Барлык яңалыклар
Шәхес
1 август , 10:55

Легендар рәисләр токымыннан ул!

Федоровка районының Фрунзе исемендәге кооперативын ике дистә елга якын республикада алдынгылар сафында җитәкләүче Фәйрүз Галиев хәзер инде үз мәктәбен һәм данлыклы эшчәнлек традицияләрен булдырды.

Легендар рәисләр токымыннан ул!
Бүген Федоровка районында гына түгел, республика күләмендә дә әйдәп баручы Фрунзе исемендәге хуҗалык, гомумән, җитәкчеләрдән уңды дисәк, ялгышмабыздыр. Тәүгеләрдән булып аны хуҗалыкка 1950-70 елларда егерме ел дәвамында җитәкчелек иткән легендар рәис Габдрәфыйк Йосыпов югары баскычка күтәрә. Аның җитәкчелегендә Фрунзе исемендәге колхоз 1958 елда ук еллык керемен 1 миллион сумнан арттырып, “миллионер” колхозлар сафын тулыландыра. 60нчы еллар башында исә ул авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күрсәткече буенча хәтта РСФСРның Урал зонасында беренче урынга чыга.

Аннан соңгы җитәкчеләр дә күркәм традицияләрне лаеклы дәвам иттереп, хуҗалыкның, аңа караган торак пунктларның социаль-икътисади тормышын яхшырту, яңа производство һәм социаль объектлар төзү, җитеш­терү куәтләрен арттыру юнәлешендә колачлы һәм максатлы эшчәнлек алып бара. Шул рәвешле данлыклы рәисләр Факил Зөбәеров, Мәхмүт Насретдинов, Ягафәр Бохармәтов, Нурфәез Насрет­динов­ның исемнәре дә хуҗалык тарихына алтын хәрефләр белән языл­ган. Беренче чиратта нәкъ алар тырышлыгы һәм фидакарьлеге белән Фрунзе исемендәге колхоз үзгәртеп кору, 90нчы еллардагы катлаулы реформалар зилзиләләрен уңышлы үтеп, яңа гасырга ярыйсы ук ныклы, иң мөһиме игенчелектә дә, терлекчелектә дә үсешкә юнәлеш тоткан хуҗалык буларак аяк баса.
Әлбәттә, 90нчы елларда илдә бул­ган катлаулы вәзгыять әлеге хуҗа­лыкны да какмый-сукмый, үсешенә үзенең кире нәтиҗәләрен салмый гына калмый. Алардан тулысынча арынып, Фрунзе исемендәге кооператив эшчәнлеген базар икътисады таләп­ләренә һәм шартларына яраклаштыру, ул гына түгел, аны бөтенләй яңа югарылыкка күтәрү исә турыдан-туры 2004 елдан алып менә инде 17 ел дәвамында хуҗалыкны республика дәрәҗәсендә үрнәкле итеп, алдынгылар сафында җитәкләүче Башкорт­станның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев исеме белән бәйле булды.
1 августта үзенең 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләүче, төбәктә иң тәҗрибәле рәисләрнең берсе булып танылган Фәйрүз Заһретдин улына моннан 17 ел элек данлы тради­цияләре булган олы бер хуҗалыкны үз кулларына алу, беренче чәчүне, мал азыгы хәзерләү кампаниясен, уракны сынатмыйча, лаеклы итеп үткәрү җиңелләрдән булмагандыр, әлбәттә. Яшь рәис ничек эшләп алып китәр, сынатмасмы, реформалар нәтиҗәсендә искерә төшкән матди-техник базаны яңартып, хуҗалыкны яңа куәтләргә чыгара алырмы — авылдашлары да, район җитәкчелеге дә Фәйрүз Заһретдин улына, әлбәттә, зур өметләр баглады. Һәм ялгышмадылар! Бүген инде Фәйрүз Галиев алар ышанычын тулысынча аклап, үзе дә легендар рәисләр сафын тулыландырды дип әйтергә тулы нигез бар.
Тәүге хуҗалык елы нәтиҗәләре буенча ук матди-техник базаны яңарту, җитештерү күләмнәрен арттыру, игенчелектә — сортларны, терлек­челектә — маллар токымын яхшыртуны төп өстенлек итеп билгеләгән, һәрдаим алга карап эш итүче рәис узган вакыт эчендә хуҗалыкны районда гына түгел, республика күләмендә дә иң алдынгылар сафына күтәрә алды. Аңлашыла, республикада эшләп килүче күпсанлы дәүләт программалары ярдәмендә, район җитәк­челегенең даими хәстәрлеге һәм туган коллективының фидакарьлеге белән, билгеле. Нәкъ булдыклы рәиснең дәүләт дәрәҗә­сендә булдырылган мөмкинлекләрдән хуҗалык мән­фәгатендә оста файдалана белүе нәтиҗәсендә Фрунзе исемендәге хуҗалыкта республикада тәүгеләрдән булып ике терлекчелек комплексы да нигездән төзек­ләндерелеп, югары продуктлы токымлы маллар белән тулыландырылды. