+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
8 сентябрь 2021, 16:49

МЧС башлыгы һәлак булган

Бүген Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев фаҗигале һәлак булган.

Бу хакта министрлыкта хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматларына караганда, Евгений Зиничев хезмәт бурычын үтәгәндә кеше гомерен саклап калырга ташланган.

Министр Арктика зонасын гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча ведомствоара өйрәнүләрдә булган. Ул Дудинка шәһәренә Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән бергә килгән.

Үзенең телеграмм-каналында RT телеканалының баш мөхәррире Маргарита Симоньян хәбәр итүенчә, министр төшерү төркеме операторы белән бергә текә яр читендә торган. Шул вакыт оператор, таеп китеп, суга егылган, Зиничев аны коткарырга ташланган, тик чыгып торган кыяга бәрелеп һәлак булган. Оператор да үлгән.

Евгений Зиничев 2018 елның 18 маеннан МЧС башлыгы вазыйфасын башкарды. Аңа 55 яшь булган.

Шушы җәһәттән республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган. "Сугышчы кебек яшәде. Сугышчы кебек үлде. Бик кызганыч... Кайгы уртаклашам", - дигән ул.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: