Якташыбыз Яков Афанасьев командалык иткән “Щ-304” су асты көймәсе дошманны тез чүктергән бик күп хәлиткеч хәрби операцияләрдә катнаша.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 76 ел тулуга карамастан, ата-бабаларыбызның батырлыгы, каһарман геройларыбыз һәрвакыт күңел түрендә.
Ә бүген данлыклы якташыбыз — 1942 ел ахырында һәлак булган “Щ-304” су асты көймәсе командиры Яков Павлович Афанасьевны һәм илебез азатлыгы өчен гомерен аямыйча көрәшкән яугирләрне искә аласы килә.
Якташыбызның биографиясе гадәти түгел: кызыклы да, кызганыч та. Гади авыл егете кызылармеецтан алып сугыш елларында үзен яхшы яктан күрсәткән су асты көймәсе командирына кадәр юл уза. Яков 1905 елның 22 августында Башкортстанның Кырмыскалы өязендәге кечкенә Никифоровка авылында туа. Уфа станциясенең тимер юл депосында тимерче булып эшли. Шунда комсомолга кабул ителә, ә 1927 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Үзенең кыска гына гомерен тулысынча хәрби хезмәткә һәм Ватанны саклауга багышлый. 1930 елда Ульяновск пехота мәктәбен тәмамлый, пехота взводы командиры, рота командиры була. Ләкин тиздән, 1933 елда, командование тәкъдимен кабул итеп, Хәрби-Диңгез флотына — су асты көймәсенә хезмәткә күчә. 1935 елда Ленинградтагы Фрунзе исемендәге Хәрби-Диңгез флоты институты каршындагы махсус курслар тәмамлаганнан соң, Балтыйк флотында “П-2” су асты көймәсенә торпеда хәрби часте командиры итеп билгеләнә, күпмедер вакыттан
“П-3” су асты көймәсе командиры ярдәмчесе булып китә.
1938 елда Я. Афанасьевны яңа урынга билгелиләр — 1940 елга кадәр ул “Щ-305” су асты көймәсе командиры вазыйфасын башкара. 1939 елда хәрби диңгезче Афанасьевка капитан-лейтенант дәрәҗәсе бирелә, ә 1940 елның 28 февралендә “Щ-304” су асты көймәсенә командалык итә башлый. Бөек Ватан сугышын да ул шушы вазыйфада каршы ала. Бу фашистлар Германиясе белән сугышта хәрби бурычларны үтәгән 200 совет су асты көймәсенең берсе була.
Якташыбыз җитәкчелегендә “Щ-304” ике хәрби поход ясый, беренчесе 1942 елның җәендә уза. Көймә экипажына Фин култыгында дошманның көймәгә каршы көрәш чикләрен һәм кораблары хәрәкәтенең төп юлларын тикшерү, аннары хәрби позиция алу бурычы куела. Ләкин ачык диңгезгә чыгу өчен немецлар тарафыннан күп яруслы мина кырларыннан һәм су асты көймәләре белән көрәшүнең башка чараларыннан торган көчле көймәләргә каршы чик булдырылган Фин култыгын кичәргә кирәк була. Фашистлар командованиесе бөтен дөньяга белдерә: аларның уникаль көймәгә каршы чикләре бер генә су асты көймәсенең дә Балтыйк диңгезенә чыгуына юл куймаячак. Ләкин “Щ-304” 1942 елда, дошманның көчле су асты оборонасын үтеп, ачык диңгезгә чыгуга ирешә.
Соңрак билгеле булуынча:
“Щ-304” егерме ике тапкыр мина кырлары линиясен кисеп чыккан. Походта булган вакытта су асты көймәсе үзе дә 7 тапкыр — самолетлар, 14 тапкыр — кораблар,
3 тапкыр — яр буе батареяләре, ике тапкыр су асты көймәләре тарафыннан атакаларга дучар була. “Щ-304” су асты көймәсенә 150дән артык бомба ташлана, 100гә якын снаряд чыгарыла. Башка бер генә су асты көймәсе дә мондый һөҗүмгә дучар ителми. Ләкин командир Афанасьевның осталыгы һәм экипажның батырлыгы аркасында су асты көймәсе куелган бурычларны үти, эзәрлекләүдән китә ала һәм, җитешсезлекләрне төзәтеп, базага әйләнеп кайта. Әлеге поход өчен су асты көймәсенең барлык экипажы дәүләт бүләкләренә лаек була. Аларны “геройлар экипажы” дип атыйлар. Афанасьев китергән мәгълүматлар зур әһәмияткә ия була, чөнки башка су асты көймәләренә дә дошманның су асты чикләрен уңышлы үтәргә һәм Балтыйк диңгезендә актив көрәш алып барырга мөмкинлек ача.
Моннан тыш, Афанасьевның оста эш итүе нәтиҗәсендә су асты көймәсе берничә тапкыр дошман һөҗүменнән качып котыла ала.
“Щ-304” командиры, 3нче ранг капитаны Яков Павлович Афанасьев Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Аның казанышлары шулай ук фашизм белән көрәштә союздашыбыз – Бөек Британия тарафыннан да билгеләнә: Афанасьев “Хәрби казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнә.
1942 елның 27 октябрендә Афанасьев командалыгында “Щ-304” чираттагы хәрби походка юллана. Ләкин су асты көймәсе башкача элемтәгә чыкмый һәм базага әйләнеп кайтмый. Аны 29 октябрьдә минада шартлап һәлак булган, дип тә исәплиләр. Ләкин кайбер чыганакларда су асты көймәсе 29 октябрьдә түгел, ә шактый соңрак, походтан кире кайтып барганда һәлак булган, дип тә әйтелә. Чөнки, дошман мәгълүматлары буенча, нәкъ шул вакытта аларның кораблары “Щ-304” су асты көймәсе булган урында берничә тапкыр һөҗүмгә дучар ителә. 13 ноябрьдә шул районда фин мина киртәләренә дүрт тапкыр торпеда ярдәмендә һөҗүм ясала, 17 ноябрьдә шунда ук “Гинденбург” транспорты батырыла, ә декабрь башында тагын берничә көймә һәлак ителә. Шуңа да “Щ-304” көймәсенең декабрь уртасына кадәр көрәшүе һәм базага кайтып барганда һәлак булуы турында әйтергә мөмкин. Көймә белән бергә аның батыр командиры да, 42 кешедән торган героик экипаж да һәлак була.
Көймәдән хәбәр булмауны да аңлатып була: бәлки, үзләрен сиздермәс өчен командир элемтәгә чыкмаска карар иткәндер. Әлбәттә, радиоаппаратураның сафтан чыгуын да күз уңыннан ычкындырырга ярамый.
2002 елда финнар диңгез төбен тикшергәндә су асты көймәсенә тап була. Ул 2004 елда аквалангистлар тарафыннан ныклап тикшерелә һәм аның “Щ-304” булуы ачыклана. Су асты көймәсе Фин култыгында мина киртәләренең берсендә һәлак булган.
Данлыклы якташыбыз Яков Афанасьевның исеме “Щ-304” су асты көймәсендә һәлак булган экипаж әгъзалары белән бергә Калининград өлкәсе Хәтер китабына, шулай ук Башкортстанның Хәтер китабына кертелгән. 2009 елда Сестрорецк шәһәрендә изге Петр һәм Павелның гыйбадәтханәсе янында һәлак булган су асты көймәчеләре хөрмәтенә һәйкәл-мемориал ачылды. Истәлек такталарының берсендә “Щ-304” су асты көймәсе экипажының исемнәре мәңгеләштерелгән.
2015 елда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Ленинград өлкәсенең Сосновый Бор шәһәрендә Бөек Ватан сугышы елларында хәрби походлардан кайтмаган Кызыл Байраклы Балтыйк флоты су асты көймәләренең 39 экипажы диңгезчеләре хөрмәтенә һәйкәл-мемориал ачылды. Бу — Бөек Ватан сугышы елларында Балтыйкта һәлак булган барлык диңгезчеләрнең исемнәре санап үтелгән беренче мемориал. Аңа Афанасьев Яков Павловичның һәм “Щ-304” экипажының барлык әгъзаларының исемнәре дә кертелгән. Ә узган елда Кырмыскалы районында — Афанасьевның кече туган ягында мемориаль плитә ачылды.
Күптән түгел без Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка: Уфа шәһәрендә Яков Афанасьевка һәйкәл кую һәм башкала урамнарының берсенә аның исемен бирү үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Ул игътибарсыз калмас, дип ышанасы килә: чөнки Бөек Ватан сугышы елларында каһарманлык үрнәге күрсәткән якташыбыз – Яков Афанасьев мондый хөрмәткә, һичшиксез, лаек.
Наил Равилов,
Башкортстан Республикасының Диңгез җыены әгъзасы.
Кырмыскалы районы.