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас