+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
6 август 2021, 23:50

Владимир Путин Радий Хәбировны мактады

 «Цемикс» заводын эшләтеп җибәрү тантанасыннан соң Владимир Путин предприятие хезмәткәрләре һәм төзүчеләре белән очрашты.

Владимир Путин Радий Хәбировны мактады
Владимир Путин Радий Хәбировны мактады

Русия Президенты Радий Хәбировка инвесторлар өчен яхшы шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдерде.

«Мин хәзер Австрия партнеры белән сөйләштем, ул миңа үз планнары турында сөйләде. Алар дүрт этаптан тора һәм инвестицияләр күләме миллиард евродан артыграк. Бу - аларга шартлар тудырган кешеләргә ышаныч дигән сүз. Әлеге очракта бу - республика җитәкчелеге. Шуннан уңыш килеп чыга да инде. Уңышлы эштән башка яхшы перспективалар юк, ә алар монда бар»,

— диде Владимир Путин.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: