+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
19 июнь 2021, 14:33

“Зур уңышлар эшкә бирелгәнлектән килә”

Бөек Тукаебызның шигырендәге бу юлларның хак икәнлеген күренекле нефтьче Газыйм Сәетов үз тормышы һәм хезмәте белән раслады.Дүртөйле районы үзәк китапханәсендә Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе, Дүртөйле шәһәренең шәрәфле шәхесе Газыйм Сәетовның “Зур өметләр юлыннан” дип атал­ган китабының исем туе узды.

Бөек Тукаебызның шигырендәге бу юлларның хак икәнлеген күренекле нефтьче Газыйм Сәетов үз тормышы һәм хезмәте белән раслады.

Дүртөйле районы үзәк китапханәсендә Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе, Дүртөйле шәһәренең шәрәфле шәхесе Газыйм Сәетовның “Зур өметләр юлыннан” дип атал­ган китабының исем туе узды.

– Исемнәре төбәгебезнең чәчәк атуы белән бәйле ке­шеләр бездә аз түгел. Алар­ның берсе – шәһәре­безнең үсешендә мөһим роль уйнаган “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә күп еллар намуслы хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнарына, бихисап хөкүмәт бүләклә­ренә лаек бул­ган Газыйм Сәе­тов, дип билгеләде чараны алып баручы китапханә хезмәткәрләре Зөлфә Хисмә­тул­лина һәм Вилия Сәетова.
Алар әзерләгән әдәби-музыкаль композиция тирән эчтәлекле, чагу булуы белән беренче минутлардан ук чарага җыелган яшен-картын үз эченә бөтереп алды.
“Зур өметләр юлыннан” китабы — дүрт бүлектән торучы, өч йөздән артык битле саллы хезмәт. Китапның тышкы бизәлеше үк аның эчтәлеген билгели. Авторның әйтер сүзе төгәл: китап тулысынча Баш­кортстанның төньяк-көнбаты­шында нефть һәм газ чыга­руның үсеш юллары, нефть­челәр, бораулаучылар, Дүрт­өйле шәһәрен төзергә килгән комсомол-яшьләр “эше­ло­ны”ның эшчәнлегенә багышланган.
Китапның эчтәлеге белән танышкан һәркем аның ихласлык белән бәян ителүен ассызыклады. Авторның үз башыннан үткән вакыйгалар аңлаешлы тел белән мавыктыргыч бәян ителә, шуңа китап бер тында укыла, истә кала, ышандыра. Китапта Газыйм Гыйльметдин улы хакында бихисап автобиографик материаллар да урнаштырылган, җиңел булмаган балачагы, яшьлек еллары турында да белергә була.
Чара барышында Газыйм Гыйльметдин улы белән җә­мәгате Флүрә Габбас кызының бергә тормыш коруларына алтмыш ел тулу уңаеннан аларны Дүртөйле район Советы секретаре Венера Фәйзиева, “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарә­сенең профсоюз рәисе Таһир Якупов, Дүртөйле районы һәм шәһәре ЗАГС бүлеге мөдире Эльза Садрыева, “Ак инәйләр” коры җитәкчесе Резеда Зарипова, Дүртөйле районы Ветераннар советы рәисе Рамил Ваһапов, Татар­стан­ның Актаныш районы Ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев һәм башка шәхесләр тәбрик­ләде.
Үзе кебек тынгысыз, эш­сөяр, мөлаем, шигърият, җыр-моң яратучы Флүрәсе Газыйм абыйның ышанычлы терәге дә, киңәшчесе дә, сердәшчесе дә була. Бер-берсен күз карашыннан аңлап гомер кичерә Сәетовлар. Флүрә Габбас кызы җаваплы вазыйфада эшләгән иренә һәрчак ярдәм итә, өйдәге мәшәкатьләрнең күбесен үз өстенә ала. Акыллы хатын иренә югары партия мәктәбен Горький шәһәрендә тәмамлау мөмкинлеген дә бирә. Зур уңышларга ирешкән һәр ир-егет артында акыллы, зирәк хатын-кыз тора, диләр бит. Хак сүзләр. Чара герое Газыйм Гыйльметдин улы үзе дә җәмәгатенә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Минем яулаган биеклекләремдә Флү­рәм­нең өлеше бәяләп бетергесез зур! Язмышыма аны очратканым өчен чиксез рәхмәтлемен”, – диде ул.
Әйе, Флүрә һәм Газыйм Сәетовлар гомер буе күрше-тирәгә, туганнарына, алай гына да түгел, барлык Дүрт­өйле халкына матур үрнәк булып гомер кичерә. Сөекле хатыны умыртка баганасы җәрәхәте нәтиҗәсендә аяктан калгач, ире аны өч ел күтәреп кенә йөртә, күрсәтмәгән табиблары калмый. Сөю, кайгыртучанлык үзенекен итә: Флүрә ханым савыга.
Сәетовларның шатлык-куанычларга да, искиткеч авыр сынауларга да бай тормыш юлы белән гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә “Дөнья бу...” рубрикасында таныштырырбыз. Ә әлегә “Зур өметләр юлыннан” китабын укырга киңәш итәбез, дуслар!
Фото: Миләүшә Латыйпова.
Читайте нас