+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
22 Мая 2021, 13:05

Рөстәм - "Безнең заман герое"

Билгеле блогер Рөстәм Нәбиевны «Безнең заман герое» премиясе белән бүләкләделәр.

Билгеле блогер Рөстәм Нәбиевны «Безнең заман герое» премиясе белән бүләкләделәр.
Ул шушы шатлыгы белән уртаклашкан.
«Әлеге бүләккә мин бик шат. Минем тормыш юлыма игътибар биргән һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Мин үземне геройга санамыйм. Тормыш авырлыкларына карамыйча алга баручы бер гади кеше мин. Үземнең үрнәгемдә барысы да кешенең үз кулында булуын күрсәтәм», — дип яза ул.
«Безнең заман герое» премиясен Уфа хакимияте «Вся Уфа» продюсерлык үзәге белән берлектә 2004 елда оештырды.
Инстачылар Рөстәмне уңышлары белән тәбрикли. «Син моңа лаек», «Син - күпләргә үрнәк, булдырасың», "Индираны да «Ел хатын-кызы» премиясенә тәкъдим итәргә күптән вакыт», — дип язалар.
Күпчелек белән килешмәүчеләр дә бар. Мәсәлән, берәү Рөстәмне герой дип санамый, реклама ясап, акча эшләүдә гаепли.
Фото: Инстаграм
Читайте нас