Башкортстан вокал мәктәбен формалаштыруга һәм үстерүгә зур өлеш керткән күренекле педагог, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Мортазинага – 95 яшь.
Аның укучылары арасында опера йолдызлары, халыкара, бөтенрусия һәм республика конкурслары лауреатлары һәм дипломантлары, Русия һәм Башкортстанның мактаулы исемнәре, дәүләт премияләре ияләре бар.
Миләүшә Мортазина Кушнаренко районының Бакай авылында дөньяга килә. Ул кечкенә чагында әти-әнисе Уфага күченә. Мәктәптә укыганда, дәресләрдән тыш, Пионерлар йортында шөгыльләнә. Сугыш башланганда Миләүшәгә 15 яшь була. Фронтка җибәрүләрен сорап, Хәрби комиссариатка көн дә йөри кыз. Тик аны сугышка алмыйлар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа агрегат җитештерү берләшмәсенең инструменталь цехында эшли башлый. Шушы заводта пианист, скрипач, гитарачы һәм җыр башкаручылар кергән концерт бригадасы эшендә катнаша. Концертлар белән госпитальләр, хәрби частьлар буйлап йөриләр. Сугыштан соң аны имтиханнарсыз Уфа авиация институтына укырга кабул итәләр. Миләүшә сәнгатьне якынрак күрә. Свердловск консерваториясе каршындагы башкорт милли студиясенә, аннары Казан консерваториясенең икенче курсына кабул ителә. 1954 елда ялгыз җырлау бүлеген тәмамлап, Уфада эшкә кала. Миләүшә Мортазина филармониядә җырлый, бер үк вакытта училищеда укыта башлый.
Озакламый Уфа сәнгать институты һәм вокаль бүлеге ачыла. Миләүшә Мортазина шунда эшкә тәгаенләнә. Ә инде 1980 елда кафедра мөдире итеп билгеләнә. 1990 елдан ул – профессор.
Миләүшә Мортазина бик күп еллар буена яшь җырчыларның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге, “Дуслык моңы”, “Дебют” кебек республика вокаль конкурсларының жюри рәисе була. М. Глинка исемендәге XV һәм XVI халыкара, Төньяк Кавказ вокалчылар конкурсларының, Италиянең Сицилия-Алькамо шәһәрендә узган халыкара вокалчылар конкурсының жюри әгъзасы да була.
Беренче булып халыкара конкурста “Гран-при” алган Радик Гәрәев – Миләүшә Мортазинаның укучысы. Инде бу мәртәбәле исемлеккә дөнья сәхнәсен яулаган бик күпләрне кертеп була. Шулар арасында Русиянең атказанган артисты Илфак Смаков, Башкортстанның халык артисты Флүрә Ногманова, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаков, Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков һәм башкалар.
Әйткәндәй, Миләүшә Гали кызының юбилее хөрмәтенә аның укучылары чаралар да үткәрде. Мәсәлән, опера һәм балет театрында узган “Дон Кихот” премьералары Миләүшә Мортазинаның юбилеена багышланды. Жюль Массненың операсы танылган опера басы, театрның сәнгать җитәкчесе Әскар Абдразаковның режиссерлык дебюты булды. Әйткәндәй, шушы көннәрдә Әскар Абдразаковка Русиянең атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде.
Уфада Илдар Абдразаковның IV Халыкара музыка фестивален ачу тантанасы үтте. Илдар Абдразаков кече ватанындагы Гала-концертны үзенең укытучысы Миләүшә Мортазинага багышлады. Җырчы аны 95 яшьлек юбилее белән котларга опера йолдызларын һәм танылган профессор классының иң яхшы чыгарылыш укучыларын чакырды. Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсенә Елена Стихина, Василий Ладюк, Владислав Сулимский, Илдар һәм Әскар Абдразаковлар, Диләрә Идрисова, Әлфия Кәримова, Идрис Газиев, Владимир Копытов чыгыш ясады. Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестрына кушылып урыс һәм чит ил композиторлары операларыннан популяр арияләр һәм дуэтлар, башкорт халык җырлары яңгырады.
Талантлы, тырыш, тәҗрибәле укытучының укучылары да үзе кебек үк талантлы була. Әлбәттә, бу буш урында тумый. Укытучы үз һөнәренә барлык булмышын, көчен, сәләтен биреп эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Ә инде укучылары яулаган үрләр биегрәк булган саен, укытучының да дәрәҗәсе, кадер-хөрмәте арта.
Миләүшә чәчәге ничек матур булса, Миләүшә Гали кызының тормыш һәм хезмәт юлы да бай тарихлы, җырлы-моңлы һәм үзенчәлекле. Әйе, Миләүшә Мортазина – Башкортстан тарихына үз исемен алтын хәрефләр белән язган шәхес.
Зөһрә ИСЛАМОВА.