+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
8 сентябрь 2021, 18:22

Ул дөньяны күңел күзе белән күрә иде

10 сентябрьдә Уфада халык рәссамы Рамил Килмәмәтов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була. Бу көнне аңа 72 яшь тулган булыр иде.

Ул дөньяны күңел күзе белән күрә иде
Ул дөньяны күңел күзе белән күрә иде

Ачылу тантанасы 12.00 сәгатьтә Уфа шәһәре, Ибраһимов бульвары, 46 адресы буенча узачак. Күренекле фоторәссам турындагы истәлекләрне яңартырга һәм аны искә алырга барлык теләүчеләр чакырыла.

Рамил Исмәгыйль улы Килмәмәтов (1949-2019) - Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның иң чагу фоторәссамнарының берсе. Аның иҗаты - Башкортстан фоторәссамнары тарихында тулы бер чор.

Ул Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә күпсанлы күргәзмәләрдә катнашкан, илнең рәссамнар берлеген оештыручылар арасында булган; Башкортстан фоторәссамнары берлеген оештыручы һәм җитәкчесе (1992-2004) һәм 2019 елның апреленә кадәр - Русия Рәссамнар берлеге секретаре.

Республика «Агыйдел» кинофотоклубының оештыручысы һәм алыштыргысыз җитәкчесе (1976-2019) аның иҗади казанышлары күпсанлы бүләкләр белән билгеләп үтелде.

Фото: "Башинформ".

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: