+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
1 июнь 2021, 01:43

Безнең Рөстәмне менә кем коткарган икән!

Якташыбыз Рөстәм Нәбиев Омск фаҗигасендә алган яраларыннан дәвалаган табибын барып тапкан. Алты елдан соң очрашу турында ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә видео язма урнаштырган.

Якташыбыз Рөстәм Нәбиев Омск фаҗигасендә алган яраларыннан дәвалаган табибын барып тапкан. Алты елдан соң очрашу турында ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә видео язма урнаштырган.
Беренче карашка кырыс булып күренүче табиб-реаниматолог, Рөстәмне күргәч, күз яшьләрен тыя алмый.
Рөстәм, махсус борт белән Омскидан Мәскәүнең Бурденко исемендәге хәрби госпиталенә китерелгәч, иң беренче булып Андрей Викторовичның мәрхәмәтле кулларына эләккән.

«Андрей Викторович иң беренче көннәрдән үк янәшәмдә булган кешеләрнең берсе. Әйе, бу табибның вазифасы, тик мин баштан ук аның белән ниндидер аерым элемтә тойдым. Андрей Викторовичның миңа ярдәм итәсе, авырту һәм газапларымны җиңеләйтәсе килде. Үзем дә аны һәр көнне түземсезләнеп көтә идем.
Ул бик үзенчәлекле табиб. Берсендә мин йоклый алмадым, көчле дарулар да булышмады. Андрей Викторович яныма керде дә, миңа бишек җыры җырлый башлады. Мин сабый бала кебек йокыга талдым. Бишек җыры җырлау аның вазифаларына керә идеме икән, анысын белмим, тик бу мизгел беркайчан да минем хәтеремнән җуелмас.
2015 елның августында ул җәйге ялга китте. Ә 24 августта, Андрей Викторовичның эшкә чыгуына мине башка бүлеккә күчергәннәр иде инде. Ул минем яныма дәвалаучы табиб буларак түгел, минем өчен борчылып торучы кеше буларак, хәлемне белергә килде. Без бүген шул вакыттан соң беренче тапкыр күрештек», — дигән Рөстәм.
Инстадусларының әлеге язмага хис-тойгыларын белдергән. «Олы йөрәкле, мәрхәмәтле табиб. Менә шундый белгечләрнең хезмәт хакларын күтәрергә кирәк, футболчыларның түгел», «Әлеге госпиталь табиблары минем дә гомеремне саклап калганнар иде», «Хәтта видео аша да табибның энергетикасын тоеп була», «Искиткеч табиб, рәхмәт аңа шундый кешелекле булганы өчен», — дигән алар.
Фото: instagram.com/rustam_nabiev92
Читайте нас