+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
30 апрель 2021, 09:32

Танылган әкият остасы белән очрашу

Дүртөйле районының Иванай авылы китапханәсендә иҗади шәхесләр белән очрашулар еш оештырыла. Чираттагы шундый чарага кунак итеп билгеле журналист, балалар язучысы Илдус Тимерханов чакырылды.

Дүртөйле районының Иванай авылы китапханәсендә иҗади шәхесләр белән очрашулар еш оештырыла. Чираттагы шундый чарага кунак итеп билгеле журналист, балалар язучысы Илдус Тимерханов чакырылды.

Русия Федерациясе һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы, журналист, балалар өчен бихисап китаплар авторы Илдус Тимерханов Илеш районының Түбән Череккүл авылында туып-үскән.

Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, ул "Чакмагышнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсендә оператор, аннры геолог-инженер булып хезмәт сала. Әмма иҗатка тартылуы көчлерәк булып чыга: 1985 елда ул язмышын журналистика белән бәйли, Дүртөйленең район гәзите "Юлдаш"ка эшкә урнаша. Шуннан бирле кулыннан каләме төшми.

Илдус Хәмит улын талантлы публицист һәм прозаик буларак беләбез. Ә аның балалар өчен язган әкиятләре илебез күләмендә танылу алды: "Русиянең иң яхшы әкиятчесе" дигән мактаулы исемгә лаек булган язучылар арасында Илдус Тимерханов та бар! Илдус Хәмит улы Петр Ершов ("Конек-горбунок" әкиятенең авторы) исемендәге әдәби премиягә ия.

Тирә-як мохитне саклау темасына күп яза Илдус Тимерханов, моннан тыш, ул этимология белән җитди шөгыльләнә.

Иванай авылы китапханәсендә узган очрашу мәктәп укучылары өчен дә, өлкәнннәр өчен дә фәһемле булды. Кичәдә Илдус Хәмит улының әкиятләреннән өзекләр сәхнәләштерелде, юмор һәм сатирага бай шигырьләре укылды.

Әлеге кичә хакында тулырак гәзитебездән укырсыз.

Фото: Гөлназ Ханова.
Читайте нас