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген хуҗалыкта тәүлеклек сөт җитештерү күләме 5 мең килограммга җитте! Фәйрүз Заһретдин улы эш башлаган вакытта күпчелек тарту көчен “Алтай”, “ДТ-75”, “Беларус” тракторлары, “ГАЗ”, “ЗИЛ” йөк машиналары тәшкил иткән машина-трактор паркы да бүген фәкать яңа һәм иң заманча авыл хуҗалыгы техникасы белән балкып тора. Монысы да булдыклы рәис­нең йөзен билгели торган күрсәткеч. Нәкъ хуҗалык аягында ныклы басып торганга күрә биредә ел саен берничә берәмлек яңа, заманча техника сатып алына. Икътисади яктан көчле булган хуҗалык бу юнәлештәге дәүләт программаларында да иркен катнаша. Таяк ике башлы булган кебек, үз чиратында заманча техникада эшләү, моңа өстәп, игенчелектә барлык агротехник таләпләрне төгәл үтәү — ашламаны мулдан кертеп, фәкать югары кондицияле орлыклар гына чәчү Фрунзе исемендәге хуҗалыкта елның-елында уңышны мул итеп үстереп алу мөмкинлеге бирә. Әйтик, узган елда Фрунзе исемендәге хуҗалыкның 90 еллыгына биредә моңа кадәр беркайчан да булмаган күләмдә мул уңыш — 90 мең центнер ашлык үстереп алынды! Һәм, Фәйрүз Заһ­ретдин улы белдерүенчә, күп җирдә корылык чәчүлекләргә зыян салуына карамастан, фрунзелылар быел да барлык амбарларын да ашлык белән тутырырга исәп тота. Һәрхәлдә, тиешенчә ашланган, эшкәртелгән һәм иң заманча техникада җыеп алынучы көзге бодай әлеге вакытта биредә гектарыннан 23 центнер уңыш бирә! Ә агымдагы елның 3 маенда Федоровка районына эш сәфәре барышында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов “бу республикада мин күргән иң яхшы арыш басуларының берсе” дип бәяләгән 92 гектарлы чәчүлекләре, гомумән, гектарыннан 28 центнер уңыш белән сөендергән! Күп кенә хуҗалыклар 7-10 центнер уңыш белән чикләнгәндә, булдыклылык, осталык һәм берлектәге фидакарь хезмәт тудырган чын могҗиза түгелмени бу! Югыйсә, Фрунзе исе­мендәге хуҗалык басулары өстендә дә майдан алып июнь ахырына кадәр яңгырның бер тамчысы да төшмәде! Яхшылап ашлагач, тиешенчә эшкәрткәч, язгы культураларга да өметләре зур фрун­зелыларның.
Ашлыкны үстерә белгән кебек, биредә аны саклый һәм кадерли дә беләләр. Югалтуларга, күпме тир түгеп, акча салып үстерелгән икмәкне арзан хакка сатуга юл куймас өчен, Фәйрүз Заһретдин улы соңгы елларда гына берничә зур ашлык саклау склады төзетте, иң заманча ашлык киптерү агрегаты кайтартып утыртты. Шул рәвешле чиста, коры Фрунзе исе­мендәге хуҗалыкта игелгән ашлык үзләрендә кирәк кадәр вакыт сакланып, язмы-җәйме фәкать отышлы хакка гына сатыла. Монысы инде Фәйрүз Заһретдин улының никадәр көчле икътисадчы булуын да билгели. Әйт­кәндәй, чәчүлек мәйданнары оешканнан алып 4,5 мең гектар белән чикләнгән хуҗалык, Фәйрүз Заһретдин улы җитәкчелек иткән чорда билә­мәләрен дә шактый киңәйтте. Җирләре ташландык хәлгә килгән күрше-тирә хуҗалыкларның чәчү­лекләрен үз канаты астына алып, әйләнешкә кертү нәтиҗәсендә, хәзер аның җир мәйданнары 7 мең гектарга җитте. Былтыргы 90 мең центнерлы рекордлы уңыш, әлбәттә, шуның нәтиҗәсе дә булып тора.
Гомумән, уңган рәис Фәйрүз Галиев җитәкчелегендә Фрунзе исемендәге хуҗалыкта рекордлар да, республика күләмендә данларлык югары казанышлар да булып кына тора. Әйтик, 60нчы елларда Фрунзе исемендәге колхоз “миллионер”лар сафына баскан булса, узган елда Фәйрүз Галиев җитәкчелегендәге коллектив әлеге күрсәткечне йөз тапкырга арттырып, үз тарихында беренче тапкыр керемен 129 миллион сумга җиткерде. Хуҗалык алдынгысы Риф Кантимеров былтыргы урып-җыю кампаниясендә республикада иң югары күрсәткечләргә ирешеп, “Лада-Нива” автомобиле белән бүләкләнде. Хуҗалык үзе исә, 2006 елда тапшырылган Башкортстан Президентының Рәхмәт хаты, 2007, 2011, 2014 елларда яуланган республика Хөкүмәте дипломнары янына, былтыр янә Хөкүмәтнең дәрәҗәле дипломы белән бүләкләнде. Бу җәһәттән данлыклы рәисләр токымын лаеклы дәвам иттерүче Фәйрүз Галиев җитәкчелегендәге алдынгы коллективны алдагы көннәрдә тагы да югарырак уңыш-казанышлар озата барсын дип телисе килә! Юбилярның үзенә исә корычтай сәламәтлек, һәр­вакыттагыча югары хезмәт дәрте, барлык башлангычларының да тормышка ашуын, Фрунзе данын һәрвакыт шулай югары тотуын һәм, әлбәттә, күркәм гаиләсендә бәхет-шатлыкларга гына төренеп гомер кичерүен телибез!

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова