+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
6 Май 2021, 16:22

Өлфәт Мостафин әнисенең үзәге өзелгән көннәр...

Чөнки май башында аның улы чираттагы туган көнен билгеләр иде.

Чөнки май башында аның улы чираттагы туган көнен билгеләр иде.

Уфа хакимиятенең элекке башлыгы Өлфәт Мостафин вафатыннан соң республика Башлыгы Радий Хәбиров: "Мин тагын бер кабат шуны әйтәсем килә: хәтта шундый тормыш яратучы, көчле кешеләр дә коронавирус алдында көчсез. Шуңа күрә барыгызны да саклануыгызны сорыйм. Чөнки бу авыру беркая да китмәде, һәм безгә аның белән озак көрәшергә туры киләчәк әле", - дигән иде.

Өлфәт Мансур улы турында: "Ул Уфаны бик яратты. Ул тормышны бик яратты, шәһәребез өчен күп нәрсә эшләргә теләде. Шуңа күрә барыгыздан да үзегезне саклавыгызны сорыйм. Мондый көчле кешеләр дә бу чиргә каршы тора алмый, дип басым ясыйм", - дигән иде Радий Хәбиров.

Шушы көннәрдә ул Өлфәт Мансур улының әнисе Миләүшә Мөхәммәтшәрип кызы янында булып кайтты.

"4 майда аңа 62 яшь тулган булыр иде, - дип яза Радий Фәрит улы социаль челтәрдәге сәхифәсендә. - Узган ел күпләр өчен авыр югалтулар чоры булды..."

Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас