+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
9 август 2021, 09:07

Ике кулында - күккә ашкан тау башына

Якташыбыз, бөтен дөньяга билгеле блогер, Омск фаҗигасендә ике аяксыз калып та, исән-сау кешеләр башкаралмаганны тормышка ашыручы Рөстәм Нәбиев бүген Эльбус тавы башына менеп җитәчәк. Тау сукмагыннан ул безгә менә ниләр яза:

Ике кулында - күккә ашкан тау башына
Ике кулында - күккә ашкан тау башына
Якташыбыз, бөтен дөньяга билгеле блогер, Омск фаҗигасендә ике аяксыз калып та, исән-сау кешеләр башкаралмаганны тормышка ашыручы Рөстәм Нәбиев бүген Эльбус тавы башына менеп җитәчәк. Тау сукмагыннан ул безгә менә ниләр яза:

«Без плацкарт вагоннарын хәтерләткән зәңгәр вагоннарда яшибез. Ике яклап ике катлы карават, уртада өстәл бар. Ут һәм җылыткыч. Әйберләрне киптерергә дә, үзебезгә җылынырга да була. Ул төнлә салкын булганда кирәк. Без вагонда дүртәү яшибез. Минем белән - экспедиция җитәкчесе Иоанн һәм «Россия 24» телеканалы репортерлары Аня һәм Саша. Алар минем Эльбрус һәм Һималайга менүем турында фильм төшерә.

Беренче төн әйбәт узды. Бераз баш авыртты, әмма мондый биеклек өчен ул гадәти күренеш. Бик авыртканда түзеп тормыйбыз, дару эчәбез.

Мин территориядә кулда гына йөрим, беркем дә күтәреп йөртми. Монда инвалидлар өчен бернинди шартлар юк, әлбәттә, барысын да үземә эшләргә туры килә. Мин үзем — ул минем гомерлек девиз.

Бөтен җиргә кулда йөрим, монда коляскада үтеп булмый: ташлар һәм кар. Әйбәт ашыйбыз, үзебезнең пешекче һәм аш бүлмәсе бар. Фатыйма — бик тәмле пешерүче ягымлы хатын.
Без шунда ук ике тау башына күтәрелергә телибез. Мин бу сынауга әзер, курыкмыйм. Кайвакыт тауга карыйм да, тән чемердәп куя. Мин бик зур ымсыну алдында торам, аның тарту көче минем өчен сер булып кала. Хисләр дулкынында мин ул тәэсирне аңлап өлгермим. Шуның өчен сүзсез генә карап торам.

Мин үземә һәм мөмкинлекләремә ышанам. Минем артта бик көчле армия, алар миңа ышана», — дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәләрендә.

Ул армия сафларында без дә бар, Рөстәм. Таудан төшеп, илгә кайткач, синең белән әңгәмә корырга әзерләнеп торабыз.

Фото: "ВКонтакте"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: