-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
31 август 2021, 17:15

Хезмәт казанышлары өчен - лаеклы бүләкләр

Бүген Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин бер төркем хезмәт алдынгыларына Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Хезмәт казанышлары өчен - лаеклы бүләкләр
Хезмәт казанышлары өчен - лаеклы бүләкләр

Төбәк икътисадының төрле тармакларында эшләүче 40 предприятие, оешма һәм учреждение хезмәткәренең һөнәри казанышларын орденнар, исемнәр һәм Мактау грамоталары белән билгеләп үттеләр.

«Миңа бүген монда, сезнең белән – чын хезмәт геройлары белән булу бик күңелле. Республика сезнең белән горурлана – намуслы хезмәтчәннәр, күренекле мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, галимнәр, искиткеч медиклар, спортчылар, тәҗрибәле идарәчеләр һәм җитештерүчеләр», — диде Александр Сидякин.

Аның сүзләренә караганда, 2021 елны, билгеле кыенлыкларга карамастан, республика яхшы кәеф белән уза. Башкортстанда дөньякүләм һәм федераль масштабтагы зур чаралар: VI Бөтендөнья фольклориадасы, үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелеге узды. Якшәмбе көнне «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалы ябылды. Республикада сәнәгать һәм кече бизнес үсә. Корылыкка карамастан, авыл хуҗалыгында тотрыклы күрсәткечләр сакланып калды. Барлык социаль йөкләмәләр дә үтәлә.

Бүләкләнүчеләр арасында бүген мәдәният вәкилләре дә күп иде. Русия Президенты Указы белән Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы профессоры, Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев һәм әйдәп баручы актер, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры режиссеры, Русиянең халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев Дуслык ордены белән билгеләп үтелде.

"Бу - минем өчен зур бүләк. Мин яшәгән музыка дөньясында дуслык чиксез һәм безне берләштерә", - диде Идрис Газиев.
Хөрмәтулла Үтәшев барлык хезмәттәшләрен югары бүләкләр белән, якынлашып килүче Белем көне белән котлады һәм барысын да үз театры спектакльләренә чакырды.

Без барлык хезмәт батырларын, "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы фотохәбәрчесе Олег Яровиковны да лаеклы бүләк алу белән тәбриклибез!


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: