+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Шәхес
11 июнь 2021, 08:05

Шойгу вафат булган

Депутатлар, коллегалары туганнарының кайгысын уртаклаша.

Депутатлар, коллегалары туганнарының кайгысын уртаклаша.
Оборона министры Сергей Шойгуның апасы, Дәүләт думасы депутаты Лариса Шойгу инсульт нәтиҗәсендә вафат булган. Бу хакта "РИА Новости" агентлыгы хәбәр итте.
Үлем сәбәбе коронавирустан өзлегү нәтиҗәсендә инсульт булуы турында мәгълүмат бар.
9 июньдә Лариса Шойгу парламентның түбән палатасы утырышында проектлар буенча тавыш бирде, дип күрсәтелгән Дәүләт думасы сайтында. Аның соңгы тавышы 13: 03 сәгатьтә теркәлгән.
Депутатның үлеме турында 10 июньдә "Бердәм Русия" фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов хәбәр итте. Ул Лариса Шойгуның гаиләсенең кайгысын уртклашты һәм, аның үлеме бөтен кеше өчен дә зур югалту булды, дип белдерде.
Лариса Шойгу 2007 елның декабрендә Дәүләт думасы депутаты булып сайланган. Аңа 68 яшь иде.
Фото: горобзор.ру
Читайте нас