Барлык яңалыклар
Шәхес
1 июль , 07:40

Изге юлга ныклы адымнар белән!

Рөстәм Нәбиевның нинди шатлыгы бар?

Рөстәм Нәбиевның нинди шатлыгы бар?
Омскида казарма ишелеп, ике аяксыз калган блогер Рөстәм Нәбиев яңа протезлар алган.

Ул аларда беренче адымнарын ясаганын күрсәтте.

«Сезнең басып торучы Рөстәмне күптән күргәнегез юктыр әле. Менә минем 5 миллион сумлык KENEVO протезлары. Ул элеккесеннән җиңел һәм идарә итүе гади булуы белән аерылып тора. Бу протезлар ике аягы да булмаган кешеләр өчен махсус ясалган. Озак вакыт протезга басмаганнан соң яңасы да авыр тоела, әмма аерманы сизәм. Шуңа күрә бу протезга тиз ияләшермен дип ышанам. Изге юлга! », — дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан ул.

Рөстәм Нәбиевның ихтыяр көченә күпләр соклана. Һәм аңа сабырлык һәм җиңел юллар телиләр.

Фото: Инстаграм