+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
27 август 2021, 10:20

Рөстәм Һималай тауларын яуларга җыена

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев таулар яулавын дәвам итмәкче.

Рөстәм Һималай тауларын яуларга җыена
Рөстәм Һималай тауларын яуларга җыена
Ул ике тапкыр кулларында Эльбрус тавына күтәрелгән иде инде. Бүгенге көндә Рөстәм Непалдагы Һималай тауларына менәргә әзерләнә. Бу хакта блогер үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Непалга китәргә санаулы көннәр генә калды. Минем ничек дулкынлануым һәм борчылуымны белсәгез икән. Бер айдан артык вакытны гаиләмнән читтә үткәрәчәкмен. Болай озак вакытка беркайчан да киткәнем юк иде. Гаиләм турындагы уйлар миңа максатыма ирешергә һәм исән-сау өйгә әйләнеп кайтырга ярдәм итәчәк», — дигән ул.

Әлеге пост астында төрле фикерләрне укырга мөмкин.  Берәүләр Рөстәмнең бу адымын ахмаклык дип бәяли. «Әгәр кире әйләнеп кайтмасаң, синнән башка кызларың нишләр? Сез үзегезнең герой икәнлегегезне дәлилләдегез инде. Тормышыгызны куркыныч астына куймаска тәкъдим итәр идем»;

"Рөстәм, сез биеклеккә күтәрелгән саен куркам. Үзем әлеге юлны узган кебек. Гаиләгез турында да уйласагыз иде. Индирага сабырлык һәм сәламәтлек", — дигәннәр.

Икенчеләре Рөстәмнең көчле рухлы булуына соклана.

Фото: intertat.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: